Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Алсу кемнәр белән туганлашкан? (фото)

Хәсәновлар белән дуслашып кына түгел, туганлашып беттек.

Бөрбаш Сәрдегәнендә узган Чишмә бәйрәме хакында райондашыбыз, җырчы Алсу Фазлыева менә нәрсәләр яза.

«Байлар Сәрдегәне-Бөрбаш Сәрдегәне Балтач районында урнашкан кечкенә генә авыл. Кечкенә генә булса да, олы йөрәкле зур кешеләр чыккан бу авылдан! Бертуган Хәсәновлар ярдәме белән оешкан бу бәйрәм традициягә кереп бара! Ә алар төзекләндергән Нурзидә чишмәсе ел әйләнәсе халыкны шифалы суы белән тәэмин итеп тора, һәм даны белән әллә кайларга таралды. Әлеге авылга атап язылган, без башкара торган Байлар Сәрдегәне җыры күпләрнең күңелләренә керде».

Ә Хәсәновлар белән дуслашып кына түгел, туганлашып беттек. Бик тырышлар алар, үрнәк алар. Габделнур абый-Фарзәнә апа, Зиннур абый-Әлфия апа, Айрат абый-Энҗе апа, шушы булган балаларны үстерүче Нурзидә апага аеруча зур рәхмәт, һәм озын гомерләр телибез, дп яза җырчы үзенең Вконтакте битендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алсу Фазлыева