Хезмәт

Эх, чишмә буйлары

Барлык халыклар да диярлек чишмәләргә багышлап җырлар иҗат иткәннәр, шигырләр чыгарганнар. Чишмәләрне мактау өчен төрле матур сүзләр кулланганнар.

Борынгы бабаларыбыз яңа җирләргә килеп, яңа авыллар төзегәндә дә су чыганагы булган чишмәләр янына урнашырга тырышканнар, чишмәләрне бик изге урыннарга санаганнар. Бу инде чишмәләрнең нинди зур әһәмияткә ия булуының беренче һәм иң мөһим сыйфаты.

Элеккеге вакытлардан чишмәләр хатын-кызларның бер-берсе белән аралашу, сөйләшү урыны булса, яшләрнең очрашу, танышу урыны да булган. Менә бу урында төбәгебез шагыйре Гафиулла ага Әсхәдуллинның "Тау чишмәсе" исемле шигыреннән бер өзек китерик.

Айлы кичтә авыл гүзәлләре,
Сукмаклардан суга йөргәннәр.
Сөйгәннәре белән очрашканнар,
Кавышырга сүзләр биргәннәр.
Басу, кырларына баручылар,
Чишмәдән су алып киткәннәр.
Кайткан чакта туктап ярларында,
Биш-ун минут ял да иткәннәр.
Чишмә буе кешеләргә,
Оҗмах җире булып тоелган.
Гомер буе истә саклансынга,
Хәтер шүрлегенә уелган.
Без дә чишмә кебек сокланырлык,
Булсак иде яшәү чорында.
Яхшы исемебез калсын иде,
Исәннәрнең күңел түрендә
. - дип язган хөрмәтле шагыйребез.
Ә Балтачта яшәүче шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшин -
Киләм җырчы чишмәсенә,
Иеләм улагына,
- Синең суың эчеп үстем, -
Дип дәшәм колагына,
- дип язган.

Минем әбием бабай белән яшь чакларында чишмә юлында очрашулары турында бик тәмләп сөйли иде. - Ул шахтада эшләп кайткач аның белән очрашу теләге белән бер көнне көне буе чишмә юлында булып, чишмәдән су ташыдым. Ул вакытларда очрашырга клуб юк, иң ышанычлы урын чишмә юлы иде. Инде барлык савытларны да су белән тутыргач кайберләреннән суны түгеп тагын чишмәгә йөгердем. Монысында аның белән очрашу бәхетенә ирешеп, көндә шулай очраша башладык. Чишмә юлы безне очраштыручы да, кавыштыручы дә булды - дип сөйләгәндә әбиемнең йөзләре яшәреп китә иде.

Күрше әбиләр дә - көнгә берничә тапкыр чишмә буена төшеп менмәсәк нәрсәдер җитмәгән кебек була иде. Челтерәп аккан чишмә улагында кер чайкаулар үзе ни тора. Ә Сабан туе алдыннан җиз самаворны чишмәгә алып төшеп ялт итеп агартулар, ул көннәрдә чишмә буе гөж итеп торды. Яшь киленчәкләрнең матур итеп киенеп бизәкле көянтә-чиләк белән су алып кайтуларын карап торулар да җанга бер рәхәтлек бирә иде - дип матур хәтирәләрен яңарттылар.

Бер чаярагы: - Сабан туе кичләрендә уенлык чишмәгә якын булгач егетләребез белән су эчәргә дә төшеп менә идек - дип, шаркылдап көлеп тә җибәрде. - Сез һаман җәй көннәрен генә искә аласыз - дип, тагын бер әби сүзгә кушылды. - Көзен каз өмәләрендә каз юарга төшкән вакытларны оныттыгыз мени? Кызлар каз юа, егетләр гармун уйнап җырлыйлар, шунда ук биюләр дә була иде. Андый көннәрдә чишмә буе гармун тавышы, җыр белән тулып торды..

Әбиләребез белән бер сүз башлагач туктатып булмас кебек булды. Чишмә белән бәйле бик күп кызык хәлләр турында да сөйләделәр. Ләкин сөйләшүебез күңелсез тәмамланды, аларны инеш-чишмә буйларының ташландык хәлгә килүе борчый иде. Алар белән сөйләшкәннән соң туган авылымның чишмә буена төштем.
Чишмәләрнең будкалары матур итеп ясалган, ләкин алардан элеккеге кебек файдаланмыйлар бугай. Бизәкле көянтә-чиләкләр белән яшь кызлар суга килмәгәч үпкәләп бер чишмәнең суы качкан. Ә инеш буе йөреп булмаслык джунглига әйләнгән, анда бик күп кирәкмәгән агач-куаклар үсеп инеш буеның ямен бетергән. Бу ямсез күренештән йөрәгем тетрәп китте. Бала чакта су коенган бөяне дә тапмадым, инештә каз-үрдәкләр дә йөзми бугай. Шул вакыт тагын Гафиулла аганың

- Инешем! Минем балачагым,
Әллә синең суда актымы?
Синең сулар кире акса,
Ул вакытлар кире кайтырмы ?
Инешемнең салкын суы,
Кирегә акмас инде.
Гомерләр дә инеш күк шул,
Киргә кайтмас инде.
- дигән, шигыр юллары искә килде.
Күп еллар элек авылыма багышлап язган шигыремдә мондый юллар бар иде:

Чишмәләре белән данлы
Туган авылым Шеңшеңәр.
Тәнеңә сихәт алырсың,
Суларын эчсәң әгәр.
Чишмәле инеш буйлары,
Анда үскән тал, зирек.
Мондый гүзәллек күрмәдем,
Бик күп җирләрдә йөреп.
Инеш-чишмә буйларының тагын матураюына ышанасы килеп, Эдуард Исламов, Аджим авылы, Малмыж районы.
Фото: http://tatarstan.er.ru/news/2013/8/1/

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: