Хезмәт

Балтачта «Созвездие-Йолдызлык» фестивале булачак?!

Балтачка «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленә 1 мең 300 бала килүе көтелә

Татарстанның шәһәр һәм районнарында «Созвездие-Йолдызлык» республика телевизион яшьләр фестиваленең сайлап алу этаплары старт алды. “Созвездие-Йолдызлык” фестивале Татарстан хөкүмәте һәм Татарстан Спорт һәм яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә уздырыла.

Әлеге фестивальнең зона сайлап алу этабы 20 һәм 21 март көннәрендә Балтачта узачак. Район мәдәният үзәге сәхнәсендә мәртәбәле жюри каршында 7 районның иң талантлы балалары үз сәләтләрен күрсәтәчәк. Барлыгы 1 мең 300 бала катнашуы көтелә.

Райондашларыбыз Арча, Биектау, Әтнә, Кукмара, Саба, Теләче районыннан килгән яшь талантлар белән ярышачак.

 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: