Хезмәт

Дәниф югалмаган икән

Заманында Хәния Фәрхи төркемендә җырлаган Дәниф Шәрәфетдинов кабат сәхнәгә кайтты.

Актанышның Киров авылы егете Дәниф Шәрәфетдиновның сәхнәдән озак еллар югалып торды. Соңгы араларда аны концертларда, тапшыруларда күрә алдык. Бу еллар эчендә ниләр булган? Сезнең игътибарга Дәниф белән булган әңгәмәдән өзек тәкъдим итәбез.

Реклама

 "...Өйдән өч ел бөтенләй дә чыга алмадым. Хастаханәдә ятып чыкканнан соң әйбәтләнгән кебек идем. Тикшеренүләр үттем, аны-моны тапмадылар. Белмим, дөрес дәваламау нәтиҗәсе булды­мы, әллә инде авариягә кадәр дә булганмы... «Бехтерев авыруы» дигән куркыныч диагноз куйдылар. Хәзер аена бер тапкыр кыйммәтле укол ясатып торам. Җил-бураннар булганда, атмосфера басымы тотрыклы булмаса, авырракка туры килә, ике ампула да эшләтәм. Аягымда йөреп торгач, зарланмыйм. Нинди авыртулар кичергәнемне бер­үзем генә беләм. Әмма бернигә карамастан, якыннарымның күңеле булсын, аларга авыр булмасын дип, һәрвакыт яшәргә тырыштым. Янымда терәк-таяныч булган әти-әнием, хатыным, балаларым тормышка кабат кайтарды.
Инде бар да җайлашып, әйбәтләнеп кенә килгән кебек идем, күзләр сукырая башлады. Күз алдым томаланып, күрү сәләтем югалып бара. Август аенда операция ясатырга иде. Шул операция­гә зур өметләр баглап торам.
Бүгенге көндә авылларда концертлар куябыз. Заллар шыгрым тула дип әйтә алмыйм, 30 кешегә генә дә концерт куйган чаклар була. Шуннан бераз акча керә, аранжировкалар ясыйм, берникадәр пенсиям дә бар. Даруга җиткерәм дип әйтәсем килә. «Дәваланырга акча бирегез әле», – дип ярдәм сорамыйм. Гомумән, ярдәм сорап йөри торган кеше түгел мин. Ир-атка бу килешми дә.
Чаллы артистларына рәхмәтлемен. Сул ягым паралич­ланып, хәлем бөтенләй начарлангач, хәйрия концерты куеп, алар матди ярдәм күрсәтте. Мине зарлана икән димәгез. Бар да яхшы. Бераз аксаб­рак торсам да, сәхнәгә чыгып бас­кач, барлык сызлау­лар да онытыла".

Чыганак: instagram.com/p/B7VHbDVoBQo/?igshid=113qkfe2kel7y

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: