Хезмәт

Бер татлы сер булып калырсың

Бер татлы сер булып калырсың Җыр булып калырсың күңелдә. Үткәннән балкыган аһәңем, Өметем йөрәгем түрендә. Моң булып киләсең үземә, Илаһи көч биреп сүземә. Күкләрдән коелган ак карым Сөенеч өстәгән күземә. Шатлыгым һәр аткан таңымда, Хыялым мәңгелек аңымда. Күкләрдән ишелгән көчем син, Таяныч булып кал янымда! Гөлзилә Гафурова

Бер татлы сер булып калырсың
Җыр булып калырсың күңелдә.
Үткәннән балкыган аһәңем,
Өметем йөрәгем түрендә.

Моң булып киләсең үземә,
Илаһи көч биреп сүземә.
Күкләрдән коелган ак карым
Сөенеч өстәгән күземә.

Шатлыгым һәр аткан таңымда,
Хыялым мәңгелек аңымда.
Күкләрдән ишелгән көчем син,
Таяныч булып кал янымда!

Гөлзилә Гафурова

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: