Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чепья авылы беренче урынны яулады. Котлыйбыз!

Котлыйбыз!

Кичә кич бик матур бәйрәм булуы турында хәбәр иттек. Тырыш та инде безнең райондашлар, сәләтле, уңган-булган. Менә шушындый чараларда күренә инде район сулышы, аның тырыш халкы.

Район башкарма комитеты җитәкчелегендә, аның инициативасы белән башланган «Шушма моңнары» проекты йомгаклау этабын матур гына үтеп, җиңүчеләрне дә игълан итте.

1 урынны Чепья авыл җирлеге алды һәм 80000 сум күләмендә акчалата сертификат белән бүләкләнде. 2 урын Яңгул, Субаш җирлекләренә (60000 сум), 3 урын Сосна, Нөнәгәр (40000 сум) җирлекләренә бирелде.

Милли рухлы һөнәрчеләр дигән номинациягә Салавыч (10000), Бөрбаш (10000), Урта Көшкәт (10000), Смәил (1000) җирлекләре лаек булды. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев