Хезмәт

“Апай буласым килә!”

Танышларымның биш яшьлек кызлары Әдилә моңа кадәр үзенең бердәнбер булуына әлләни борчылмады.

Әти-әнисенең: "Кызым, бәби алып кайтабызмы?"- дигән сүзләренә һәрчак "юк!" дип кистереп кенә җавап бирә, әнисе берәр чит кешенең баласын кулына алса, йөгереп килеп җитә, кире бирдерткәнче тырыша иде. Берәрсе шаярып кына: "Мә, бу бәбине сезгә бүләк итәбез, алып кайтып кит", - дип кечкенә бала суза башласа да, ихластан ышанып, "бирмәгез, кирәкми!"- дип елый башлый иде. Бер-ике яшь аерма белән абый-апа булган яшьтәшләреннән аермалы буларак, ул сабыйлыкның бөтен тәмен, рәхәтен аңлый, аны башка кем белән дә булса бүлешергә әзер дә түгел иде.
Бер караганда, үтә акыллы иде бу сабый. Нигә, әби-бабай, әти-әни, туганнар назы-яратуы, кадер-игътибары барысы да үзенә. Уенчык, тәти киемнәр, атынчык, сәпид-самокат дисеңме, һәрьяктан үсәр өчен җайланма-әсбаплар дисеңме... - алары да үзенә. Авылда яшәсәләр дә, зоопарк, цирк, "Шүрәле"гә "тузан кундырмадылар". Барам дисә, кая тели - шунда алып бардылар, ул һәркайда көтелгән кунак! Тик быел ул, якыннарын гаҗәпкә калдырып, бу кадәр игътибардан, төгәлрәге, өлкәннәр камалышындагы ялгызлыктан туйды, бөтенесе үзенә генә булудан тәмам арыды. Әби-бабай "биеп" торса да, әти-әни "йөгереп" йөрсә дә, бу тормыш аны канәгатьләндерми башлады.
Һич уйламаганда, истә-оста югында: "Апай буласым килә!" - дип шаккатырды ул өлкәннәрне. Шул көннән башлап, телендә фәкать шул бер сүз: "Бәбәй кирәк!" Әле алай дип әйтеп кенә калса да аптырамас идең...
- Бер көнне өйгә керсәм, Әдиләбез идәнгә сөлге җәйгән, ята да тора, ята да тора, - дип сөйли әбисе.- Үзе нәрсәләрдер сөйли. Кызым, нишлисең?- дип сорыйм. "Нишлим, намаз укыйм. Намаз укып, Аллаһы Тәгаләдән бәбәй сорыйм, - ди бу. - Күпме әйтәм әти белән әнигә, намаз укыгыз, намаз укып сорасагыз, Аллаһы Тәгалә бәбәй бирер дип әйтәм. Юк, укымыйлар. Менә шушында, берсе бер ягыма, берсе бер ягыма басып укысалар, безгә дә бәбәй бирер иде бит инде".
Бу әби-бабайсы әлегә намазлы түгел сабыйның. Ә менә икенче әбисе биш вакыт намаз иясе. Аңа кунакка баргач та, Әдилә аны: "Әби, намаз укыганда Аллаһы Тәгаләдән безгә бәбәй сора яме", - дип өйрәтә, үзе дә янәшәгә намазлык җәеп басып. "Сорыйм, кызым, сорыйм", - дип җавап биргән әбисен исә: "Сорагач, Аллаһы Тәгалә сиңа да бәбәй бирер микән инде тагын?"- дип көлдерергә дә өлгерә.
- Беркөнне ашап утырабыз, - дип сөйли әнисе, тагын бер очрак турында. - Тып-тын утырган җирдән Әдиләбез сөйли башлады: "Аллаһы Тәгалә безгә ипи биргән, өй биргән. Безгә хәзер башка бер әйбер дә кирәк түгел инде, бәбәй дә бирер әле име", - ди. Моңа кадәр бер кирәксенмәгән, көнләшеп хәлдән тайган бала бит. Көне-төне бәбәй турында гына сөйли, бөтен уены бәбәй карау - шакката торган хәл. Без инде аны беркайчан да кирәксенер дип уйламаган идек... Хәтта ул шулкадәр кирәксенмәгәч, "алып кайтырга" да курыктык...
Моңа кадәр танышларым арасында: "Әни, намаз укып, безгә бәби сора әле", - дигән бер генә кешене белә идем. Ул да булса, яшь сабый түгел, тормышка чыгып, җиде-сигез еллап яшәп тә, балалары тумаганга өзгәләнгән яшь хатын иде. Гомере буе атеист булган, төгәл хисап, салкын акыл белән яшәгән әнисен, пенсиягә чыккач, "Син намазга бассаң, бәби алып кайтырмын кебек тоелам",- дип намазга басарга мәҗбүр иткән иде ул. Басты әни кеше. Баласы хакына үзе дөрес дип санаган гомерлек идеалларыннан баш тартыр көч тапты. Бүген сөенеп, шөкер итеп, динебез кушканнарны үтәп яши, оныклар сөя. Әйе-әйе, кызы бүләк иткән оныкларны!
Бирсен Ходай: Әдиләнең дә изге теләкләре чынга ашсын! Тормыш бит туганнар белән рәхәт.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: