Хезмәт

Чарасызлар (хикәя)

- Йә, ничек, ул-бу сизелмиме? Әйбәтләп карадыңмы? - Гомер гомерләгән картын яңа гына разведкадан кайткан солдаттай каршы алды Фаһирә. Тик Гарифы телгә килгәнче үк инде җавапның нинди буласын тәгаен белгән иде. Күңелендәге бөтен кичереше картының йөзенә язылган иде шул. Алай да, аның җавабын ишетмичә, кабат сораулар бирмәскә булды.

- Юк шул. Берни сизелми. Алар күрмәсен дип, абзар тәрәзәсеннән үрелә-үрелә күпме гомер карап тордым - киленнең керфек бөртеге дә селкенми. Ә менә Дамирның өмете юк түгел бугай. Берничә тапкыр күзләрен тутырып-тутырып карап алгандай булды.
- Менә монысы шәп яңалык бит, атасы. Ничә айлар тырышуыбыз юкка булмады, димәк. Болай булса, бер чәйләп алыйк та, мин Хәдичә ахирәткә кереп чыгам. Аның да кылларын тартып карыйм әле. Улының ялгыз картаюына ул да бик борчыла ләбаса. Бәлки риза булыр.
Карты алып кергән яхшы хәбәрдән ничектер җилкенеп киткән Фаһирә, яшьләрчә җиңеллек белән өстәл хәзерләде. Шул арада мунчаларын сайдинг белән тышлаучы Дамирны һәм аңа булышып йөрүче киленнәре Рәзинәне чәйгә дә дәште.
Дамир күрше егете иде. Уллары Ренат өйдән чыгып киткәннән бирле хуҗалыктагы бөтен ир-ат эшен шул тартып бара. Гариф үзе шактый картайды шул. Әле болай ук түгел иде. Бердәнбер уллары хәсрәтеннән икесе дә бик бетерештеләр. Егылып үлмәгәннәренә рәхмәт, һич уйламаганда улларының җиләк кебек хатынын, инде буй җитеп килә торган ике кызын ташлап, өч балалы яшь хатынга китеп баруы аяз көнне яшен сугуга тиң булды шул. Кыңгыр хәбәре дә ишетелмәгән көе бит... Исерек булса, ялкау булса, адәм актыгы булса, бер хәл. Егерме ел яшәп, киленнәре белән сүзгә дә килешкәннәре булмады бит. Эшен дә эшләде, гаиләсен дә кайгыртты... Әти-әнисенә дә бик игътибарлы булды. Кырык яшькә җитеп, тел очына алып искә төшерердәй бер борчу китермәгән бала ничек шулай эшли алды - бу кадәресен ни Гариф, ни Фаһирә аңлый алмый иде. Ул мескен Рәзинә, кызлары ниләр уйлагандыр, ниләр кичергәндер? Олыларга берни сиздермәделәр тагын. Берни булмагандай яшәргә тырыштылар. Тик барысы да күңелдән генә Ренатның кайтуын көтә, ышана иде.
- Шул хатынга китсәң, башка күземә күренәсе булма, син минем улым түгел, - дигән Гариф та, кайчан кайтып керсә дә, улын кабул итәргә, гафу итәргә әзер булса да, юк, кайтмады Ренатлары. Кайту түгел, телефоннан да берсенең-бер хәлен белмәде. Юкса, җир читендә түгел, янәшәдәге авылга гына барып урнашты.
Менә шул хәсрәтле көннән бирле, биш ел инде, мәрхәмәтле Дамир аларга Ренатны алыштырды. Кечкенәдән дус иде алар. Араларында ике яшь аерма булса да, балачактан гел бергә булдылар. Шуңа күрә бу гаиләгә ярдәм итүне шулай тиеш дип саный иде егет. Әйткәнне дә көтмәстән, үзе кереп җитә. Эчми, тартмый, вак-төяккә акча да алып тормый. Кыскасы, аның кебек останың күршедә генә булуы картлар бәхетенә иде. Артык тыныч, йомшак холыклы булса да, кулы эшкә ятып тора шул егетнең. Нәрсәгә тотынса, шуны ялт иттерә. Тик менә нишләптер өйләнмәде генә. Юкса, эчеп, урамда аунап яткан чордашлары да, ике кулына бер эш белмәгән булдыксызлар да әллә кайчан башлы-күзле булып, менә дигән балалар үстереп ята. Кыюсызлыгы, артык йомшаклыгы бәласедер инде. Кыюлык ярты бәхет дип тикмәгә генә әйтмиләрдер шул.
Баштарак Дамирга ярдәмгә гел үзе чыккан Гариф, карчыгы белән план корганнан бирле, ягъни ярты еллап, гел сәбәп табып, кулалмашка киленен чыгара торган булды. Дөрес, эшне Дамир үзе белеп эшли, аңа шул тотып торырга, вак-төякне алып бирергә генә кеше кирәк. Карт белән карчык Дамир белән Рәзинәгә эшне табып кына торды. Бергә эшли-эшли якынаеп китмәсләрме, дип көтте. Җиләк кебек вакытында ялгызы сула бит дип, чын ихластан жәлли иде алар киленнәрен. Эзләп-эзләп карадылар да, аңа Дамирдан да кулай кеше юк дип уйладылар. Инде биш ел көттеләр, әти белән әни кешенең өметләре өзелде. Киленнең дә күңелен сүрелдерергә кирәк дигән фикергә килделәр. Шушы нигезгә атлап кергәннән бирле аларга бик мәрхәмәтле булды шул Рәзинәләре, кайбер кеше үз кызыннан да бу кадәр игелек күрмәс. Менә шуңа да үзләре исән вакытта аны башлы- күзле итәселәре килә иде. Дөрес, йортны, уллары чыгып китүгә үк диярлек, киленнәре һәм оныклары исеменә васыять итеп, документлаштырып куйдылар. Мохтаҗлык күрми яшәрлек булсын дип, соңгы елларда йорт-җирне бик ныгыттылар, карадылар. Тик бу дәүләтләр генә ялгызлыкны алыштыра алмый иде шул... Моңа кадәр әле ни Дамирда, ни Рәзинәдә өмет чаткысы күренми иде, ниһаять, бүген Гариф Дамирда үзгәреш сизеп керде әнә. Шуңа күңеле очынып китте Фаһирәнең, үткен күзле иренең ялгышмасына ышана иде ул.
Яшьләр ашап-эчеп чыгып киткәч, ул Хәдичәләргә юл тотты. Читләтеп тормады, турыдан әйтте:
- Үзебез исән чакта киленне ышанычлы кулларга тапшырасы килә. Дамирдан да кулай кеше тапмадык. Картлык көнеңдә син дә килен хезмәте күрерсең. Аның нинди икәнен сөйләп торасы юк. Дөресен генә әйткәндә, аны үзебездән еракка җибәрәсе дә килми... Син нәрсә диярсең? - Күршесенең тикмәгә генә шундый сүзләр сөйләмәсен белгән Хәдичә, кабыргасы белән куелган сорауга шулай ук күңелендәгесен әйтеп калырга ашыкты:
- Рәзинә күк килен турында күптән хыялланым да, ахир. Тик ул сезне ташлап китәр микән, белмим. Телендә һаман да Ренат та Ренат диләр бит... Дамирга риза булыр микән дим.
- Син Дамирың белән сөйләш, без киленне ничек тә... (күңеленә сындырырга дигән сүз килсә дә, Рәзинә турында бу сүз бик каты була дип уйлап), ризалатырга тырышырбыз, - дип өстәде Фаһирә. - Балалар өчен кайгырма, алар ике арада йөрер. Ике йортны бер итеп яшәрбез, Аллаһы боерса.
Хәдичәгә җиңел генә вәгъдә бирсә дә, ничә көннәр Рәзинәгә бу хакта сүз башларга белми изаланды карт белән карчык. Гариф үзем тәвәккәлләп әйтәм дисә дә, Фаһирә аны туктатты. "Я эшне бозып куярсың. Мин аның белән әни кеше буларак сөйләшермен".
Бу сөйләшү бик авыр булды. Кайнана белән килен, кыз белән ана кебек, кочаклаштылар да, елаштылар да - биш ел буе йөрәкләрен әрнетеп торган хәсрәт буасын тәмам үз иркенә җибәрделәр. Ике йөрәктән берьюлы кайнап чыккан бу ут, бу ялкын шулкадәр кайнар иде, биш ел буе эчтә нихәлләр сакланган да, ияләрен нихәлләр яндырып үтермәгән диярлек иде. Уртак сүзләр, уртак хисләр күп сөйләнсә дә, тик Рәзинә азактан: "Мин әле һаман да Ренатның кайтасына ышанам",- дип соңгы ноктаны куйды. Әмма тамчы тама-тама ташны тишә диючеләр хаклы булды, бер яктан Фаһирә белән Гариф, икенче яктан Хәдичә белән Дамир сүз ката торгач, ниһаять, ул никахка ризалашты. Кем белә, бәлки өмете дә өзелгәндер. Сабырлыкның да чиге була ләса.
... - Рәхмәт, газиз бер Аллам! Теләкләремне кабул кылдың. Һич югы киленебез алдында йөзебез агарды. Аны бәхетсез иткән бәндәңне дә без үстерсәк, аны бәхетле итәрдәен дә эзләп таптык... Бәхетләре гомерлек булсын берүк... - Дамир белән Рәзинә никах бүләге итеп биргән намазлык өстендә укыган беренче намазыннан соң әнә шулай дип дога кылды Фаһирә. Һәм калтыранган куллары белән йөзен сыпырганда: "Безне дә онытмасыннар иде", - дип өстәде.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: