Хезмәт

Балтачлылар Кукмараның туган як музеенда (фото)

«Социаль туризм» программасы кысаларында 23 мартта "Наз" социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикле кешеләр Кукмараның туган як музеена экскурсиягә бардылар.

Музейда 700 ел элек җыелган Кукмара тарихы, фоторәсемнәр, тарихи язмалар, XIX - XX гасырның көнкүреш җиһазлары урын алган. Фоторәсемнәр арасыннан, өлкәннәребезне кызыксындырганы, итек басу фабрикасының җитәкчесе - Комаровлар гаиләсенең йорты булды. Музей буенча сәяхәт тернәкләнүчеләргә бик ошады. Китәр алдыннын алар музей хезмәткәрләренә рәхмәт йөзеннән теләк, тәкъдимнәрен җиткерделәр, дип хәбәр итәләр «Наз» бүлекчәсеннән.
Гүзәл Фатыйхова фотолары.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: