Алар Җиңү яулады
Булмасын кабаттан сугышлар Туганбыз кырык бернең көзендә, Көзнең дә иң шомлы төнендә. Әтиләр сугышка киткәннәр, Шул елның томанлы көнендә. Бик озак барган ул сугышлар, Хәсрәттән кысылган сулышлар. Йөрәктә мең әрнү, мең яра, Хатлар да тукталган бер ара. Ә беркөн килгән кара хат Укый алсаң, син укып бак, Хәбәрсез югалды ирең,...
Булмасын кабаттан сугышлар
Туганбыз кырык бернең көзендә,
Көзнең дә иң шомлы төнендә.
Әтиләр сугышка киткәннәр,
Шул елның томанлы көнендә.
Бик озак барган ул сугышлар,
Хәсрәттән кысылган сулышлар.
Йөрәктә мең әрнү, мең яра,
Хатлар да тукталган бер ара.
Ә беркөн килгән кара хат
Укый алсаң, син укып бак,
Хәбәрсез югалды ирең, дип
Килгән шул әнигә кара хат.
Әнием утызда тол калды,
Әтием хәбәрсез югалды.
Толларның кайгысын басарлык,
Көчләрнең булганы юк әле.
Ни өчен үстек без әтисез,
Ни өчен булдык без бәхетсез?
Уйлыймын мең кабат, йөз кабат,
Белсәгез бирегез бер җавап.
Әтиле балалар үткәндә,
Агачлар артына постык без.
Алардан үртәлдек, кыйналдык,
Барыбер үлмәдек, үстек без.
Язмышлар ярыннан менгәндә,
Көчләре җитәрме ятимнең?
Бармы соң ятимгә кадерләр,
Булырмы ярдәме бу илнең? ...
Булмасын кабаттан сугышлар,
Булмасын гомерлек сагышлар.
Фото интернет челтәреннән алынды.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 гыйнвар 2021 - 12:112021 елда картлык буенча пенсияләр ничек билгеләнә Пенсия шулай ук, пенсия яшен арттыруның күчеш чоры таләпләре кысаларында билгеләнә.5501
-
28 гыйнвар 2021 - 10:53АО «Транснефть – Прикамье» в 2020 году сэкономило 40,4 млн рублей в результате реализации программы энергосбережения АО «Транснефть – Прикамье» подвело итоги реализации программы энергосбережения и повышения энергетической эффективности в 2020 году.5401
-
28 гыйнвар 2021 - 09:21Соснада җәяүлеләрне балалар туктаткан Беркөнне Сосна авылы кешеләре балалар бакчасы яныннан туктамыйча гына уза алмаган.11302
-
28 гыйнвар 2021 - 11:10Яңа редакторның беренче эш көне шулай башланды...
-
26 гыйнвар 2021 - 13:24Ана теленә хөрмәт бакчадан башлана
-
25 гыйнвар 2021 - 08:40Газетаның 2нче санында (22 гыйнвар, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар29300
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар69400
-
26 гыйнвар 2021 - 18:46Салкында өшегән балаларның хәлләре турында билгеле булды Алексеевск районы Кыркүл авылында 4 яшьлек кыз һәм бер яшьлек малайның салкында калып өшүе, соңрак аларның республика балалар клиникасына җибәрелүләре турында хәбәр иткән идек.83602
-
27 гыйнвар 2021 - 08:11Ябыгуның иң гади кагыйдәләре билгеле Русия табиб-диетологы Елена Соломатина диеталарсыз һәм тренировкаларсыз ябыгуның “йомшак” режимы хакында сөйләде.75801
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика