Хезмәт

Авылдашым Гадения апа

Ялгыз өлкәннәр турында сүз чыкса, еш кына күз алдына бернинди уңайлыгы булмаган, ярымҗимерек яки иске өйләрдә гомер итүче ярдәмчесез һәм яклаучысыз кешеләр килеп баса.

Сүз бигрәк тә әбиләр турында булса, күпчелек очракта реаль чынбарлык чыннан да шундый. Аларны күреп, ишетеп, йөрәк әрнегәндә, мин еш кына авылдашым, инде сигезенче дистәсен түгәрәкләп килүче Гадения апа Билалованы исемә төшерәм. Һәм... рәхәт булып китә.
Авылыбыздагы иң нурлы каралтыларның берсе аныкы, чөнки. Юк, түбәсе күкләргә ашкан зиннәтле йортта яшәми ул. Биш тәрәзәле гади генә дүртпочмаклы йорт, җылытылмаган төртке, бүлмә, өйалды... Инде күптән эре терлек тормаган лапас һәм утын ягып җылытыла торган мунча. - Бөтен каралты шулар. Тик заманча яшел профнастилдан эшләнгән бизәкле капка-койма, такта белән тышланган, буявы даими яңартылып торган өй дивары, матур пәрдә эленгән, шау чәчәктәге гөлләре белән балкып утыручы тәрәзәләр бу йортта бик тырыш, уңган хуҗабикә яшәве турында сөйли. Моннан күпкә матуррак, төзегрәк каралтыларда да булмаган үзгә яктылыкны, күзгә үк ташланып торган сихри җылылыкны да өстәсәң...
Юкса, бу каралтыларның инде бердәнбер терәге булган Билал солдатның һәлак булуына да 72 елдан артык. Ул фронтка чыгып киткәндә дүрт яшьлек кызы Гадения белән калган Майнар апаның вафатына да 25 ел. Гомер буе ир-атсыз торса да, башкалардан кайтыш булмады бу каралтылар. Бер-берсенә терәк-таяныч булып яшәгән әни белән кыз икесе дә эшкә батыр, чисталык-тәртип яратучы була шул.
- Әни гел колхозда гади эштә эшләде. Мин исә яшүсмер чактан егерме яшькә кадәр торф чыгаруда булдым, аннан пенсиягә чыкканчы диярлек дуңгызлар карадым. Әни каты авырый башлагач кына бригадка күчтем. Зарланып әйтүем түгел, икебез дә колхозда авыр чорларда эшләдек. Эше күп, акчасы аз еллар иде бит. Әмма икебез дә тапканны әрәм-шәрәм итмәдек, Аллага шөкер, шуңа күрә кешедән ким-хур яшәмәдек. Әни бик тә матурлыкны, чисталыкны, төзеклекне ярата иде шул. Бер дә әвеш-тәвеш килгәнне торгызмады. Ауган коймаңны терәтеп кенә куйсаң да, тирә-як тәртиплеләнеп китә бит. Аннан күреп, мин дә шулай күнектем. Укалы-чуклы киемнәргә элек тә исем китмәде, хәзер дә... Ялгыз кешегә ашау-эчүгә дә күп кирәкми бит. Пенсиям күп булмаса да, барысына да җитә, бүгенге тормышыма мең шөкер. Дөрес, хәзер яңа өй сала алмыйм инде, шуңа күрә булганын карап, тәртипләп яшәргә тырышам, - дип сөйли Гадения апа.
1995 елларда, авылга гомуми газ керткән чакта ялгыз әби-бабайларга табигый газны плитәгә генә тоташтырганнар иде, шунлыктан өлкәннәр мичкә ягып җәфаланды. Соңгы елларда өен тиешле таләпләргә туры китереп, бүлдереп, җылыту системасы үткәреп, Гадения апа бу мәшәкатьтән дә котылган. Идән-түшәмнәрен заманча материаллар белән "төреп" алып, аларга икенче сулыш биргән. Бүген: "Аллага шөкер, суым кергән-чыккан, кранга җылы, салкын суы килеп тора. Җылы туалетым да өйдә буласы, әлегә үзем йөреп торганда унитазын гына куйдырмадым", - дип сөенә. Тагын шунысына сөенә ул, моңа кадәр беркемнән ярдәм сорамадым, мескенләнеп йөрмәдем, үз көнемне үзем күрә алдым, күземә операция ясатканда да хәләл акчаларымны түләдем, хәләл көчем белән яшәдем дип шөкерана итә.
- Һәркемнең үз тормышы, үз мәшәкате. Шулай булса да, күршедә генә яшәүче туганым - әтиемнең бертуган энесенең улы Раушан һәм аның гаиләсе бик кайгыртып, ярдәм итеп яши. Авырып-сырхап китсәм дә, киңәш-табыш итәсе булса да, бер дә авырсынмыйлар. Күземә операция ясатканда да, кулым сынгач та, хастаханә юлында алар йөртте, үз изгелекләре үзләренә меңе белән кайтсын. Авылдашларыма да бик рәхмәт, хәлемне белешеп торалар, өемнән кеше өзелми... Мин аларның һәркайсына хәер-догада.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: