Хезмәт

Чепьяда Тукайны искә алалар

Бөтен җиһан, татар иле быел Габдулла Тукайның 130 еллыгын билгеләп үтә. Бу уңайдан Чепья авылының балалар һәм зурлар китапханәләрендә дә һәртөрле чаралар үткәрелеп торыла.

Менә апрельнең 16сыннан 26сына кадәр "Тукай укулары" оештырылды. Шушы көннәрдә китапханәләргә килгән һәркем Тукайга багышланган китап күргәзмәләре янында шагыйрьнең әсәрләрен кычкырып укыйлар, видеога төшәләр.
Әле 22 апрель көнне үтәчәк "Китаплар илендә бер төн" дип исемләнгән библиотөндә дә үткәреләчәк чараларның берсе Тукай турында булачак.
Китапханәләребездә һәркемне көтеп калабыз!, дип хәбәр итәләр Чепья китапханәчеләре.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: