Хезмәт

Эмиль Талипов: «Мин андый кеше түгелдер»

Тамашачы мәхәббәтен яулап та, гади, тыйнак булып калып буламы? Татарстанның атказанган артисты, яшь, талантлы егет Эмиль Талипов белән очрашканнан соң, аның аерым бер үзгә галәмнән икәнен тоймыйча кала алмыйсың.

Ул – башкаларга охшамаган, серле булып калган артистларның берсе. Галиәсгар Камал театрының танылган артисты сәхнәдә дә, тормышта гап-гади һәм бер үк вакытта гади дә түгел. Эмиль Талиповның үз сере, үз фикере һәм үз сүзе бар. Миңа калса, бу бер дә начар түгел. Аның серләрен бергәләп чишик әле.

Эмильнең үз дөньясы

Эмиль – җылы һәм эчкерсез образлар тудыручы, Камал театры сәхнәсенә яңа сулыш өрүче артист. Кирәк булса көлдерә дә, кирәк булса, елата да ала. Ул театрда ун елдан артык хезмәт куя. «Үземнең театрымны яратам, хезмәттәшләремне дә хөрмәт итәм. Барысы да горурлыгыбыз, – ди ул, сөенеп. – Һәрбер актерның үз йөзе бар. Кайбер рольдә шул кешене генә күрер­гә күнеккәнбез, аннан башка кайбер геройларны күз алдына китерүе дә авыр. Шәүкәт Биктимеровның Әлдермештән Әлмәндәре шундый, ул рольне кем генә уйнамасын, барыбер Шәүкәт абыйныкы кебек кадерле булмас».

Тамашачыны алдап булмый. Алар арасында актерның һәрбер хәрәкәтен күзәтеп, бәя биреп тә баручылар күп. Артистның нинди сүз әйт­кәнен дә, хәтта кая күз төбәгәненә кадәр истә калдыра ул. Бигрәк тә яратып йөргән артисты, яраткан спектакле булганда. «Төрле хәлләр була. Кайчак тамашачы спектакльдә ярдәм кулы суза башлый. Бер апа биегәндә кия торган сәхнә читендә ак буркамны рәтләп куйган булган. Ул махсус шулай куелган иде. Башкалар кигәндә, мин тиз генә кия алмыйча аптырап беттем», – дип сөйли ул.
Татар сәхнәсе әнә шулай киң күңелле тамашачылары белән үзгә ул. «Мине Самарага эшкә чакырганнары булды, ю-ююк, дидем. Самара, бердән, Мәскәү дә, Казан да түгел. Монда әзме-күпме үземне таптым кебек. Анда яңабаштан башлыйсы була. Анда әле Казаннан килгән татар малаен көтеп торучылар юк», – ди ул.

«Безгә милли горурлык җитми»

Уйнап-көлеп сөйләшкән артист, татар театрының үсеше хакында сүз кузгалгач, җитдиләнеп калды. Күңелендәге уй-фикерләре белән дә бүлеште ул. «Татар театрына артта да калырга ярамый, шул ук вакытта милли театр булып та сакланырга кирәк. Әгәр дә без йөзек кашы булган милли театр икән, аның үзенең бурычлары бар. Бүген татар театры, гомумән, милләтне сак­лап калуда зур роль уйный. Без каядыр тупланабыз, каядыр җыелабыз. Менә театрга киләбез. Чит илгә чыгып китәбез икән, анда милләттәшләребезне берләштерәбез. Бүген хыянәт итмичә, бар спектакльләребезне татарча уйныйбыз. Күп кенә театрлар балалар өчен спектакльләрне русча уйнарга күчә бара.
Балалар телне белми, аңламый хәзер, – дип сөйли Эмиль. – Безгә нәрсә җитми дигәндә, барысы да бар, тик үзебезне ничектер үзебез аңлау, безгә милләтебез белән горурлану җитми. Үзеңне бер милләт вәкиле икәнеңне аңлау җитми. Бергә булсак, гомерле булырбыз, Аллаһы боерса. Татар халкыннан башка театрны күз алдына китереп булмый. Татар театрын халыктан башка күз алдына китереп булмый. Без театр ярата торган халык. Без бергә булырга тиеш».

Кино өчен кадрлар кирәк

Татар сериалларында, төрле фильмнарга төшүдә актив катнашкан артист егетнең татар киносы турында борчылуы да юктан түгел. «Кинога төшүче артист шул өлкә кешесе булырга тиеш. Ул үзе шушы юнәлештә укырга, студент елларының авырлыкларын күреп, имтиханнар биреп, белем үзләштерергә тиеш, – дигән фикердә ул. – Безгә кинооператорлар, киносценаристлар, киноактер, кинорежиссерлар кирәк. Болар барысы да аерым һөнәрләр. Бу – аерым бер өлкә. Алар бездә юк. Элек Совет чорында башка республикаларда киностудияләр бар һәм алар уңышлы гына эшли иде. Бездә юк иде. Бәлки булдырып та булыр аны. Татарстан, әгәр теләсә, аны булдыра ала. Ләкин моның өчен кадрлар әзерләргә кирәк. Алар барысы да кино сәнгатенә генә хезмәт итәргә тиеш. Татар киносы нинди булырга тиеш икән? Кемнәндер күреп, белмим. Бәлки ул төрек киносына якынрак булырга тиештер, бәлки алардан өйрәнергә кирәктер».

Реклама

«Пародиягә җитди карамый идем»

Без аны академик театр артисты гына түгел, бер үк вакытта пародияләр остасы буларак да беләбез. Җыр­чы-артистларны гына түгел, танылган сәяси җитәкчеләр булып сөйләп тә ышандыра ала ул. «Театр училищесында укыганда кызларыбызны котлап, төрле бәйрәмнәр оештырганда шул пародияләремне эшли башладым. Беренче тапкыр 8 Март бәйрәме көненә бәйле Минтимер Шәрипович булып тәбрик иткән идем. Шуннан соң башланып китте инде. Бүген шабашка кебек, төрле оешмаларга йөрим. Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт, ашатучым минем. Ашата да, киендерә дә дигәндәй. Пародиягә аерым да әзерләнмим. Кемдер видеолар карый, тавышларын тыңлый. Мин бит утырган урыннан гына, шулай, ул кешене күз алдына китерәм, тавышларын ишеткән кебек булам, күзаллыйм да сөйлим. Мин аңа җитди карамадым. Ләкин соңгы вакытта акча эшли башлагач, җитди карый башладым. Болай бу эшне беркайчан да беренче планга чыгарганым юк. Беренче чиратта үземне театр артисты дип саныйм, болар бер хобби кебек дип әйтик».

«Театр буйлап йөрткәннәрен дә яратмыйм»

Бик күп кенә танылган артист һәм җырчыларның әллә нинди аккаунтлар ачып, бөтен тормышларын дөньяга чәчеп яшәгән бер вакытта, моны кирәк санамаучы артистлар да бар. Шуларның берсе – Эмиль Талипов, социаль челтәрләрдә теркәлмәгән һәм моны кирәк дип тә санамый. «Хәзер бернинди сер дә калмады, бу исә бер дә кызык түгел», – ди ул. Бер караганда, бу шәхеснең үз позициясе инде. Шул ук вакытта нәкъ менә Эмильнең театрда уйнавын карарга гына йөрүче тамашачылар бар. Аларның кызыксынуын кая куярга? Бигрәк тә Эмильгә гашыйк булып, аның һәрбер әйткән сүзен ятлап, сәхнәдәге һәрбер хәрәкәтен күзәтеп баручы театр яратучы кызларга да авыр­га туры килә. Чөнки артист шәхси серләрен адым саен селкергә яратмый. Үз-үзеңне шулай интернет аркылы күрсәтүдән бернинди кызык та тапмый ул. Киресенчә, андыйларны аңлый алмый. «Мин андый кеше түгелдер инде. Кемдер уйнаган спектаклен дә куя, килегез, мин генә уйныйм, карамыйча калмагыз. Мин монда, мин тегендә, аларның үз-үзләрен күрсәтүләреннән дә туеп бетәм. Кеше миннән дә шулай туядыр инде дип уйлыйм. Мин, гомумән, беркая йөрмәс идем, театр белән генә шөгыльләнер идем. Беркая да, телевидениегә дә бармас идем, монда да күренмәс идем, чөнки мин театр актерына укыган, кеше үз һөнәре белән күңелен биреп шөгыльләнергә тиеш. Театр, син һәм эшли торган материал. Эшлисең. Уйныйсың, кабат эшкә киләсең. Яңадан театрга эшлисең. Ул тегендә-монда чыгып йөрүләр күп. Кайбер театр артистлары кирәкмәгән нәрсә белән шөгыльләнә башлыйлар. Мин кай­чак эшсезләрдер инде болар дим. Хәзер бит шундый замана: барысы да гаиләсен дә, баласын да күрсәтеп кенә тора, һәрбер эш-гамәлләре кеше күзендә. Тормышта сер калмады. Бөтен җирдә дә шулай. Минем исә театрдагы, телевидениедәге ниндидер серләргә ышанасым килә, хәтта тамашачыны алып кереп, театр буйлап йөрткәннәрен дә яратмыйм».

Күзгә-күз очрашып

Сүз дә юк, интернетта Эмиль Талиповның видеоларын карарга була, социаль челтәрләрдә аның төркемен алып баручылар бар. Анда да кызыксындырган сорауларга җавап табарга мөмкин. Тик кара-каршы утырып сөйләшүгә җитми инде. Очрашуларга исә ул бик теләп йөри. Пародияләрне дә, тулы бер цикл Һади Такташ шигырьләрен дә сәгатьләр буе сөйли ала. Спектакльдәге геройлары булып та сөйләп алырга вакыт таба. Артистны тере аралашу шулкадәр җанландырганын күреп тору да кызык. Монда импровизация, бернинди ясалмалылыкка урын калмый.

Әнә шундый эчкерсез тыйнак та, гади дә, бер үк вакытта гади дә булмаган артист белән аралашудан тәм табып яшәгән чак. Шундый булып кал, Эмиль. Күңелеңдә дә, тормышыңда да сер калсын. Без дә аның турында бер сер беләбез, тик әлегә язмыйбыз гына.

http://shahrikazan.ru/

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: