Хезмәт

Аланда бәйрәм гөрләде

10нчы март көнне, балалар бакчасы һәм әти-әниләр катнашында “Гаиләм минем терәгем” исемле концерт “Мунча ташы”ннан ким булмады.

Бәйрәм ялларында, Алан авылы мәдәният йортында, концертлар гөрләде. Күптән түгел, башлангыч мәктәп коллективы, искитмәле бәйрәм концерты белән авылдашларны котлады. Ә инде, 10нчы март көнне,балалар бакчасы һәм әти-әниләр катнашында “Гаиләм минем терәгем”исемле концерт “Мунча ташы”ннан ким булмады.

Йөрәкләрне җилкендереп “Аулак өй”җыры яңгырый.Әнә шулай матур аулак өй күренеше белән башланып китте концерт.Яңача сценарий белән төзелгән ,аулак өй күренеше көчле алкышларга күмелде.Тәрбиячеләр,әти-әниләр, милли татар киемнәреннән, үзләрен сәхнәдә ,артистлар кебек тот-тылар.Аннан соң сәхнәгә кечкенәләр төркеме нәниләре ,котлау шигырьләре белән чыкты.Сүзләрен без аңламасак та,һәркайсы тырышып ятлаган, микро-фонга сөйләргә ашыга.Ә бит иң нәни артистка әле 2яшь тә тулмаган.Нәни-ләрнең “Мәкләр”,”Ты морячка,я моряк”биюләре дә җылы кабул ителде. Зурлар төркеменең ”Керпеләр”,”Әбиләр”,”Барбарики”биюләре дә алардан калышмады.Кабатланмас моңлы җырлары белән, сәхнәгә чыккан Зәкиева Фидәлия, Хисаметдинова Язилә, Вафин Азатка көчле кул чабулар туктамады.

Уен-көлкеле,шаян бәйрәм кичәсенең тәмамлануын сизмичә дә калдык. Ләкин берәү дә кайтырга ашыкмый. Кабат сәхнә түренә балаларны ,катнашкан әти-әниләрне чакырып рәхмәт сүзләре җиткерелде. Ә менә , яшь булуга карамас-тан,үзеннән олы хезмәттәшләре белән уртак тел табып ,матур бәйрәмнәр оештырып, авыл халкын куандырган, Алан башлангыч мәктәп бакча дирек-торы Әхмадуллина Фирдия Хәмит кызына рәхмәттән башка сүз юк. Бала-ларыбызны ,чын артистлар дәрәҗәсендә сәхнәгә чыгарлык итеп өйрәтүче, бию киемнәре әзерләүче тәрбияче апалары: Нигьматҗанова Энҗе, Габидуллина Гөлчәчәк, Галиева Гөлнара, Габидуллина Нәфыйга , аларны сәхнәгә киемнәр алышып чыгарга булышкан тәрбияче ярдәмчесе Миннемуллина Гөлфинә, Фәйзрахманова Айзирәк апаларына рәхмәтебез чиксез. Сезгә эшегездә уңышлар,тазалык,гаиләләрегездә тынычлык теләп калабыз.

Алан башлангыч мәктәп бакчасына йөрүче балаларның әти-әниләре.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 28 март 2018 - 21:20
    Жители села Ципья запустили белые шарики - Кемерово мы с тобой!
  • 20 март 2018 - 15:37
    Балтачта "Созвездие - Йолдызлык" фестивале талантларны барлый
  • “Хезмәт” ("Азьлане") белән..." бәйгесенә тавыш бирү
  • 23 апрель 2018 - 20:41
    Балтачтагы авария яки бозлавык корбаннары (+фото) Көтмәгәндә әйләнеп кайткан кыш инде тәгәрмәчләрен җәйгегә алыштырырга өлгергән машина йөртүчеләр өчен сюрприз булды. Аннан зыян күрүчеләр дә табылды...
    794
    1
    1
  • 24 апрель 2018 - 14:36
    Тагын юл-транспорт һәлакәте... Яңгул авылы күперендә КамАЗ юл кырыена төшеп капланган
    570
    0
    1
  • 23 апрель 2018 - 10:51
    Бөрбашта пансионат үз ишекләрен ачар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинны эшлекле сәфәре кысаларында район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Бөрбаш авылында ачылачак «Ярдәм» мөселман пансионаты белән таныштырдылар
    374
    0
    3
  • Балтачта "Тукай көннәре"
  • Рәмис Насыйбуллин истәлегенә үткәрелгән баскетбол ярышлары
  • Бала күӊеленә ачкыч табучылар
  • Балтачта "Созвездие - Йолдызлык" фестивале талантларны барлый
  • Борнаклар елгасында бәйрәм
  • "Очрашуларны көтеп торабыз,әти-әни һөнәреннән үрнәк алабыз"
  • Йолдызлар “Йолдызлык”ка әзер
  • Балтач газчылары туган якка мәдхия җырлады
  • Балтач бистәсендә ярминкә
  • Пыжмара мәктәбе 100 еллыгын билгеләп үтте
  • ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Чапшар күпфункцияле үзәгенндә булды
  • Балтач район Советының егерменче утырышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Тимерхан улы Борһанов катнаша
  • Район хуҗалыкларында үтә торган хисап җыелышларының чираттагысы "Уңыш"та булды
  • Балтачта 15 февральдә әфганчы-интернационалистлар көне билгеләп үтелде
  • "Татарстан чаңгы юллары"нда балтачлылар да зур активлык күрсәтте
  • "Смәел" җәмгыятендә эшләүчеләр 2017 елда башкарган эшләренә анализ ясарга җыелды...
  • Бүген “Кама” күмәк хуҗалыгында отчет-сайлау җыелышы булып узды. Анда районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашты
  • “Каймак-Тау”да онытылмаслык бәйрәм үтте
  • Көшкәтбашта февральдә дә чәчәкләр ата
  • Балтачның “Ак калфак”чылары быел кәсепчеләрне барлау эшенә керешә
  • Ветеран чик сакчылары Казан шәһәрендә хәрби-спорт темасына багышланган чарада катнаштылар
  • Кечкенә йолдызларыбыз "Йолдызлык"та сынала
  • Бассейн ачылды! Уррра!!!
  • Балтачта Бассейн ачылу тантанасы
  • Кариле китабын тәкъдим итү кичәсе
  • Балтачтагы "Дулкын" бассейны
  • Республиканың "Наз" хәйрия фонды Балтачның бертөркем баласына "Яңа ел тамашасы" бүләк итте
  • Балтачта җитәкчеләр ярышты
  • Район башлыгы Рамил Нотфуллин призына үткән көрәш ярышлары (1көн)
  • Норма урта мәктәбенең 100 еллык юбилей кичәсе
Ночной режим