Хезмәт

Бүген Герой шагыйрь Муса Җәлилнең 112 еллыгы билгеләп үтелә

Татар җәмәгатьчелеге Казанның 1 Май мәйданында һәм Милли музейда уздырылачак чараларга чакырыла.

(Казан, 15 февраль, "Татар-информ"). Бүген, 15 февральдә, Герой шагыйрь Муса Җәлилнең (1906-1944) тууына 112 ел була. Шул уңайдан Казанда һәм Россия күләмендә Муса Җәлилне искә алу чаралары узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

11.30 сәгатьтә Казанда шагыйрьнең 1 Май мәйданында куелган һәйкәленә чәчәкләр салу узачак.

12.00 сәгатьтә ТР Милли музеенда Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре"нең төп нөсхәсен күрергә була. Быел аны ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе һәм XII Халыкара төрек шигърияте фестивале лауреаты, шагыйрь Рәмис Аймәт тәкъдим итә.

Көн дәвамында музейда «Батыр үлә, үлмәс ат алып…» күргәзмәсе эшләячәк.

Реклама

Россия күләмендә М.Җәлилгә куелган һәйкәлләргә багышланган «Җәлил исемен мәңгеләштерү» презентациясе узачак. Музейга килүчеләр шагыйрьнең төрле елларда басылган шигырь китапларын да күрә алачак.

Бүген шулай ук Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе тарафыннан оештырылган Муса Җәлил шигырьләрен иң матур уку бәйгесендә җиңүчеләргә Грамоталар тапшырылачак.

Искәртеп узабыз: бөек шагыйрьнең шигырьләрен уку конкурсы Интернетта башланган иде. Анда катнашучыларны #джалиль2018 #джалиль112 #мант хэштеглары буенча бәяләргә мөмкин иде.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 28 март 2018 - 21:20
    Жители села Ципья запустили белые шарики - Кемерово мы с тобой!
  • 20 март 2018 - 15:37
    Балтачта "Созвездие - Йолдызлык" фестивале талантларны барлый
  • “Хезмәт” ("Азьлане") белән..." бәйгесенә тавыш бирү
  • 23 апрель 2018 - 20:41
    Балтачтагы авария яки бозлавык корбаннары (+фото) Көтмәгәндә әйләнеп кайткан кыш инде тәгәрмәчләрен җәйгегә алыштырырга өлгергән машина йөртүчеләр өчен сюрприз булды. Аннан зыян күрүчеләр дә табылды...
    794
    1
    1
  • 24 апрель 2018 - 14:36
    Тагын юл-транспорт һәлакәте... Яңгул авылы күперендә КамАЗ юл кырыена төшеп капланган
    569
    0
    1
  • 23 апрель 2018 - 10:51
    Бөрбашта пансионат үз ишекләрен ачар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинны эшлекле сәфәре кысаларында район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Бөрбаш авылында ачылачак «Ярдәм» мөселман пансионаты белән таныштырдылар
    374
    0
    3
  • Балтачта "Тукай көннәре"
  • Рәмис Насыйбуллин истәлегенә үткәрелгән баскетбол ярышлары
  • Бала күӊеленә ачкыч табучылар
  • Балтачта "Созвездие - Йолдызлык" фестивале талантларны барлый
  • Борнаклар елгасында бәйрәм
  • "Очрашуларны көтеп торабыз,әти-әни һөнәреннән үрнәк алабыз"
  • Йолдызлар “Йолдызлык”ка әзер
  • Балтач газчылары туган якка мәдхия җырлады
  • Балтач бистәсендә ярминкә
  • Пыжмара мәктәбе 100 еллыгын билгеләп үтте
  • ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Чапшар күпфункцияле үзәгенндә булды
  • Балтач район Советының егерменче утырышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Тимерхан улы Борһанов катнаша
  • Район хуҗалыкларында үтә торган хисап җыелышларының чираттагысы "Уңыш"та булды
  • Балтачта 15 февральдә әфганчы-интернационалистлар көне билгеләп үтелде
  • "Татарстан чаңгы юллары"нда балтачлылар да зур активлык күрсәтте
  • "Смәел" җәмгыятендә эшләүчеләр 2017 елда башкарган эшләренә анализ ясарга җыелды...
  • Бүген “Кама” күмәк хуҗалыгында отчет-сайлау җыелышы булып узды. Анда районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашты
  • “Каймак-Тау”да онытылмаслык бәйрәм үтте
  • Көшкәтбашта февральдә дә чәчәкләр ата
  • Балтачның “Ак калфак”чылары быел кәсепчеләрне барлау эшенә керешә
  • Ветеран чик сакчылары Казан шәһәрендә хәрби-спорт темасына багышланган чарада катнаштылар
  • Кечкенә йолдызларыбыз "Йолдызлык"та сынала
  • Бассейн ачылды! Уррра!!!
  • Балтачта Бассейн ачылу тантанасы
  • Кариле китабын тәкъдим итү кичәсе
  • Балтачтагы "Дулкын" бассейны
  • Республиканың "Наз" хәйрия фонды Балтачның бертөркем баласына "Яңа ел тамашасы" бүләк итте
  • Балтачта җитәкчеләр ярышты
  • Район башлыгы Рамил Нотфуллин призына үткән көрәш ярышлары (1көн)
  • Норма урта мәктәбенең 100 еллык юбилей кичәсе
Ночной режим