Хезмәт

Балтачта “Мәдәният елы”н йомгаклау тантанасы гөрләде (фото).

Кытай философы Конфуций: "Әгәр бер милләтнең ничек идарә ителүен һәм халыкның нинди әхлакта булуын беләсегез килсә, ул дәүләт халкының музыкасын тыңлагыз", дигән.

Нинди мәгънәле, хак әйтелгән сүзләр. Әлбәттә, бар кеше дә музыканы көчле итеп кабул итмәскә дә мөмкин. Ләкин аның кешегә йогынты ясау көче зур булуын берәү дә инкарь итә алмас. Гадәттә районнарның уңышлары, яулаган үрләре турында сүз барганда, иң әүвәл, аның мәдәниятен телгә алалар. Бары тик алга киткән мәдәният кенә халыкларның тормыш-көнкүрешен ныгытырга һәм алга җибәрергә сәләтле.
Районыбызда 30 - авыл клубы, 22 - мәдәният йорты, 1 - мәдәният үзәге, 2 - күчмә автоклуб, 3 - музей, 34 - китапханә, 1 - балалар сәнгать мәктәбе, 1 - кино челтәре бар. Мәдәният учакларында 179 белгеч эшли.
2014нче елның "Мәдәният елы" дип билгеләнеп үтүе дә бу өлкәдә киң масштаблы чаралар үткәрергә, башкарылган эш-гамәлләргә нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирде. 29нчы гыйнвар көнне район мәдәният үзәгендә "Мәдәният елы - 2014"не йомгаклау уңаеннан тантаналы чара булып узды.
Бәйрәм кичәсендә районыбызда гына түгел, ә Татарстан һәм Рәсәй буенча үткәрелгән күп төрле мәдәни чараларда катнашып, зур уңышларга ирешкән хезмәткәрләрне тәбрикләү һәм концерт программасы тәкъдим ителде. Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин "Мәдәният елы"нда Татарстан Республикасының "Мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм максатыннан" шәхси грантка ия булган хезмәткәрләрне тәбрикләде: "Иң яхшы җитәкче" номинациясенә үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры - Резеда Зарипова һәм "Балкыш" җыр-бию ансамбле җитәкчесе, "Перспектива" номинациясе җиңүчесе, "Түгәрәк уен - 2014" Бөтенрәсәй татар фольклоры фестиваленең I дәрәҗә лауреаты - Айсылу Әсәдуллина лаек булган иде.
"Татар моңы - 2014" халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының I дәрәҗә лауреаты Рафил Җәләлиевның һәм шулай ук әлеге конкурсның 2011нче елгы лауреаты, моңлы сандугачыбыз Зәлия Шәйхетдинованың моңлы җырлары бәйрәм сәламе булып яңгырады.
Районыбызда беренче мәртәбә үткәрелгән «Аһәңле Татарстан» халык музыка уен коралларында уйнаучыларның республика фестивале лауреаты, керәшен халкының борынгы уен коралы гөсләне торгызучы Субаш мәдәният йорты директоры - Хәлил Фәизов; "Түгәрәк уен - 2014" республика татар фолклоры фестиваленең I дәрәҗә лауреаты Карадуган мәдәният йортының "Зөбәрҗәт" фольклор коллективы җитәкчесе - Рүзилә Гарәпшина; "Татарстан - безнең йорт" республика конкурсы лауреаты Чепья мәдәният йортының фольклор коллективы җитәкчесе - Диния Вәлиева; кече авылларга, хезмәт урыннарына барып, халык алдында мәдәни хезмәт күрсәтүне тиешле югарылыкта башкарганы өчен Балтач мәдәният үзәгенең автоклуб мөдире, ветераннар хоры һәм ансамбле җитәкчесе - Римма Гарәпшина һәм "Елның иң яхшы мәдәният хезмәткәре" исеменә игълан ителгән район бәйгесе җиңүчеләре булып, Гран при иясе - Сәрдек авыл клубы мөдире Рәйханә Низамова, 1нче урында - Ор мәдәният йорты директоры Айрат Гайнуллин, 2нче - Чутайдан Энҗе Гарипова, 3нчедә - Арбордан Марат Габделхаков танылды. Әлеге бер төркем хезмәткәрләрне район мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рәзинә Сәләхетдинова тәбрикләп үтте.
Аларга багышлап популяр эстрада артисты Салават Миңнеханов "Барам, барам" җырын бүләк итте. Ә җыр барышында тамашачыга экранда район мәдәният үзәге хезмәткәрләре һәм Арбаш авылы фермасында эшләүче терлекчеләр белән берлектә төшерелгән шаян рухтагы клип тәкъдим ителде. Әлеге җырны зәңгәр экраннардан караганда якташларыбызның комик образларын игътибарсыз калдырмассыз дип ышанып калабыз!
Нинди генә мәдәни чара булмасын, шунда без район балалар сәнгать мәктәбенең укучыларын күрергә күнеккән. Алар я җырлыйлар, я күмәкләшеп бииләр, я уен коралларында уйнап таң калдыралар... Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева менә шундый сәнгатькә гашыйк балаларны күреп алып, тәрбияләп үстерүче сәнгать мәктәбе укытучылары: Гүзәл Әскарованы, Фәридә Гарәфетдинованы, Гүзәл Мөбарәкҗанованы, Юлия Корбанованы, Миләүшә Кадыйрованы, Айгөл Сөләйманованы игелекле хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Тамашачы хозурына балалар башкаруындагы "Валенки" (Лариса Дәүләтшина җитәкчелегендә), "Хлопари" (Эрик Васинкин), "Поющие горошинки" (Юлия Корбанова) биюләре һәм "Шатлык" җыр ансамбле чыгышлары күрсәтелде.
Мәдәниятне китапханәләрсез һәм музейларсыз күз алдына да китереп булмый. Аларда халкыбызның җәүһәрләре тере ядкарь булып сакланып калган. Китапханәчеләребезне тәбрикләү өчен сүз "Хезмәт" газетасының баш мөхәррире Вакыйф Зәкиевка бирелде. Алар арасыннан Арбор авыл китапханәчесе Рафилә Һадиева, үзәк балалар китапханәсеннән Гөлнар Әхмәдуллина, шул ук китапханәнең библиографы Эльвира Әкбәрова, Кили китапханәсеннән Миләүшә Мәннанова, Смәелдән Гөлфинә Әхмәдиевалар иң-иңнәре булып танылдылар.
Ә музей хезмәткәрләре белән бәйле бай мәдәни тормышны, районыбыз тарихында әһәмиятле роль уйнаучы мирасны һәм күренекле шәхесләребез белән таныштыру район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдиновка тапшырылды. "Бердәм Россия" партиясе инициативасы белән оештырылган социаль проект бәйгесенә "Хәтеребез булсын мәңгелек" дигән проект эше белән җиңү яулаган Карадугандагы "Муса Җәлил" һәм "Себер тракты" музейлары коллективы 480 мең сумлык Грантка ия булып, "Сугышчан дан" залын реконструкцияләүгә иреште. Музейның директоры Фирая Зыятдинова һәм Чепьядагы "Халыклар дуслыгы" музее директоры, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, Рәсәйнең һәм Татарстанның атказанган укытучысы Гарифҗан Галиев сәхнә түрендә урын алдылар. "Халыклар дуслыгы" музее" Республиканың авыл җирлекләрендә урнашкан яхшы музей" исеменә лаек булып, 100 мең сумлык грант откан. Гарифҗан ага туган авылы Каенсарда сугышчан дуслары хөрмәтенә үзенең хәләл акчасына һәйкәл салдырып та изге һәм игелекле гамәл башкарды.
Шулай ук кино челтәре оешмасының эше дә мактауга лаек. Кино челтәре Балтачта гына түгел, күрше-тирә районнарда да кино хезмәте күрсәтү буенча уңышлы гына эшләп килүче, озак еллар район мәдәният бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Радик Михайловның исеме белән бәйле.
Районыбыз тарихына "Мәдәният елы" тагын бер истәлекле вакыйга белән кереп калды. Ул районыбызда "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының Балтач бүлекчәсе оешу. Аның җитәкчесе Зөлфирә Камалова республикакүләм мәдәни чаралар белән таныштырып, шуларны үткәрүдә актив катнашкан мәдәният хезмәткәрләре: Эрик Васинкин, Лариса Дәүләтшина, Фәридә Гарәфетдинова, Наилә Атабаева, Рәхимә Габдрахманова, Гөлнара Гарипова, Галия Йосыпова, Римма Гарәпшина, Айсылу Әсәдуллинаны бүләкләп үтте. Алар хөрмәтенә мәдәният үзәгенең гармунчылары халык көйләреннән тезмә һәм Диләрә Вахитова башкаруында җыр яңгырады. Ә Эльвина Иванованың очып-очып кына "Татар биюе"н башкарды.
Мәдәният елын ачу тантанасында Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән үзара килешү төзелгән иде. Ансамбль кече авылларны үзләренең концерт программалары белән сөендерде һәм берничә көн элек район мәдәният үзәгенә "Мәдәният елы"н йомгаклау уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән иҗади хезмәттәшлекне ныгыту, үзара максатчан бәйләнешләрне арттыру турындагы килешү буенча 45 урынлы "НефАЗ" автобусы һәм ТР Мәдәният министрлыгыннан 7 урынлы "Лада Ларгус" машинасы кайтты.
Шушы көннәрдә генә ТР Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле безне тагын бер шатлыклы хәбәре белән сөендерде. Ансамбльнең солисты, якташыбыз Радик Шакиров "Мәдәният елындагы казанышлары өчен" Күкрәк Билгесе белән бүләкләнде. Радик Шакиров - тантананың махсус чакырылган кунакларының берсе иде. Ул тамашачыга үзенең моңлы җырларын бүләк итте.
"Мәдәният елы" төрле вакыйгаларга, чараларга бай булуы белән дә истәлекле. Шулар арасыннан балтачлыларның Әтнә районы арасында мәдәният алмашу көннәре матур традициягә әверелүен билгеләп үтәргә кирәк. Алар - бәйрәмебез кунаклары. Әтнә районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Хәйретдинов "Мәдәни дуслык күпере"н саклап, әле киләчәктә дә хезмәттәшлекне дәвам итәргә теләвен белдерде һәм үзләренең "күчтәнәчләрен" тәкъдим итте - "Татар моңы" лауреаты Риваль Хисматуллинның халыкчан җырлары һәм балаларның шаян биюләре бәйрәм кичәсенә бер ямь өстәде.
...Нишлисең бит, мәдәният хезмәткәрләренең үзләренең һөнәри бәйрәмнәрендә ирешкән уңышларына сөенеп, мактауларга кинәнеп, залга төшеп, тамашачы ролендә концерт карап утырырга тулы хаклары булса да, үз-үзләренә бүләк ясап, бер-берсенең күңелен күреп, җырларга һәм биергә мәҗбүр шул алар. Шуңа күрә бәйрәмнәрнең, һәр чараның югары дәрәҗәдә узуы аларның фидакарь хезмәте, тырышлыгы һәм ихлас елмаюлары аша бәяләнә.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: