Хезмәт

Ана йөрәге

Ана йөрәге

Һәр кыз бала хыяллана,

­Горур ана булырга.

Вакыт җиткәч, тигез яр белән

Матур тормыш корырга.

Ана кеше ник шул кадәр

Йомшак икән күңелгә?

Шатланса да, кайгырса да,

Кайнар яше түгелә.

Реклама

Ана йөрәге саф алтын,

Мәңге янар ут-ялкын.

Читенлекләр күп күрсә дә,

Бөркелми аннан салкын.

Мәрхәмәтле изге йөрәк,

Кадерен белергә кирәк,

Аны аңламаучылар да,

Очырый сирәк-мирәк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: