Хезмәт

Энҗе Закирова

Мин 1950нче елның 24 нче ноябрендә Татарстанның Актаныш районы Зөбәер авылында туганмын. Күрше Пучы авылында урта мәктәпне тәмамладым.

Туган телгә,туган җиргә, татар әдәбиятына булган мәхәббәт мине Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетына алып килде.Укытучылык дипломы алгач, язмыш мине Балтач яклары белән бәйләде.
1975нче елдан бирле пенсиягә чыкканчы Яңгул урта мәктәбендә укытучы булып эшләдем. Тулырак автобиографиямне кешеләргә шигырьләремдә җиткерәсем килә. Сүзне шигьри йөрәгемә бирәм, хөрмәтле укучым!
Йөрәккә мәңгелек җыр үтә.
Йөрәккә мәңгелек җыр үтә,
Шатлыкның кылларын җилкетеп,
Сагышның шәүләсен юк итә.
Анда мин тоям күк:
Чишмәнеңчылтырапагышын,
Сабыйның шат көлү тавышын,
Сугышчы батырның, алышын...
Йөрәккә мәңгелек җыр үтә,
Тынычлык байрагын тибрәтеп,
Нәниләр шатлыгын ишәйтә.
Анда мин тоям күк:
Бакчада сандугач сайравын,
Хыялның тормышка ашуын,
Дусларның эчкерсез назлавын.
Йөрәккә мәңгелек жыр үтә,
Үткэннең бер чорын хәтерләп,
Дошманга нәфрәтне көчәйтә.
Анда мин тоям күк:
Бомбалар, пулялар агышын,
Дошманның ыңгырашу тавышын,
Офыкның алланып балкышын.
Йөрәккә мәңгелек җыр үтә,
Яшәүнең мәгънәсен матурлап,
Иҗатның дәрьясын киңәйтә.
Анда мин тоям күк:
Сулышлар киңәеп барасын,
Зур юллар, чәчәкләр арасын,
Халкымның куәтле авазын!
Әнкәм төсе.
…Яратмыйсың ахры, кызым, дисең,
Сугып биргән минем паласны.
Борынгыча булгач, ошамыйдыр,
Замана шул хәзер бик затлы...
Үпкәләвең дөрестер дә, әнкәй,
Күргәнең юк аны идәндә.
Син биргәнчә, һаман
Төргән килеш саклана ул,
Җәям бары кунак килгәндә.
Эх, әнкәем, хакым бармы минем
Яратмаска синең көчеңне?
Үпкәләмә миңа,
Сөйләп бирәм,
Җәймим көн дә...
Нәрсә өченме?
Идәнемне чиста итеп юып,
Пөхтә итеп сүтеп паласны
Кулларыма алам,
Читкә куеп
Кибетнекен: хәтфә-атласны.
Уйга талам: шундый татлы уйга -
Әнә анда минем балачак.
Шул күлмәкне киеп яланаяк
Чишмәләрдән сулар алганчак...
Беренче кат атлыйм гүя бүген
Алга сузып нәни кулымны.
Һаман җәеп ничек таптыйм, әнкәй,
Паластагы йөрәк җылыңны?
Ярты төнгә кадәр кич утырдың
Качмас, диеп, йокы уймакка.
Сүтә идең, аннан кисә идең,
Чорный идең тагын йомгакка.
Хәтеремдә ничә еллар буе
Хезмәт итте әткәй шинеле.
Башмак ясый идең Сабантуйга
Бизәк куеп аллы-гөллене.
Дөрестән дә син бит гомер буе
Яңа иттең шундый әйберне.
Рәхмәт, әнкәй,
Юклык чакларда да
Бөтен һәм тук йөрттең син безне!
Кайберәүләр палас туку түгел,
Бөгә белми җәймә читендә.
Баш иямен бүген сиңа, әнкәй,
Паласыңның басып өстенә.
Бәйрәм җитсә, идәнемә җәям
Читкә алып куеп затлысын.
Күзалдымда болын чәчәгедәй,
Балачакның якты чаткысы!...
Һәр йөрәктә дә сөю бар.
Һәрбер йөрәктә сөю бар,
Әгәр карасаң ачып.
Берәүләр шатлана таңга,
Кемдер кичләргә гашыйк.
Берәү шатлана чишмәнең
Челтерәп акканына.
Көнем дә имин үтте, дип
Кояшның батканына.
Минем дә йөрәгем тулы,
Сөю - ачып карасаң,
Берәү, икәү, өчәү... күбәү...
Мең шатлыгым - санасам.
Гашыйкмын үзем су сибеп
Үстергән баланыма.
Килен булып төшкән елны
Утырткан талларыма.
Дөньямны онытып күзәтәм
Бал кортлары очуын.
"Усак егетенең, сөеп,
Каен кызын кочуын".
Яратам ялгыз калырга,
Хыялда очып китәм.
Канатлары каерылган
Үксезләрне иш итәм.
Һәр көн саен тормыш юлын
Таптавыма шатланам.
Кемдер елмаеп эндәшсә,
Кош кебек канатланам.
Әйтмәс берәү минем хакта:
"Булдың,- диеп,- купшы гөл",
Үзем үстергән бакчада
Чүп утау - минем шөгыль.
Һәрбер йөрәк сөю тулы,
Әгәр ачып карасаң,
Берәү, икәү, өчәү... күбәү
Мең шатлыгым - санасам.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: