Балтачлылар, Казан Сабан туена барабызмы? (ПРОГРАММА)
Казанда узачак Сабан туеның программасы билгеле. Башкалада милли бәйрәмебез 28 майда Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта уздырыла. Быел бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел булуны билгеләп үткәнлектән, Сабан туе татар шагыйренең иҗатына багышланган гомуми концепция кысаларында үтәчәк, диелә.
Мәйданга керү юлында Татарстанның 11 муниципаль районы - Арча, Алексеевск, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Нурлат, Теләче һәм Балык Бистәсе районнары - матур гадәт буенча, республика территориясендә яшәүче халыкның гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлекләрен чагылдыруны максат итеп куйган ишегаллары күренешләрен тәкъдим итәчәкләр. Һәр район ишегалдында кунаклар милли бәйгеләрдә катнаша алалар, һөнәрчеләр җитештергән кул эшләнмәләре күргәзмәләре белән танышу мөмкинлеге булачак.
Бәйрәм тантаналы рәвештә башланып киткәннән соң мәйдан сәхнәсендә татар эстрадасы йолдызлары катнашында концерт дәвам итәчәк. Сәхнәдә - Ришат Төхвәтуллин, Раяз Фасыйхов, Резеда Шәрәфиева, "Фәридә-Алсу" дуэты, Вил Усманов һ.б. чыгыш ясаячак. Концертны алып баручылар - Гөлназ Сәфәрова һәм Айрат Ильясов. Шулай ук Каенлыкта Казанның район хакимиятләре тарафыннан әзерләнгән концерт мәйданчыклары да эшләячәк.
Татарча милли көрәш - бәйрәмнең төп күркәм мизгеленә әйләнәчәк. Батыр төп бүләк - бәрән һәм машина өчен көч алышачак.
Халык шулай ук "Казан" халыкара ат спорты комплексында ат спорты ярышларын карый алачак, ярышлардан тыш биредә бәйрәм концерты да каралган, дип җиткерелә шәһәр мэриясенең рәсми порталында.
Казан сабан туеның программасы:
10.00 - төп сәхнәдә һәм урман-парк зонасында концерт-күңел ачу программасы;
11.00 - мәйданда тантаналы бәйрәм ачылышы;
11.35 - финал җыры;
11.40 - концерт программасы. Спорт ярышлары. Көрәш;
13.00 - финал көрәшләре;
15.00 - җиңүчеләрне бүләкләү;
15.00 - "Казан" халыкара ат спорты комплексында ат спорты ярышлары, бәйрәм концерты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев