Хезмәт

Балтач үсештә, дип мактый данлыклы хореограф

Районыбызда ике көн дәвамында шаулап-гөрләп үткән “Йолдызлык” фестивалендә төрле күренешләрнең шаһите булырга насыйп булды.

Балаларның хис-кичерешләре, каушап калулары, сөенечле күз яшьләре һәм башкалар. Сәхнәдә каушамау, “Йолдызлык”та җиңү серләре һәм соңгы биш елда Балтачтагы үзгәрешләр хакында Раилә Гарипова белән сөйләшеп алдык. Раилә Мөхәммәтхановна Казан Дәүләт Мәдәният һәм сәнгать институты профессоры, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстры гына түгел, ул “Йолдызлык” фестиваленең жюри әгъзасы да, районыбыз белән тыгыз элемтәдә торучы олуг шәхес тә.

– Раилә Мөхәммәтхановна, соңгы тапкыр бездә “Йолдызлык” үткәнгә дә биш ел вакыт узып киткән. Әлеге еллар эчендә районыбызда үзгәрешләр булганмы һәм кайсы юнәлешләрдә?
– Минемчә, бик зур үзгәрешләр булды. Балтачка бу елларда зур професионналлар килеп эшләде. Биредәге педагоглар да бик белемле, тырышып эшлиләр. Ләкин аларның эш алымнары икенчерәк иде. Педагог ул укытучы буларак бик яхшы булырга мөмкин, ләкин биюләрне куярга ниндидер яңалык, сыйфатлы постановкалар белән эшли алырлык осталар кирәк. Бары шул очракта гына биюләр белән төрле конкурсларда катнашып, җиңүләр яулап булачак. Шул ук хореография буенча алып әйтсәк, балаларны биюгә аерым тәрбияләргә кирәк. Җыелдык та, чыгып биедек тә дип кенә эшләп булмый, алай нәтиҗәләр дә булмаячак. Соңгы ике елда биредәге коллективлар да искиткеч биюләр белән җиңүләргә ирештеләр, чөнки ике хореограф кушылып эшлә. Ә быел алар кушылып та эшләде, аерым да. Фестиваль барышында мин аларны бик мактадым, чөнки алар аерылып, күренеп тора, үсеш бик зур. Вокал буенча да ансамбльләр бик матур чыгыш ясады.

Балалар “Йолдызлык”та катнашып, күп әйбергә өйрәнәләр, алар өчен ул бик зур мәктәп булып тора. Чыгышлардан соң без коллективларның җитәкчеләрен җыеп сөйләшәбез, аларга киңәшләр бирәбез. Шуңа күрә мин үсеш зур икәнен күрәм. Балтач районы белән мин Радик Тихонович эшләгән вакытлардан тыгыз элемтәдә торам. Монда биш ел элек булган конкурс ул бик зур үсеш бирде. Балалар үзгәреп киткәннәр, алар хәзер ни өчен сәхнәгә чыкканнарын, ничек сәхнәдә үзеңне тотарга, ничек чыгыш ясарга кирәклеген беләләр. Болар, әлбәттә, бик зур үсеш һәм миңа боларны күрү бик рәхәт.

– Балтач районы белән тыгыз элемтәдә торуыгыз белән балтачлыларга таләпләрегез дә югары түгелме? Аларның чыгышлары ошадымы сезгә яки инде кимчелекләр дә булдымы?
– Бар нәрсә дә әлбәттә идеаль булмый. Чыгышлардан соң без ниндидер киңәшләр бирәбез, анализлар ясыйбыз. Балтачлыларның чыгышлары белән мин бик канәгать калдым. Эрик Васинкин, Лариса Дәүләтшина, Раушания Каюмоваларны мин бик мактадым. Алар әзерләгән чыгышлар чыннан да югары дәрәҗәдә эшләнгән иде, афәрин.Чабатаны заманында сәхнәгә мин чыгарга идем, әлеге биюне монда да ниһаять күрергә насыйп булды. Ләкин куелышы дөрес эшләнмәү белән аны сәхнәгә чыгаруны кирәк дип санамыйм. Гомумән алып әйтсәк, балалар сәхнәдә биедем дә, эш бетте дип ташлап чыгып китәргә тиеш түгелләр, алар үзләрен гел үстерергә тиешләр.

– Нинди генә сәләтле бала да сәхнәгә чыккач каушап калырга, үзен шул сәбәпле күрсәтә дә алмаска мөмкин. Менә шундый һәм быел уңышка ирешә алмаган балаларга сез нинди киңәшләр бирер идегез?
– Эшләргә! “Йолдызлык” ул телевизион тапшыру, эстрада сәнгате фестивале, монда берничә юнәлеш буенча чыгышлар башкарыла.Һәрбер зонада барган бәйгеләр онлайн алып барыла. Бу бит юкка гына эшләнмәгән. Шул трансляция аша башкаларның чыгышларын күрегез, өйрәнегез дип тә эшлибез. Әлбәттә, сәхнәгә чыккан кешедә матурлык булып, ул халыкны үзенә каратырлык һәм халык мәхәббәтен яуларлык булырга тиеш. Балтачның икенче номерлы балалар бакчасы коллективының “Дореми” биюе бик шәп булды. Аларның җитәкчеләренә рәхмәт әйтәсе килә. (Әлеге биюне сәхнәгә әзерләүдә Фәридә Әхмадуллинаның, шулай ук өч төркем тәрбиячеләренең, костюмнар тегүчеләрнең өлешләре бик зур – З.Ф.) Балаларны мәдәнияткә кертеп җибәрү, сәхнәгә матур итеп чыгару ул бит бик зур хезмәт, болай карарга гына җайлы ул, ә балаларны бердәм итеп сәхнәгә чыгаручыларны күрә һәм бәяли белергә кирәк.Жюри бик зур рәхмәтле әлеге коллективка.

Балтач хәзер сөбханалла, биредә рәхәтләнеп бииләр, җырлыйлар, сүз осталыклары белән сәхнә тоталар, авылларда да зур үсеш бара. Хезмәт булган җирдә балалар да чәчәк кебек ялтырап торачак. Балаларны шундый мохиттә тәрбияләсәк, ул алар өчен һичшиксез файдалы булачак.


Әңгәмәдәш – Зәлия Фәйзрахманова

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: