Хезмәт

Бөрбаштан Кыргызстанга

Бүген Бөрбаш авылы клубында шушы авыл кешеләренеӊ 1928 елның 12 декабрьдә ерак Шекер дигән кыргыз авылында туган Чынгыз Айтматов белән нәсел җепләре тоташуын фикерләргә мөмкинлек булачак.

Татар һәм кыргыз милләтләре арасында күпер салучы, ике телдә, кыргыз һәм рус телләрендә классик әсәрләр иҗат итүче язучы Чынгыз Айтматовныӊ тапкан, баккан әнисе Нәгыймә Гәбделвәлиева.

Дөньякүләм мәшһур язучы Чынгыз Айтматов барлык кичерешләрен, халыкларның һәм аерым шәхесләрнең аянычлы язмышын үзенең әсәрләрендә сүрәтли. Ул гомере буе татар халкына олы хөрмәтле булуын яшерми, әнисенә булган олы хисләрен саклый.

Бөек әдипнең әнисе ягыннан билгеле булган ерак бабасы нәкъ Бөрбаштан икәне күптән билгеле. Бөрбашлылар зиратта 1675 елда җирләнгән, тормыш җебе Чынгыз Айтматовка барып тоташкан, Туктаргали бабайның кабер ташын кадерләп саклыйлар. Туктаргалинең 2 улы, Бөрбаш авылыннан күчеп китеп, данлыклы Мәчкәрә авылына нигез салучылар булып тора.

Фәүзия Бәйрамова үзенеӊ «Ана» романында Кукмара авылы Мәчкәрәне дә тасвирлап китә.

Бүген Бөрбаш авылында яшәүче 80ләп гаиләнең җеп башы Туктаргали бабайга барып тоташа, алар 9 нчы һәм 10 нчы буын булып гомер кичерәләр.

Фәүзия ханымныӊ «Ана» китабын тәкъдим итү кичәсе Бөрбаш мәдәният йортында, кичке сәгать 6да. Килегез, күрегез, сорауларыгызны бирерсез!

Фотолар Кукмарада урнашкан «Туган якны өйрәнү» музеенда төшерелде

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: