Хезмәт

Безнекеләр “Созвездие-Йолдызлык” фестивальләрен яулый

Булганнан бар да була дип нәкъ менә "ЭРА" бию төркеме биючеләре турында әйтәләрдер ул.

Реклама

Яшь биючеләребез Казанда үтүче "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең финал этабына үтеп, 23 апрельдә "Пирамида"да үтәчәк йомгаклау концертына чакыру алгач, аның белән канәгатьләнеп калмаганнар, Малмыжда уздырылган шушы ук исемдәге фестивальдә дә көчләрен сынап карарга булганнар һәм Гран-при ияләре булып танылганнар. Гала-концерт вакытында Балтач районы халкы исеменнән бәйрәм сәхнәсенә күтәрелгән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов күршеләребезгә олы рәхмәтләрен ирештереп, чараның гадел үтүенә соклану хисләрен белдерде.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: