Хезмәт

Борнак авылы яшүсмерләре китапханәгә эзне суытмый (фото)

Борнак авыл китапханәсендә укучылар белән бер-бер артлы чаралар булып кына тора. Кыскасы, китапханәдән китап укучылар өзелми, яшүсмерләр, яшь егет-кызлар да эзне суытмый.

1 апрель көнне «Язны сәламли кошлар" исемле кичә булып узган. Кичәдә кошларга багышланган күргәзмә белән танышканнар, кошларга багышланган шигырьләр укыганнар. Викториналар уздыру кичәне тагын да баетып җибәргән. Ә 2 апрель көнне яшьләр белән "Омтылсаң яңалыкка, рәхим ит матбугатка" исемле әңгәмә үткәрелгән. Китапханәгә килгән газета-журналлар белән танышканнар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар тапканнар.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: