Хезмәт

5 көн генә калып бара яки “Җаным һаман сезнең янда яши”

Райондашыбыз – Таузар авылы кызы Эльвира Ибраһимованың якты истәлегенә багышлап Таузарда “Җаным һаман сезнең янда яши” дип исемләнгән шигырь бәйгесе оештырыла

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының алыштыргысыз хезмәткәре, күңелләргә үтеп керә торган сихри тавышлы райондашыбыз – Таузар авылы кызы Эльвира Ибраһимованың якты истәлегенә багышлап туган авылы Таузарда “Җаным һаман сезнең янда яши” дип исемләнгән шигырь бәйгесе оештырыла.

“Татарстан”, “Болгар”, Актаныш радиосы дикторы, Биектау FM радиостанциясенең беренче дикторы, “Азан” һәм “Иман” радиолары аша ислам кыйммәтләрен халыкка таратучы, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының алыштыргысыз хезмәткәре, күңелләргә үтеп керә торган сихри тавышлы райондашыбыз – Таузар авылы кызы Эльвира Ибраһимованың якты истәлегенә багышлап туган авылы Таузарда “Җаным һаман сезнең янда яши” дип исемләнгән шигырь бәйгесе оештырыла. Бәйгенең максаты – сәнгатьле сөйләмгә өйрәнүгә омтылыш булдыру, нәфис сүз осталарын барлау һәм аларга иҗади үсеш өчен шартлар тудыру, аларның иҗади потенциалын үстерү, татар телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен пропагандалау, райондашыбыз Эльвира Ибраһимова белән горурлану хисе тәрбияләү.

“Җаным һаман сезнең янда яши” нәфис сүз бәйгесендә теләгән һәр кеше катнаша ала. Конкурс түбәндәге яшь категорияләренә бүленеп карала:

– Мәктәпкәчә яшьтәге балалар;
– 1- 4 сыйныф укучылары;
– 5- 8 сыйныф укучылары;
– укытучылар, тәрбиячеләр, төрле һөнәр ияләре.

Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
1. Эльвира Ибраһимова репертуарыннан булган әсәрне сөйләү (Эльвира Ибраһимова шигырьләрен https://vk.com/elvira_ibragimova_gr адресы аша таба аласыз);
2. Татар телендә әниләргә, туган якка багышланган тезмә әсәрләрне башкару (чыгыш вакыты 2-3 минут).
Гаризалар salrim@yandex.ru адресына 20 апрельгә кадәр кабул ителә. Белешмәләр өчен телефоннар: 2-34-36, 89196378006 (Низамиева Римма Наиловна).

 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: