Хезмәт

Бүген Балтач мәдәният үзәгендә балалар сәнгать мәктәбенең иҗат концерты булды.

Тамаша бер сулыштан барып, ничек башланса, шулай ук тантаналы төгәлләнде. Зур көч куйганнар укытучылар да, укучылар да, ата-аналар да, афәрин!

Алдагы елдагыдан аермалы буларак концерт саф татар телендә барды, чыгышлар мультимедияле презентация ярдәмендә заманча итеп зәвыклырак бизәлеп, чыгыш ясаучыларның төрле конкурсларда яулаган үрләре турындагы мәгълүматлар белән баетып барылды.
Илһам Фидәил улы Гайнетдинов сүзләренә кушылып балаларга, районыбызны республика күләмендә генә түгел, Россия күләмендә дә танытырга язсын дигән теләккә кушылып зал дәррәү алкышлады. Тамашачы шул рәвешле концертка үз бәясен бирде, олы рәхмәт хисләрен җиткерде.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: