"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсында балтачлылар уңышлы чыгыш ясады(+фоторепортаж)
Балтачта район мәдәният үзәгендә узучы "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының икенче өлешен балтачлылар чыгышы башлап җибәрде.
Иң элек сәхнә түренә лидер ир-ат , "МДСУ-1" оешмасы җитәкчесе Рашит Ильясов чыкты . Игелекле гамәлләре белән дан казанган Кариле кызы Гөлсем Миннебаеваның, өлкән буыннар исеменнән чыгыш ясаган Улисьял авылыннан Татьяна Кузьминаның, Муса Җәлил һәм Себер тракты музееның зәвыклы һәм сәләтле җитәкчесе Фирая Зыятдинованың чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Нөнәгәр авылыннан күпбалалы ана Зөлфидә Тләкова, үз һөнәренә гомере буе тугры калган Чепьядан авыл хуҗалыгы хезмәтчәне Римма Кузнецова, игелекле, мәрхәмәтле райондашыбыз Балтачтан Фаил Габдрахманов чыгыш ясаганда алар хөрмәтенә яңгыраган алкышлар райондашларыбызның иң-иңнәр булуын раслады.
Безнекеләрдән соң сәхнә түрендә Лаеш, Питрәч, Биектау, Арча, Әтнә районыннан килгән конкурсантлар урын алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев