Хезмэт

Балтач сандугачлары

Гомерләре буена сәнгатькә тугры булып калган Чулпан һәм Фәнил Әүбәкировлар кул астында шөгыльләнүче сәнгатькә гашыйк балалар үзләренең иҗатлары белән әледән-әле безне сөендереп тора.

Реклама

Гимназиядә белем алучы уллары Рәмзил Әүбәкиров Татарстан халыклары Ассамблеясы оештырган «Ватан» халык иҗатының республика фестиваль-конкурсында җыр башкарып, икенче мактаулы урынны яулады. Шушы ук фестивальдә Илүзә Нигъмәтҗанова һәм Алсинә Нуриевалар да җыр башкару осталыклары өчен махсус Дипломнарга лаек булды. Әлеге коллективтан Диана Бәйрәмова (җитәкчесе Алсу Хәкимҗанова) «Нәфис сүз» номинациясендә өченче булды. «Өмет ярлары» халыкара проект кысаларында балаларның, яшүсмерләрнең «Казан колориты» XVI халыкара фестиваль-конкурсында татар халык җыры башкарып, Рәмзил Әүбәкиров өченче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 16 ноября 2017 в 21:11
    Балтачта КамАЗ янган
  • Тимирязев исемендәге җәмгыять призына татарча көрәш ярышларыннан фоторепортаж
  • "Сельхозтехника" призына узган волейбол ярышлыры
  • "Чираттагы ярминкәгез дә, яхшы оештырылган" дип бәя бирделәр казанлылар
  • Крокодилның теше сызласа, нишләргә? яки тәрбиячеләр бала сәламәтлеге турында сөйләшә (+фоторепортаж)
  • Балтачта "Ат ил күрке" бәйрәм тамашасы узды.
  • 9 май - парад