Хезмәт

Әдипнең гомер китабы

Якташыбыз, әдәбият, шигърият һәм җыр сөючеләрнең күптән лаеклы ихтирамын яулаган Гарифҗан ага Мөхәммәтшин, сигезенче дистәсенә аяк баскач, кабат «18»енә төшеп, туган авылы Арборның «Урбар» булып йөргән чакларына сәяхәт кылып кайтты бит әле.

Алай гына да түгел, дистәләрчә буын әби-бабаларының да «хәлен белеп» йөргән! Авылга нигез салучыларның әйдаманы Корәйшәнең «нәсел агачындагы» яфраклар санының да очына чыга язган. Ышансак, ышанмасак, якынча өч мең чамасы, ди. Бер ботактагы яфраклар, тәч Мөхәммәтшиннарга тартым икән... Ә «Сәяхәтнамәсен» аерым китап итеп бастырды. Минем кулымда Г. Мөхәммәтшинның өр-яңа «Урбар» китабы.


... Гарифҗан ага бүләк иткән китап менә инде айдан артык кулымнан төшми. Анда тасвирлаган вакыйгаларны кат-кат, кайта-кайта укый-укый фикерләремне компьютер экранына төшерәм. Китаптан алган уй-фикерләрем һәм кайбер үтә кызыклы моментлар белән киң аудиторияле, яраткан газетам укучыларын да таныштырасым килә. «Урбар»ның беренче битен ачып укый башлауга ук әсәрнең өлгереп җиткән олпат әдип, тарихчы-галимнең, фәннең һәр өлкәсеннән хәбәрдар, гаҗәеп оста күпкырлы талант иясенең иҗат җимеше булуы күзгә ташлана. Ул беркемне дә кабатламаган, хәтта үзенең «Энциклопедияләренә язылганнарны да кабатламаска тырышкан. Иң әһәмиятлесе, «табылганны» тапмаган - барысы да үзенең 10-15 ел дәвамында эзләнүләре нәтиҗәсе! Өстәвенә, нәкъ менә Фәридә апа әйтмешли, үзенең һәрбер «табылдыгын» укучыга әдәби матур тел калыбына кертеп җиткерә белгән.

Гарифҗан ага белән аралашкан, аның иҗатына гашыйк, өстәвенә үземнең дә әнием, әбиләрем ягыннан «нәсел җепләрем» авторның туган авылы Арборга барып тоташканга түземсезлек белән көтеп алынган бу китап миндә зур кызыксыну уятты. ...Яхшы хәтерлим, 30-35 ел элек игенчелектә һәм терлекчелектә алдынгы фәнни алымнар, яңа интенсив технологияләр кулланып зур хезмәт нәтиҗәләренә ирешкән Ставрополь краеның Ипатово районы хезмәт-чәннәренең эш алымнарын - «ипатовлылар методын» пропагандалау буенча радио-телевидение, газеталар күп язды, күп сөйләде. Бу төбәк белән «генсек», соңрак илнең беренче Президенты булачак Михаил Горбачев идарә иткән дәвер иде. Эшләрен бөтен илгә үрнәк итеп куярдай нинди булдыклы кешеләр яшәгән соң бу төбәктә? Баксаң, илне иген игәргә, терлек асрарга өйрәтеп яткан, Союз күләмендә дан казанган Ипатово районының иң алдынгы Буденный исемендәге колхозның үзәге Кече Барханчак авылында үзләренең үк ерак бабалары авылның беренче «казыгын кагучылар» сафында булган Арбор дәвамчылары яшәп яткан икән.


...«Ревизия мәгълүматларын өйрәнгәндә 1795 елда 3 гаиләнең (китапта гаилә башлыгының исемнәре һәм гаилә составы бирелгән - Р.Ф.) Кавказ наместничествосына күчеп китүләре күрсәтелә», ди автор. Ә сәбәпләре урынына «качкан», «югалган», «сөрелгән» кебек коры гына аңлатмалар бирелгән, сәбәпләре - табышмак» ди автор. Менә шул бик күп исемнәр артындагы «Ни өчен?» дигән сорауларга җавап эзләргә алына ул. «Җеп очы» республика газеталарының берсендә журналист Марс Тукаевның «Ставропольдә татар утраулары» дигән язмасында табыла. Автор анда Ставрополь шәһәреннән 280 чакрым ераклыктагы кеше яшәми торган далаларында кайчандыр бүгенге Татарстан җиреннән килгән 26 татар гаиләсенең Кече Барханчак исемле авыл нигезләүләре һәм әле дә булса аларның татарлыкларын югалтмыйча яшәп ятуларын белдерә. Гарифҗан ага башта хат аша Кече Барханчак мәктәбе, аның директоры Гөлфинур Хәбибуллина белән элемтәгә керә. Алар киңәше белән Астрахань архивына да сораулар «яудыра».

Тикшеренүләр, җавапларны анализлаудан менә нәрсәләр ачыклана: «Налогларын түли алмаган, бурычка баткан чарасыз гаиләләр күчерелгән икән «җир читенә». Русия императрицасы Екатерина-Ине (Әби патша) махсус указы нигезендә - Русиянең көнчыгыш илләре белән сәүдә итү юлындагы кеше яшәми торган далаларда авыллар төзеп, сәүдә карваннарын юлбасарлардан саклау өчен. Мең төрле газап белән төзегәннәр алар авылны. Кире үз илләренә кайтаруны сорап губернаторга үтенечләр белән дә мөрәҗәгать иткәннәр, качып та караганнар. Иләмсез газаплардан берничә балалары да үлгән. Әмма аларның үтенечләренә колак салучы булмаган, кимсетүләр, рәнҗетүләр көчәйгән генә. Алар барлык газаплануларга түзеп, ниһаять төпләнгәннәр, авыл нигезләгәннәр. Алар янына көнчыгыштан төркемнәр дә килеп кушылганнар. Алар да татарлашканнар».

Реклама

Табылган документлар аша 220 елга якын элек ирексезләнеп туган җиребездән мәхрүм ителгән авылдашларының да шул 26 гаилә арасында булуын ачыклап: «Кеше яшәми торган кыргый далада да менә шундый тормыш алып барган булганнар безнең якташлар!» дип яза автор. Китаптан алган тәэсирләремне язарга керешкәндә кызыклырак булсын дип, сүземне ерак «Ставрополье»дан, ягъни китапның кыл уртасыннан башлаган идем. Үзенең саллы дәлилләре аша автор 1630-1650 елларда, бүгенге Арбор җиренә беренчеләрдән булып, хәзерге Арча районының Мәмсә авылыннан килеп төпләнгән гаиләләрне атый. Килүчеләрнең әйдаманы Корәйшә арборлыларның иң ерак бабаларының берсе. Язмаларда Арбор авылында туып-үскән корәшәйнекеләр нәселеннән сотниклар, старосталар, волость җитәкчеләре чыгуын күрәбез. Ә бөтен татар дөньясына танылган, зур абруйлы шәхес булып җитешкән Үтәгән Уразмәтов Корәйшәнең оныкчыгы булып чыга. Аның бертөркем татар морзалары белән бергәләп, патша Екатерина-11гә экстракт-хат язулары һәм шуның нәтиҗәсе булып, патшаның татарларга карата булган бик күп чикләүләрне, тыюларны юкка чыгаручы Указ чыгаруы гына да безгә, үзенә «исән булса» 300 яшь булачак якташыбызның нинди зур кеше булганлыгын дәлилли.


«Тырышкан табар» дигән күк, Гарифҗан абый Казанда Кытайдан килеп укучы, нәсел «җеп»ләре Арборга тоташкан Ләбибә исемле татар кызын да тапкан, аның белән саф татарча әңгәмә корып, икесенең уртак мәгълүматларын бергә «кушып», кызның ерак бабасы 2 гасыр чамасы элек сәүдә эшләре белән читкә киткән Габдулла Бикмөхәммәт улы булуын ачыклаганнар. Тарих өчен әллә ни зур булмаган, әмма дистәләрчә буын алышынган шушы 4 гасырга якын дәвердә илебез нинди генә фаҗигаләр кичермәсен, боларның барысын да Арбор халкы үз җилкәсе аша уздырган. Без моны мин әйткәнчә коры сүзләр белән генә түгел, китапта билгеле бер эзлеклелектә, документлар, фоторәсемнәр, аларга бирелгән аңлатмалар, берсеннән берсе кызыклы, мавыктыргыч, тетрәндергеч язмаларны укып, үз күзләребез белән күргәндәй күзәтә алабыз.

Күбесен укыганда бугазга төер утыра, йөздән тыелгысыз күз яшьләре ага... Шул ук вакытта, боларның барысын да безнең авыллар да, безнең әби-бабайлар да... безнең башлар да үтте бит дип сызланасың, уйланасың... Әби-бабалар димәктән... «Урбар, Борнагыйле, Сәрдегән, Кариле, Балтач, тәтәләр»... Әле ул чорда колагыма «салавыч» сүзе кергәнме, юкмы, анысын хәтерләмим. Әмма әнә шул минем сабыйлык чорымнан башлап, «кояшы сүнгәнче» әбием мәрхүмәнең теленнән төшмәде үзенең «Урбары, Борнагыйле...». Гомер итә-итә генә аңладым, әбием мескенкәйнең җан авазын. Борнак авылында туган, узган гасыр яшьтәше - әбиемнең (вафатына 35 ел) сабыйлык чорында ук бер-бер артлы әти-әниләре үлеп китәләр. Дөм ятимлектә калган алты бала бүгенге Балтач районының төрле авылларында яшәүче әти-әниләре ягыннан якын туганнарына сыена. «аякка басып» килүче Халик абыйсы Яңгул авылында яшәүче туганнарында атлар карый башлый. Калганнары Балтач, Норма, Кариле авылларындагы якыннары канаты астына керә. Иң кечесе, 6 яшьлек Гарифәбануны (әниемнең әнисе) Сәрдегәндәге Мөфлиха тәтәләре үз куенына ала. «Тәтә» белән әбиемнең әнисе мәрхүмә Гафифәбану - бертуганнар, Чепья арты - Урбар кызлары?

Арбор кызлары ничә авылга таралган! Күрше авыл гына түгел, аралар бик ерак бит! Гомер буе күңелемдә йөрткән сорауга «Урбар»дан җавап табам. «Борынгы чорларда үз авылыңнан кыз алу бик сирәк күренеш булган. Нәселне вакламау, чүпләмәү кануны төгәл үтәлгән! Менә ни өчен кызларыбыз башка авылларга кияүгә киткән, егетләребез кызларны читтән эзләгән. Арбор халкы - башлыча авылыбызга нигез салган берничә кешенең оныклары, дәвамчылары. Безнең халкыбызда бары тик кәеф-сафа коруга гына исәпләнгән бер генә бәйрәм дә юк. Җыеннар, Сабантуйлар шушы изге канунны саклау чарасы булган. Уйланыйк әле, халкыбыз аны да нинди күркәм, тәрбияви бәйрәм итеп сеңдерә белгән яшьләр күңеленә! Ерак бабайла-рыбызның изге әманәте уйландырырга тиеш гаилә корырга теләгән яшьләрне». Әнә шулай «Урбар» китабы үткәннәрнең яманыннан - гыйбрәт, уңаеннан үрнәк алырга, уяу булырга өнди.


Миңа бүләк ителгән әлеге китапның титул битенә автор үзе язган автографта мондый җөмлә бар: «Бу - минем гомер китабым...». Бу сүз күңелемә тиеп, сорау бирергә мәҗбүр булдым. «Мин инде яңадан мондый зур әйберләр яза алмам. Авылым тарихы - «Урбар», әйе, гомер китабым булып калыр...» Җавабың белән килешеп бетмәсәм дә, Гарифҗан ага, язмамны шулай исемлим. Әмма Сезгә Ходайдан хәерле, бәрәкәтле гомер, роман язучыларны сокландырырлык иҗат җәүһәрләре тудырырдай көч һәм илһам бирүен сорыйм. Инде дога кылып, «Ил хуҗаларына миһер-шәфкать бир», дип сораган күк, сезнең шушы өч уникаль, академик хезмәтләрегез район тарихының ике томлылыгы, «Урбар»ыгыз тарихи триологиягезне җөмһүриятебез Фәннәр академиясе диссертация эше буларак кабул итеп, лаеклы бәһа бирсен иде дигән теләктә калам. Милләтебезгә, районыбызга, туган авылына кылган игелекле хезмәтләре өчен барлык якташларым исеменнән Г. Мөхәммәтшинга, китапны дөньяга чыгарырга рухи һәм матди ярдәм иткән киң күңелле авылдашлары Мөхәммәт Гатиятуллинга, булышлыгы кергән һәркемгә олы рәхмәт сүзләре ирештерәм һәм иң изге теләкләремне җиткерәм.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: