Хезмәт

Балтач кызы Гөлназ Якупованы тамашачы «Ак чәчәкләр» фильмында бик яратты

Моңа кадәр берничә татар фильмында төшәргә өлгергән Гөлназ Якупова-Галимуллинаны тамашачы «Ак чәчәкләр» телевизион фильмында да яратты. Казан дәүләт яшь тамашачылар театрында да шактый рольләре белән сөендерергә өлгерде ул. Бүген укучыларыбызны яшь артист белән якыннан таныштырабыз.

- Гөлназ, театр юлына кереп китәргә кем юнәлеш бирде?
- Балтач районында туып-үстем. V сыйныфтан театр түгәрәгенә, биюгә, музыкага йөри башладым. Театр түгәрәге җитәкчесе Римма апа Әхтәмова: «Бер генә укучым булса да театр училищесына керсен иде», - дип хыяллана иде. Тик әни ул юлны сайлавыма каршы торды. Артист халкы чегән кебек гел юлда йөри, гаиләсе дә булмый, янәсе. Ул психолог булуымны теләде. «Ярар, әни, башта синең өчен укыйм, аннары үземнең хыялымны тормышка ашырам»,- дип, күнгән идем инде. Сыйныф җитәкчебез Гөлнара апаның: «Гөлназның юлы театр булырга тиеш», - дигән сүзләре әнинең колагына керде, «Бала язмышы белән уйнап булмас», - дип, ризалашты.

- Хәзер өйдәгеләрнең: «Артист һөнәрен сайлап ялгыштың», - дигәннәре юкмы соң?
- Юк. Әти болай да беркайчан да каршы килмәде. Әни дә үкенми. «Театр училищесында да укытучыларың әйбәт булды», - ди. Чыннан да, Ринат Әюпов, Рушания Кәлимуллина, Раушан Шәриф, Ришат Хуҗиәхмәтов безне укыганда күз уңыннан ычкындырмадылар.

- Гадәттә, шук, үткен бала гына театр училищесы бусагасын атлап керә...
- Балачакта мин дә шук булганмын. Тик үсә төшкәч, әни мине кабат «сүтеп җыйды» дияргә була. Мәктәп елларында ул сеңлем белән мине «ярамый, ярамый» дип тәрбияләде. «Соңыннан миңа рәхмәт әйтерсез әле», - ди торган иде. Мин XI сыйныфны тәмамлагач, соңгы кыңгырау көнне генә беренче тапкыр дискотекага чыктым. Монашка дигән кушаматым да бар иде. Хәтта дәрестә кул күтәрергә дә курка идем. Әни безне сабырлыкка, эшләп ашарга өйрәтте. Туңдырма сорасак та: «Хезмәт хакы алгач алып кайтырмын», - ди торган иде. Тагын берәр тәмле әйбер сорасак, башта лапаска утын ташырга куша, аннары гына сыйлый иде. Тырышлык канга сеңгән, бу - әни тәрбиясе.

- Режиссер Ринат Әюпов театрга килүгә үк тикмәгә генә Галиябану ролен бирмәгән алайса, тырышлыгыңны күргәндер. Ничек уйлыйсың, баш рольдә уйнау өчен чибәрлек мөһимме, әллә талантмы?
- Театрга килү белән, режиссерның шундый роль бирүенә мин аптырап та калган идем. Беренче чиратта талант кирәк, минемчә. Әгәр уйнавың начар булса, тамашачы синең матурлыгыңа сокланмый. Хәзер халыкны алдап булмый.

- Икенче пландагы роль белән тамашачыга танылу авырмы?
- Тырышып уйнасаң, теләсә кайсы рольдә танылырга мөмкин. Минем баш рольләрем дә, ир бала, хайван рольләрем дә җитәрлек. Керпе малаен уйнагач, миңа: «Ничек шулай охшатып уйныйсың?» - диләр иде. Ә безнең өйдә һәрвакыт керпе булды, шуңа күрә аның йөрешләренә кадәр күз алдымда. Керпе аякларын күрсәң, бәхетле буласың, дигәннәрен дә ишеткәнем бар. Хайваннарны уйнаганда ничек телисең, шулай кыланырга була.

- Нинди рольдә уйнамас идең?
- Беркайчан да рольне сайламыйм. Теләсә кайсын уйнар идем.

- «Ак чәчәкләр» фильмында төшү ничек булды?
- Ул - мин катнашкан бишенче фильм. Диләфрүз роле җиңел бирелде, үзебезнең режиссер Ринат Әюпов белән эшләгәч, бер-беребезне ярты сүздән аңлый идек. Аннары, Диләфрүзне мин үземә охшаган, дип әйтә алам.

- «Корыч» фильмында ихлас мәхәббәтне уйнавың белән истә калдың. Мәхәббәт геройларын уйнагач, гаиләдә көнләшү дигән нәрсә тумыймы?
- Көнләшү юк бездә. Рафил театрда эшләгәндә дә: «Ул бары тик синең эшең», - дип карый иде. Без гаиләдә бер-беребезгә ышанабыз. Аның белән бер төркемдә укыдык. Студент чакта ук ул акча эшләп тапты, киенде. Ә мин башкалардан артыграк алган 800 сум стипендиямне тартып-сузып тотарга тырыштым. Аны сайлап ялгышмаганмын. Әти-әнисе дә бик әйбәт кешеләр. Каенанама күз генә тимәсен. Рафил бик максатчан, үз дигәненә ирешә торган кеше. Мин беркайчан да нәрсә ашармын, нәрсә киярмен, дип аптырап утырмыйм.

- Бүгенге көндә иң зур уңышың дип нәрсәне саныйсың?
- Тормышта үз юлымны табуны. Мин үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдына китерә дә алмыйм.
Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
Чыганак: http://shahrikazan.com

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: