Хезмәт

Балтач районы

Мәдәният

Без картайдыкмы, җырлар үзгәрдеме??

Җыр дигәндә үлеп китә торган кеше булсам да, соңгы вакытларда радионы көнгә бер тапкыр да ачып карыйсы килми башлады.

Югыйсә, гомер буена җырдан аерылып торган юк иде, картаю галәмәтедер, күрәсең. Без үскәндә һәр гаиләдә 5-6 бала иде, клублар гөрли иде. Абый-апаларыбыз концерт-спектакльләрне оештырып кына тордылар. Сәләтең бармы-юкмы, барыбыз да шул тирәдә кайнашабыз, бөтенебезнең дә сәхнәгә чыгасы килә.
Абыем, 10 классны тәмамлагач, "Беларусь" тракторына утырган иде, шул вакытта бәхетсезлеккә юлыгып, аягын сындырды. Һич тә тик ята торган кеше булмаганлыктан, гипслы килеш утырганда гармунда уйнарга өйрәнде. Шулай итеп, апам белән мин, аңа ияреп, гармун "шыгырдатып" үстек. Иң беренче без өйрәнгән көй "Зәңгәр төймә" иде. Аннан - "Раушаниям-бәгърем", "Нигә, иркәм" һәм, билгеле инде, "Шахта" көе. Икебез дә башлангычта укыганда апам уйный, мин җырлыйм: "Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа..." Әнкәебез шатланып карап утыргандыр инде.
Шул "әртислек" тарихында кызык кына хәлләр дә булгалады. 6нчы класста укыганда ниндидер бер концертта ахирәтем Нурия белән парлап җырлыйбыз. Сайлаган җырыбыз - "Кыңгыраулар":
Кара урман уртасында яшел үзәндә,
Кыңгыраулар, кыңгыраулар җилдә тирбәлә.
Кушымтада "кыңгыраулар" өч тапкыр кабатлана. Нинди кызык тапканбыздыр, залда берәрсе сәбәпче булдымы, ахирәтем белән "кыңгыраула-а-ар" дип сузабыз да, бер-беребезгә карап, "пырх-пырх" көләбез. Безгә карап, бөтен зал да көлә башлады. Бу "фиаско" бер дә оялу, кыенсыну хисе белән хәтердә калмаган, чөнки безне беркем дә орышмады. Безнең татар тамашачысы бик киң күңелле шул ул. Кайвакытта җыры да, җырлаучысы да ташка үлчим генә булса да, күңеле булсын инде моның дип, гөрләтеп кул чаба. Кайбер әрсез талантсызларның моннан файдалануы гына кызганыч.
Институтта укыганда да (КДПИның химия-биология бүлеге) җырлардан аерылмадык. Минем кебекләрнең тавышлары үзебездән бик ерак китә алмаса да, группабызда чын профессиональ җырчы булырлык кызлар бар иде. Алар - Тәтеш районыннан Иркинә, Аксубайдан Санияләр. Бәхетебезгә, группабызда Балтач районыннан бик шәп баянчыбыз Рәшит тә бар. Безне колхозга эшкә җибәрсәләр дә анда концерт куймыйча калмыйбыз, кыр практикалары да җырсыз узмый. "Авыл хуҗалыгы нигезләре" фәнен укытучы Басыйр Насыйрович ял вакытларында: "Әйдәгез, кызлар, җырлагыз әле!" - дию белән, без башлыйбыз:
Кораб китә еракларга, зур юлларга...
Үзенең гөрелдәп торган тавышы белән укытучыбыз да безгә кушыла. Ә диплом алган кичтә, Казан урамнарын гөрләтеп, баян белән "Казан кичләре"н җырлап йөргәндә безнең белән факультетыбызның деканы Ринат Кәрипович Зәкиев тә бар иде. Шулай шул, җыр яратмаган татар юктыр ул...
Хәзер менә картаю җитте дисәм дә, кайбер яшьләр тапшыруларын бик яратып карый башладым әле. ТНВ каналындагы "Яшьләр тукталышы"нда яшьләребез җыелышып, төрле темаларга сөйләшәләр, фикер алышалар. Бик акыллы һәм файдалы фикерләр ишетелгәли. Беркөнне шул тапшырудан соң татарча концерт та карыйсы иттем. Тик әзрәк карау белән, күңелдә ниндидер ризасызлык хисе барлыкка килде: һәр клипта диярлек чит илләрдә җырлыйлар җырчыларыбыз. Бүгенге концертта да алар ярымшәрә диярлек Кызыл диңгез ярларында боргаландылар, яхталарда "Титаник"тагыга охшатып, кулларын җәеп, кочаклашып басып тордылар, кәттә-кәттә кабриолетларда җилдерделәр, озын-озын лимузиннарда рәхәт чиктеләр. Без алар өчен бик шат-шатын, тик артык мактану беркемне дә бизәми инде ул.
Менә шундый "сәнгать әсәрләре" арасында кинәт, бәгырьләрне өзеп, искиткеч моң яңгырады. Бу урында татар җыры турында чит милләт кешесенең фикерен китерим әле. Бәлки совет шагыйре, язучы Ольга Берггольцның Сталин репрессиясе чорлары турында истәлекләрен укыганыгыз да бардыр.
Поездда лагерьларга озатылучы тоткыннар арасында татар хатыны да була. Ул аны күп балалы гади бер авыл хатыны итеп сурәтли. Аның сәясәттә бернәрсә дә аңламаганын, бик күпләр кебек, монда бер гаепсез килеп эләккәнен әйтә. Ул хатын бер дә тик тормый, нәрсәләрдер сүтеп, свитерлар бәйли башлый (ул свитерлар барып җиткәч иң кирәкле әйбергә әйләнәләр). Шул хатын бәйләп утырганда әкрен генә җырлый торган була.
Менә автор ничек сурәтли татар җырын: "Бу җырларда әйтеп бетергесез сагыш һәм тел белән аңлатып бетереп булмый торган әллә нинди гүзәллекләр бар иде. Һәм бу җырларны тыңлаганда һәрвакытта да елыйсы килә иде", - ди ул. Менә шушы моң, авыр тормышта үсмәсәләр дә, ни гаҗәп, яшьләребез арасында да очраштыргалый. Бүгенге телеконцертка кертелгән безнең яшьлектәге җырны җырлаучы Лилия Минголова да шундыйларның берседер.
Көе бик таныш, күңелләргә сеңеп калган булса да, адашкан кеше кебек җырны таный алмый аптырадым. Ә-ә-ә, сүзләре бүтән икән бит моның! Сара Садыйкованың "Керфегеңә тамармын мин" дигән җырын хәзер Л.Дәүләтова язган яңа сүзләргә җырлыйлар икән бит! Җыр бетте, күңелдә курку хисе калды: бу җырның элекке вариантын белмәүче яшьләр җырны шушы килеш күтәреп алсалар, чынлап та Сара апабызның рухы безгә рәнҗер бит! Чөнки үзе исән булса, ул бу сүзләргә көй язмас иде. Аптырарсың да, ничек инде милли хәзинәбез җәүһәрләрен ватып, пыяла бижутериягә алыштырырга мөмкин ди?! Аннан, һаман-һаман яңа җыр язам дип, артыгын көчәнү кирәкме икән соң ул?
Кыйбласыз заманның көйләре дә кыйбласыз икән ул. Шулай булмаса, хәзерге җырларны тыңлаганда үзеңне йә Кавказда, яки Төркиядә, яисә бөтенләй Африкада итеп хис итмәс идең.
Чыганак: «Татарстан яшьләре» газетасы.
Фото: http://tukmak.ru/photo/eng_tat/indiva/109

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250