Хезмәт

Бир кулыңны, әйдә, бергә китик...

Сөю- мәхәббәт дигән иң бөек хисләрнең шаһитләре булдык...

Куптән түгел Смәел мәдәният йортында “Пар балдаклар-пар канатлар!” дигән кичә узды. Ул көнне тамашачы 45, 50, 55, 60 ел бергә кулны -кулга тотышып гомер иткән парларның,сөю- мәхәббәт дигән иң бөек хисләрнең шаһитләре булды.

Фәйзрахманова Рәйсә Нәби кызы 1937 нче елның 6нчы гыйнварында туган. Әтисе сугышта үлгән. 5 бала белән тол калган әнисе Мәдинәгөл апага тормышны үзенә җигелеп тартырга кала. Шуның өчен Рәйсә апа 7класс тәмамлагач, колхоз эшенә йөри башлый. Урманга утын кисәргә йөрткән чакларын бик ачынып искә ала ул. 1958 нче елда авыл егетенә кияүгә чыга. Пенсиягә чыкканчыга кадәр колхоз фермасында эшли. Башта сыерлар сава, аннан соң дуңгызлар карарга күчерелә.

Эшен җиренә җиткереп үти. Шуның өчен күп кенә мактау кәгазьләре ала, карточкасы Мактау тактасыннан төшми. Эшләгән дәвердә төрле Мактау кәгазьләренә лаек була. Бугенге көндә Рәйсә апаның бердәнбер туган энекәше Рәкыйп абый гына исән. Ул Малмыж шәһәрендә гомер кичерә.

Фәйзрахманов Миннерәфыйк Фәйзрахман улы 1932 елның 18 декабрендә колхозчы гаиләсендә туа. 1940 нчы елда укырга кергән. Ләкин ул мәктәпне тәмамлый алмаган, чөнки  балачагы бик авыр елларга туры килгән. Әтисен сугышка озатканда әнисе 4 бала белән һәм бишенчегә авырлы булып калган. 1941 нче елда авырып энесе, ә 1943 нче елда әтисе үлгән. Гаиләдә бер генә ир-егет булганлыктан, тормыш авырлыгын җигелеп тартырга, әнисенә терәк булырга туры килгән аңа. Гәүдәгә кечкенә булса да, 7 классны тәмамлагач, колхозда ат җиккән ул.

1953-1956 нчы елларда Армия сафларында хезмәт иткән. Туган авылына кайтып үзе кирпечтән тегермән салган һәм озак еллар шунда эшләгән. 1958 нче елда өйләнеп, үз гаиләсен корган. Бер-бер артлы 4 кызлары туган. Балаларын кеше итү өчен күп көч куйдылар алар. Барысын да югары белемле иттеләр. Ул чорларда мәҗбүри колхоз фермасында 2 ел эшләргә, аннан соң гына укырга китәргә була иде. Шуның өчен Миннерәфыйк абыйны эшеннән алып, печән һәм ашлыктан мәхрүм итәләр. Ә ул шул вакытта беркемгә үпкәләми, сынмый, сыгылмый.

Умарталар тота, балта эшенә йөри, мичләр чыгара, кибет һәм мәктәп салуда да үзеннән зур көч кертә. Бер эштән дә курыкмый торган кеше була. Һәр эшне җиренә җиткереп башкара. Шуның өчен аны һәркем ярата, хөрмәт итә, киңәшләр сорый. Бүгенге көндә ул Рәйсә апа белән бәхетле картлык кичерә, балаларының һәм оныкларының игелеген күреп яши бирәләр.

55 ел бергә гомер кичеруләрен билгеләп үтүче  янә бер пар – Заһидуллин Равил абый һәм

Фатыйхабану апа. Фатыйбану апа 1940 елның 29 июнендә Балтач районы Алан авылында туган. Кузе авыртып киту сәбәпле ул 6 класс кына белем ала ала. Бу ханым бер эштәндә курка торган кеше булмый. Шуңа курә анын хезмәт стажы 41 ел. Фатыйхабану апа 15 яшеннән фермага эшкә кергән. Башта сарык фермасында эшләсә, аннан дуңгызлар карарга кучә. Эшләу дәверендә купләгән мактау грамоталары, хезмәт ветераны исеме бирелә.

Ә Равиль абый безнең 1938 елның 25 октяберендә Балтач районы Смәел авылында туа. Әнисе Золәйха апа Нөнәгәр авылыныкы була, ә әтисе Захидулла абый сугышта вафат була. Равил абый колхозда төрле эшләрдә эшли. 18 ел кочегар хезмәтен башкара һәм 46 ел хезмәт стажы белән лаеклы ялга китә.

Равил абый- Фатыйхабану апа 1965 елның 15 июнендә өйләнешәләр. Аларның 5 балалары туа. Хәзерге вакытта аларның 11 оныклары, 13 оныкчыклары бар. Бу алар өчен бик зур шатлык һәм соенеч.

Сәхнә түренә Фаварис абый белән  Гөлсем апа күтәрелә

 Гөлсем апа 1947 елда Казахстанның Актубә өлкәсе Җәйрән дигән поселогында дөньяга килгән. Әтисе пленда булган, шунлыктан аңа авылда яшәргә ярамаган алар аннан чыгып киткәннәр. Гөлсем апага 4 яшь булганда

әтисенең туган ягына Арча районы Шурабаш авылына гомер кичергә кайтканнар. Ул анда 8 класска кадәр укый, аннан Арча көллиятенә укытучы хөнәрен сайлап укырга керә. 1966 елда укуын тәмамлап направление белән 2 елга дип Смәел авылына эшкә килә. Гөлсем апа мина менә мондый сузләр сәйләде: “Ул вакытта авыл башыннан килеп кергәндә каршыда кап-кара булып зират тора иде. Беренче тапкыр кургәндә бу авыл мина шундый караңгы булып куренде. 2 ел мин бу авылда ничек эшләрмен микән дип кайгырган идем, менә хәзер 52 ел гомер утте дә китте.”- ди Гөлсем апа. Шушы чибәр ханым Смәел авылын бик яратып яши, эшен бик яратып башкара. Гөлсем апаның бугенге көндә хезмәт кенәгәсен ачып карасак анда бер печать сугылган. 1966 елда Нөнәгәр авылыннан килеп укыткан Гаязетдин абый урынына математика укытучысы булып эшләргә килгән Гөлсем ханым бутән бер җиргәдә эшкә бармый. Шушы авылда калып бөтен көчен балаларга багышлый. Доресен әйкәндә уз эшенең остазы була. 2002 елда Татарстан президенты указы нигезендә Хезмәт ветераны һәм медале бирелә.

Фаварис абый белән танышулары менә болаерак: Гөлсем апа авылга Рүзилә апа белән бергә эшкә кайталар. Рузилә апа беренчеләрдән булып Габдерәуф абыйга кияугә чыга. Бәрәнге вакыты, Рузилә апа Гөлсем апаны бәрәңге казырга чакыра. Эш беткәч, чәйләр эчкәннән соң бергәләп карточкалар карарга утыралар. Шунда Габдерәуф абый мактый мактый Фаварис абыйны фотодан курсәтә. Ул фотода Мансур абый, Габдерәуф абый, Фаварис абый тошкән булалар. Шул вакытта Гөлсем апа да аптырап калмаган “ Ярар алайса бик аның хәтле мактагач, бу егет минеке булыр” дип әйтеп куйган. Ходайның Амин дигән чорына туры килеп Гөлсем апа белән Фаварис абый кавышып тормыш корып җибәрәләр. Аларның менә шулай кавышып бергә гомер итә башлауларына быел 50 ел булды.

Ә Фарис Мөхәммәтгали улы 1941 нче елның 15 августында, элеккеге Чепья авылында игенче гаиләсендә туа. Ул 1949 нчы елда Смәел җидееллык мәктәбенең 1 нче сыйныфына укырга керә һәм аны 1956 елны тәмамлый. Аннан соң Янгул урта мәктәбендә укып, 1959 нчы елда тәмәмлап, өлгергәнлек аттестаты ала.

Урта мәктәпне тәмамлап, бер ел Шаумян исемендәге колхозда төрле эшләрдә эшләгәч , 1960 нчы елда аны колхоз идарәсе юлламасы белән колхоз стипендиаты итеп, Казан авыл хуҗалыгы институтының аграномия булегенә укырга җибәрәләр. Институтны тәмамлап галим-аграном белгечлеге алып чыга. 1965 елда интитут тәмамлап авылга кайткач, колхозның баш аграномы итеп билгеләнә. 1978 елда партия оешмасы секретаре итеп сайлана. 1991 елдан соң тәрбия эшләре буенча колхоз рәисе урынбасары, хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы буенча инженер вазыйфаларын башкара. 1997 нче елда кабат баш агроном вазыйфасына билгеләнеп, бу эштә 2004 елга кадәр эшли. Эшләү дәверендә фидакәр хезмәте өчен куп санлы мактау таныклыкларына, рәхмәт хатларына, медальләргә ия булды. 2001 елда Фаварис абыйга Татарстан республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгының мактау таныклыгы, 2003 елда “Россия Федерациясенең атказанган агрономы” исеме һәм шулай ук 2001 елда Татарстан президенты указы нигезендә Хезмәт ветераны исеме бирелә. 2004 елда лаеклы ялга китә.

Фаварис Галиевка шигьри илхам соң килә. Ул 40 яше узганнан соң шигырьләр, җырлар яза башлый, аларны авылда, районда үткәрелгән мәдәни чараларга тәгьдим итә, узе дә башкара. Узган гасырның сиксәненче елларыннан башлап аның шигырьләре районның, Республиканың төрле газета –журналларында урын ала башлый. Фаварис Галиевның шигьри иҗатының куркәм нәтиҗәсе- аның “Көзге яшьнәу” исемле шигырьләр китабы. 543 битле бу китап 2011 нче елда Казан шәһәренең “Сүз” нәшрияте тарафыннан нәшер ителеп, дөньяга чыгарыла. Шул ук “ Суз” нәшрият тарафыннан 2017 елда аның 240 битле “ Фаваризмнар” исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыкты.

Фаварис абый белән Гөлсем апа 2 ул, 2 кыз тәрбияләп устереп, бугенге көндә

50 ел тату гомер итуче парлар – Гәбделбәр абый белән Гөлфарый апа.

Гөлфарый Габдрахман кызы 1947 елның 8 январендә Смәел авылында, Габдрахман белән Хәнузә гаиләсендә ин олы бала булып туа, аннан соң бер энесе, биш сеңлесе туа. Гөлфарый апа 1962 елда 8 классны тәмамлый. Шуннан

сон тавык- чеби фермасына эшкә керә. Аннан ясалма сөт ясауда хезмәт куя. 1964 елларда сарык фермасында эшли. 1966 елдан башлап дуңгыз фермасында эшен дәвам итә һәм шуннан лаеклы ялга китә.

Ә Габделбәр абыйга килгәндә ул 1940 елның 3 июнендә Балтач районы Смәел авылында Гариф белән Хәтирә гаиләсендә бердәнбер ир бала булып якты дөньяга аваз сала. Әтисе, Габделбәр абыйга 1 яшь тулып китүгә Бөек Ватан сугышында һәлак була. Әнисе Хәтирә апа бик эшчән, тырыш хатын була. Габделбәр абыйны ялгызы гына тәрбияләп үстерә. Габделбәр абый 4 класс белем ала. 1957 елларда тана көтуе көтә башлый. 1958 елдан башлап 6 ел сарык көтүе көтә. Аннан хуҗалык көтүендә эшли. 1970 елдан башлап 1985 елга кадәр дуңгыз фермасында эшен дәвам итә. 1985 елдан Миннерафыйк абый белән 6 ел тегермәндә эшли. 1991 елдан колхозда төрле эштә йөри.1999 елдан башлап сыер фермасында каравылчы эшен башкара һәм 2000 елда лаеклы ялга чыга. Әмма Габделбәр абый 2002 елга кадәр шушы эшен дәвам итә. Бугенге көндә Габделбәр абый авыл зиратын карап тора. Ул бу эшне 20ел башкара инде.

Габделбәр абый белән Гөлфарый апаларның бергә тормыш корып җибәргәннәренә быел 50 ел була. Алар 1968 елның 14 июнь аенда никах укыталар. Алар өйләнешкән елларда хәзерге еллардагы кебек зур чыгымнар тотып купшы туйлар уткәрмәсәләрдә, бер-берсен хөрмәт итеп бик матур яшиләр. Гөлфарый апаның йөрәге әрнеп миңа сөйләгән сузләре...

...“Тормыш иптәшем Габделбәргә сугыш, ачлык, ятимлек газапларын бик иртә курергә туры килә. Гәрчә аның әтисе алдагы сугышлардан бик каты яраланып, сугышка яраксыз дигән документлар белән кайтсада, бер бик тә дәрәҗәле кеше урынына аны кабат сугышка җибәрәләр. Бу турындагы чынбарлыкны ул узе гаилә корып яши башлагач кына белә. Габделбәргә 1 яшь булганда аның әтисенең улгән хәбәре килә. Үз гомерендә әтисе булып та, бер мәртәбә дә әти дип тә алмаган шушы гөнахысыз сабыйның куз яше тошкәнме, теге дәрәҗәле кеше өйләнеп тормыш корсада балалары булмый. Габделбәр әнисе белән бик авыр тормыш та усә, ачлыктан шешенеп бер телем ипи ашарга тилмереп яшиләр. Иртә яздан басудан черек бәрәңге җыеп, алабута, кычыткан ише ашарга яраклы үләннәрне җыеп ашый идек, шуның белән исән калдык Аллага шокер – дип әйтә торган була Габделбәр абый. Габделбәргә кияүгә чыгасымны белгәч , әти мәрхүмгә бер дусты әйткән, шул мескен Хәтирә малаена кызыңны бирәсенмени дигәч, әти әйткән, егетнең ярлысы булмый, кулыннан эш килсен дигән. Чынлап та әтием бик белеп әйткән бу сузләрне. Габделбәрнең кулыннан килмәгән бер эше дә юк. Бөтен эшне җиренә җиткереп, чын кунелдән эшли.” дип сөйләп җибәрде Гөлфарый апа. Бу ханым бу сузләрне тәккә генә әйтми бит, чонки ул узенең 50 ел гомер иткән тормыш иптәшенең тормыш юлларын кызганып сөйли.

Габделбәр абый-Голфарый апа икеседә 41 ел колхозда эшлиләр. Бергә-бергә тигез тормыш итеп 2 кыз 1 малай устерәләр. Бугенге көндә балалары ботенесе дә уз тормышлары белән көн итәләр. Аларның бугенге көндә 8 оныклары бар. Әби-бабай шуларга куанып бугенге көндә матур гына яшәп яталар.

45 ел иңне- ингә куеп тигез гомер кичергән Минсур абый белән Фәния  апа. Фәния апа 1950 елның 29 мартында Смәел авылында дөньяга килә. 8 класс белем алганнан соң колхозга сыер фермасына эшкә төшә һәм лаеклы ялга киткәнче фермада эшли. Минсур абыйга килгәндә ул 1949 елның 2 июнендә Смәел авылында туа. 8 класс белем ала. Башта колхозда бригадир, тракторист хөнәрләрен узләштерсә, 1980 елдан Минсур абый завферма булып эшләп

шуннан лаеклы ялга китә. Минсур абыйга ВДНХ ның көмеш медале, СССРның “За трудовую доблесть» медале, һәм куп кенә грамоталар мактау хатлары бирәләр. Ә Фәния апа исә “ Ана даны” медале иясе. Алар икеседә “Хезмәт ветераннары”. Фәния апа белән Минсур абыйның яшьлек елларына әйләнеп кайтсак менә болаерак. Алар матур гына итеп 5 очрашып йөргәннән соң гаилә корып яши башлыйлар. Бугенге көндә аларның 5 кызлары, 5 кияве һәм 12 оныклары бар. Фәния апа- Нәгыймә апага тырыш килен, Минсур абыйга тугры хатын, кызларына һәм оныкларына урнәк әни-дәу әни булып гомер итеп ята. Фәния апа эшендә яратып җиренә җиткереп башкарган, шул вакытта мәдәният өлкәсендә дә куп көчен куйган изге җанлы кеше ул.

Әнә шулай, авылыбызда яшьләргә үрнәк  булырдай парларыбыз бик күп. Озын гомер телик аларга.

Фәйрүзә Гайнанова,

Смәел мәдәният йорты мөдире.

автор фотолары

Теги: кичә
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: