Хезмәт

Балтачта "Иң яхшы ир"не ачыклаячаклар

28 февраль көнне бистәнең "Хыял" яшьләр үзәгендә "Ватанны саклаучылар көне"нә багышлап, "Иң яхшы ир" - "Самый лучший муж" дип исемләнгән кабатланмас кызыклы бәйге булачак.

Иң яхшы ирне ачыклау өчен берсеннән-берсе кызыклы биремнәр, ярышлар үткәреләчәк. Ир-атларның тапкырлыгы, зирәклеге, көче һәм әлбәттә, гаилә башлыгы буларак, аның үзенчәлекле ягы ачыкланачак.
Әйдәгез әле, Балтачтагы иң яхшы ирне бергәләп ачыклыйк.
Ярышны тамаша кылырга көтеп калабыз!!!
Башлана: 19.00дә. Рәхим итегез!!!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: