Хезмәт

Чит җирләргә барып чыгып, андагы кешеләрнең ничек яшәгәнен беләсең килсә... (+фото)

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр, Күңелдә йоклаган дәртне уятыр. …Габдулла Тукай

Чит җирләргә барып чыгып, андагы кешеләрнең ничек яшәгәнен беләсең килсә, театрын барып күр, дип өйрәтә әби-бабаларыбыз. Чөнки театр ул- тормыш, театр ул-яшәеш.Театр ул - искиткеч могҗиза. Чынбарлык агымы – сәхнәдә. Сәхнәдә, кечкенәгенәбулса да, роль уйнарга хыялланмаган кеше юктыр. Уйлап карасак, тормышта без, билгесез режиссер язган пьесада, үзебезнең рольләрне башкарабыз бит... Театр ул -һәрвакыт табышмак, көтелмәгән хәлләр, могҗизалар. Театр сәнгатен дөньяга китерү, үстерү һәм гасырлар буе яшәтү ул – бөтен халык эше.

Театрның бүгенге торышы турында язар алдыннан аның үткәнен белү бик мөһим дип саныйм. Театр тарихына күз салсак, аның бай тарихы, матур традицияләре бар. Ул күп тармаклы зур дәрьяны хәтерләтә. Дәрья башы бик борынгы заманнарга барып тоташа. Милли театрның беренче яралгылары халык уеннарында, җыен, сабантуй кебек бәйрәмнәрдә, туй йолаларында күренә. Заманнар үтү белән, билгеле бер тарихи шартларга бәйле рәвештә, профессиональ театр мәйданга килә.

1905 нче елгы беренче Россия революциясе нәтиҗәсендә тормышка аша. «Сәйяр», «Нур», «Ширкәт» һәм башка профессиональ труппалар оеша. Төрле шәһәрләрдә һәвәскәрлек хәрәкәте көчәя. Татар театры Петербург, Мәскәү, Идел буе, Урал, Урта Азия һәм башка төбәкләргә җәелеп, тармакланып үсеп китә.1906 елның 22 декабре тарихка татар театрының туган көне булып кереп калган. Бу көнне  Казанның Горький урамындагы 3нче йортында урнашкан Яңа клубта киң катлаут амашачылар өчен ярлы студентлар файдасына беренче мәртәбә татарча ачык спектакль күрсәтелә. Букичтәсәхнәдә «Кызганыч бала» драмасыһәм «Гыйшык бәласе» комедиясеуйнала.   

          Профессиональ татар театры труппасын оештыручы булып Оренбург шәһәреннән укытучы, күпкырлы талант иясе Ильяс Кудашев-Ашказарский санала. А.Островскийәсәре буенча үзе тәрҗемә иткән “Наданлы килә галимлек” пьесасын сәхнәләштереп, бу труппа Россия буйлап беренче гастрольгә чыга. Шунда бу иҗат төркеменә үзе исән вакытта ук “татар театрының атасы” дип аталган Габдулла Кариев килә һәм соңрак аның җитәкчесенә әйләнә. “Сәйяр” ягъни “күчеп йөрүче йолдыз” исемен алган татар театры үзенең беренче адымнан башлап халыкны мәгърифәткә, яктылыкка өндәүче, сәнгатьучагы була.   1926 елда театрга “Академия”, ә 1939 елда Галиәсгар Камал исеме бирелә.

Реклама

         Хәзерге заманнан аермалы буларак, элегрәк  театрга йөрү, театр карау киң колач җәйгән. Гаджет, телефон, компьютер һәм башка технологияләр үсеш кичергән хәзерге заманда театр – күп яшьләр өчен ял итү урыны түгел. Әлеге сәнгать төренең яңадан популярлашуы өчен ниләр эшләп була  икән? Минем уйлавымча, без үзебезнең җитәкчелеккә, дәүләткә мөрәҗәгать итәргә тиешбез дип саныйм.2019нчы ел Россиядә “Театр елы” дип игълан ителде. Россия президенты  юкка гына бу елны “Театр елы” итеп сайламаган, чөнкитеатр – һәрбер илнең горурлыгы булды һәм булачак та. Шуңа күрә театрны үстерү, популярлаштыру – дәүләтнең мөһим бурычларының берсе дип саныйм.Бөек шагыйребез Габдулла Тукай  да : “Театр – безнең киләчәк көннәребез өчен файдалы вә өметле бер нәрсә” дип яза.Әлбәттә, театр өлкәсендәге мәсьәләләрне бер ел эчендә генә хәл итеп булмыйдыр, минемчә. Шулай да президентның указы ярдәмендә театр үсешенең алгоритмы, планы булдырылачак.Ә бу исә, үз чиратында, тетрның алга китүенә мөмкинлек бирәчәк.

Театр өлкәсендәге мәсьәләләр аның популярлашып китүенә зур киртә булып тора. Мондый мәсьәләләр арасында,беренчедән,  төпле фикергә килү өчен төгәл хокукый базаның булмавы. Икенчедән, күп театрлар реконструкцияләү һәм капиталь ремонт ясауны сорый. Өченчедән, вакыт бер урында гына тормый, гел алга бара, яңа театраль технология һәм концепцияләр барлыкка килә, ә кайбер театрларның моның өчен материаль –техник базасы, ә күп театрларның белгечләрне ( режиссер, сценарийлар куючы, художниклар һ.б) чакыру өчен  финанс һәм социаль мөмкинлекләре юк.

Шулай ук без, яшь буын театр үсешенә аның популярлашуына үз көчебезне кертергә тиешбез. Бер үк вакытта рәхәтләнеп көлеп, шул ук вакытта яшьтән мөлдерәмә тулып торган күзләрегезне йомарга куркып, бүгенге җәмгыятьтә барган вәзгыятьне йөрәгегез аша кичереп, яшәеш, тормыш – көнкүрешегез турында уйланганыгыз бармы сезнең?Әгәр дә рәхәтләнеп ял итеп кенә калмыйча, яшәү рәвешегезнең дөресме-юкмы икәнлеген аңлап, нәтиҗә ясарга, тормыш кыйммәтләренең асылына төшенергә теләсәгез, театрга барырга кирәк . Үч, ачу-нәфрәт, мәхәббәт кебек төшенчәләр һәрберебезгә таныш. Әмма алар геройлар язмышы, сәхнә уены аша күрсәтелгәндә бөтенләй икенче төсмер ала икән. Язучыбыз  М. Мәһдиев тә :“Ач яшәп булмаган шикелле, театрсыз да яшәп булмый” дигән бит.

Театр – милләт язмышының һич тутыкмас көзгесе ул. Бик күп еллар дәвамында татар милләтенең рухын, милли үзенчәлеген, телен, әхлагын саклап һәм үстереп, безне бербөтен халык итеп тотучы татар театры һичшиксез, олы ихтирамга, чиксез мәхәббәткә лаек. Безнең халык китаплы һәм театрлы халык бит ул. Һәр кешенең җанында театрга карата булган мәхәббәт яши. Шуңа күрә халкыбызның йөзе булып яшәп килгән театрыбыз киләчәктә дә чәчәк атар, дип өметләнеп калам. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: