Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актриса Нәҗибә Ихсанова авырый

Нәҗибә апа тыныч кына, уф дип тә әйтмичә елмаеп ята иде. Аның ул чакта шундый халәткә калганына инде 3 ай булганын кызы Әлфия Миңнуллина хәбәр итте.

Татарстан һәм Россия халык артисты, Тукай бүләге иясе Нәҗибә Ихсанованың чирләп китүен ишетеп, бик борчылдык. Танылган актриса янында моннан ярты ел элек булган идек. Нәҗибә апа тыныч кына, уф дип тә әйтмичә елмаеп ята иде. Аның ул чакта шундый халәткә калганына инде 3 ай булганын кызы Әлфия Миңнуллина хәбәр итте. Бүген Әлфия ханым: “Әнинең хәле көннән-көн начарлана бара”, – ди.

– Әни хәзер утырмый да, кашык тотып ашамый да. Бер кешене дә танымый. Хәзер без кеше кабул итмибез. Мин кертмим. Әнине матур килеш истә калдырсыннар иде, – дип сөйли Әлфия Миңнуллина.

Әлфия ханым бер үк вакытта әтисенең һәм әнисенең архивын тәртипкә китерә. “Әнинең фотолары күп. Әнинең авыруы белән бәйле архивы бик таркау. Үзем дә аны ачам да кире ябып куям, чөнки ул аны хәтерсезлек белән бутап та бетергән. Фотоларының кайсысы ертылган, кайсысы бөгәрләнгән. Әнинең документларын тәртипкә китердем. Әти белән әнинең икесенең дә афишаларын рәткә салдым. Бик күп еллар җыелып барган. Әтинең 100дән артык афиша, әнинеке ул хәтле күп түгел. Котлау открыткалары бик күп”.

– Нәҗибә апаның иҗат тормышын тасвирлаган китабы бер сулыштан укыла. Ялгышмасам, китапны ул үзе эшләгән – Әни бик тырышып укыган ул. Холкы да бик көчле. Әни бик таләпчән иде. Миңа гына карата түгел, беренче чиратта үзенә карата да шундый иде. Китапны язганда, компьютерны өйрәнде. Ул вакытта 60 яшьтән узган. Авыруның да беренче билгеләре башланган иде. Шулай да ул текстларын үзе компьютерда җыеп, принтердан чыгара. Китапны бастырып чыгарды, әти дә китапны редактор буларак карап чыкты. Әнидә язу сәләте бик көчле түгел. “Уйнап узган гомер” дип аталган китап шулай туды. Ул анда үзе турында да, олырак артистлар турында да күп язды.

Нәҗибә Ихсанованың бер юбилей кичәсе вакытында акробатик күнегүләр ясаганы, шпагатка утырганы истә калган. Әлфия ханым әйтүенчә, бу сыгылмалык 70 яшьтә дә искиткеч булган. “Бер аягын күтәреп борынына тигезә ала иде. Ул үзенә бик таләпчән иде. Миңа ашаганнан соң, ярты сәгать калак сөякләреңне стенага сөяп басып тор, дия иде. Үзе басып тора. Арка төз булсын, үкчәләр һәм калак сөяге стенга тиеп тора торган итеп басарга. Һәрвакыт зарядка ясый иде. Бернинди артык ашау юк. Бу ниндидер махсус диета да түгел. Берничә кагыйдәне ул гомер буе тотты: кунакка барганда, җиләк-җимеш кенә ашый; сәгать 6дан соң ашарга ярамый; ничек кенә ачыкма, ашамаска. Пироглар пешерә, үзе чамалап кына – татып карарлык итеп кенә ашый. Аның авыру икәнен шуннан да сизендем – көзгегә карамый башлады. Башта бер сәгать көзге янында утырып, бөтен җирен тәртипкә китергәч кенә урамга чыга иде. Үкчәсез аяк киеме кими иде. Мин аны тәрбияли башлагач, үкчәсез аяк киеме сатып ала башладым. Нәҗибә апа, шундый кечкенә икән, диделәр. Аның буе 157 сантиметр икәнен беркем дә белмәде”, – дип сөйли ул.
 

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нәҗибә Ихсанова