Хезмәт

Өченче туй - соңгы туй

Халык телендә аны соңгы туй дип тә йөртәләр. Башка туйлардан аермалы буларак, аны беркем дә көтми. Әмма, теләсәк-теләмәсәк тә, ул булачак, ул көн һәммәбезгә киләчәк.

Байлар-ярлылар арасындагы яшьлек туйлары колачлыгы, купшылыгы белән аерылган кебек, бу туйлар да матурлыкта, күркәмлектә аерыла. Үзең белән бер нәрсә дә алып китәсе булмаса да, мәшәкате-чыгымы ягыннан ул да башкаларыннан әлләни калышмый. Моңсулык, сагыш, юксыну кебек хисләр генә үзгә. Әмма дөньяга килгәнбез, гомер иткәнбез икән (һәрхәлдә, бу сәфәргә шулай "кузгалырга" язсын), без мәңгелек сәфәр турында да уйланырга, соңгы туйга да әзер булырга тиешбез. Иң элек кылган гамәлләребез, изгелек-яхшылык, яшәү рәвешебез белән булса, башкача аталса да, "бирнәбез" белән дә.
Без, яшьрәкләр, бу әйберләргә ничектер саграк карасак (вакыт бар әле, яши генә башладык, янәсе), өлкәннәр өчен инде бу әзерлек мәҗбүрият, күңел тынычлыгы. Үзләренә атап, күпләп тәхлил дә чыга, 41әр тәбарәген дә укып куя алар - багышлыйсы гына кала. Сәдакагә дигән акчасын ваклатып, соңгы юлга озатуга хезмәте кергәннәргә өләшергә дигән кирәк-ярагын әзерләп, язып, хәстәрләп куя. Хәтта чардуганына кадәр ясатып, буяп куючылар бар. Кыскасы, "үзең белән бер нәрсә дә алып барып булмый торган җир"гә "бару" да шактый чыгымлы, синнән соң калганнарга мәшәкатьле сәфәр.
Һәр йортта бер кешелек "бирнә" - үлемтек әйберләре әзер торырга тиеш диеп уйлагангамы, әллә кинәт үлемне дә күргәнгә, яки инде үзе дә 48 яшеннән йөрәк чире белән нык авыргангамы, әби вафатыннан соң ук әни үзенә атап үлемтекләр хәзерләп куйды. Сиксәненче еллар хәсияте белән әле ул чакларда оеклар (аларны Казанга баргач, чират торып, күп итеп алып кайткан идек!), шәлъяулыклар, "каз тәнле" сөлгеләр модада иде. Кәфенлеккә күп итеп марля алып, аны чайкап-киптереп, "сөннәтләп" куйдык. Аларны шәлъяулыкларга төреп, бәйләп, аерым сандыкка тутырдык...
Чоры белән чын бирнә әйберләре генә түгел, үлемтекләр дә искерә икән. Моннан берничә ел элек бу әйберләрнең күбесен "списайть" итеп, яңартырга туры килде. Шәлъяулыкларны ак матур яулыкларга, "каз тәнле" сөлгеләрне - йомшакларына алыштырдык, оекларны бөтенләй алып куйдык. Хезмәтләре кергән кешеләргә атап, дүртәр-бишәр метрлы берсеннән-берсе матур, чуар ситсылар тәгаенләдек. Сандыгын исә бөтенләй мунча верандасына ук "озаттык"...
Барысын да әле кичә генә тәртипләгән идек кебек. Баксаң, тагын унбиш елдан артык вакыт үткән. Берәр кеше вафат булган дигән хәбәрне ишетү белән әни һаман бер үк сүзләрне кабатлый: "Үлемтек әйберләрне бер тәртипләрбез әле, кызым!" Ә минем, нигәдер, бу юлы йөрәгем җитми: ярар, ярар дип җаваплыйм да, суза киләм. Ниһаять, апалар белән бергә тәвәккәлләдек.
Төргәкләрне чишкән саен мин аптырап, әнигә карыйм: "Бик әйбәт әйберләр әзерләгән идек бит!" Ул эндәшми. Безнең бер-бер артлы "списайть" иткән әйберләрне жәлләп, хәлдән тайганга охшаган. "Әле ярый беребез дә үлмәгән!"- дип шаяртам, аптырагач. Баксаң, безнең "бик әйбәт" итеп әзерләгән әйберләребезнең берсе дә бүгенге көнгә, бүгенге таләпләргә туры килми икән инде! Бүген безнең якларда беркемне дә марляга төрмиләр, кәфенлекне тегеп тә газапланмыйлар - киң ак ситсыны кирәгенчә кисеп, текмичә генә төрәләр. Бу үзгәрешне ишеткәч, андый ситсыны алып куйган идек, куюын. Әйткәнемчә, шуннан башка бер генә әйбер дә бүгенге таләпләргә туры килми булып чыкты.
Әй, нигә аптырыйсың, хәзер әйбер әзерләп азапланасы юк, кибеттә бар нәрсә дә бар, акчаңны әзерләп куйсаң, шул җитә диючеләр дә булыр. Андыйларга әле күптән түгел генә кайнанасын соңгы юлга озаткан апамның фикерләрен әйтәсем килә. "Әни бөтен әйберсен чорына туры китереп, тәртипләп, исемләп язып, чемоданга тутырып куйган иде. Ул чакта шулкадәр каушыйсың икән, әзер әйберне тиешенчә өләшә алсаң да, бик рәхмәт!"
Кайберәүләр үлемтек әйберләр әзерләүне, ничектер, үлем көтеп утыру, үлем чакыру кебек кабул итә. Гәрчә, безнең мисалда гына да алай түгеллеккә инанып була. Без дә бүгенге таләпләргә туры китереп, барысын кабат тәртипләп куйдык. Әнинең дә җаны тынычланды, безгә дә рәхәт булып калды. "Әле бергә-бергә яшик, бу әйберләрнең дә "срогы" чыксын, тагын алыштырырбыз", - диештек.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: