Хезмәт

Балтач газчылары туган якка мәдхия җырлады (+фото-, видеорепортаж)

Балтачта "Хезмәтем һәм җыр-моңнарым, Балтачым сиңа багышлана!" иҗат бәйгесен 10 март көнне газчылар дәвам итте.

Концерт туган якка мәдхия җырлауга багышланган иде. Биредә һәр чыгыш Балтачыбызга, аның табигате, хезмәт ияләренә, гади һәм тырыш кешеләренә булган хөрмәт белән сугарылып, берсеннән-берсе матур, этәлекле чыгышлар белән тамашачыга тәкъдим ителде. Эшләре ничек камил булса, концерт та шундый ук дәрәҗәдә әзерләнгән. Эш арасында, кичләрен гаиләләреннән аерылып репетицияләр ясаулар, көчләрен һәм вакытлпарын җәлләмичә бик күп матур чыгышлар әзерләүләренең соңгы нәтиҗәсен район халкы зур алкышлар белән югары бәяләде. Биюләр, җырлар, нәфис сүз, күмәк күренешләр вакытында сәхнәгә әйтерсең гади хезмәткәрләр түгел, ә чын артистлар чыкты. Бигрәк тә гаилә чыгышлары, балаларның сәхнәгә чыгуы әйтеп бетермәслек күркәмлек өстәде.

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: