Хезмәт

Ертык җырлар турында. Күке сайрыймы, әллә кычкырамы? (уены-чыны бергә)

Юлга чыксаң, иң яхшы юлдаш, әлбәттә, җыр. Менә бүген дә шактый еракка сәфәр чыктым. Шофер егет автомагнитоласын кабызды.

Башта үз уйларыма чумып, җырларга әлләни игътибар бирмәдем: җырмы-җыр. Тик бераздан оеп бару туйдырды, тора-бара колак ерткан җыр сүзләре бөтен дикъкатемне үзенә «суырып» алды.
Әнә берсе тигәнәк турында бик илһамланып җыр суза. Сүзләрен тиз генә аңлап, хәтерләп калам димә. «Тигәнәк син, тигәнәк, тигәнәкләр тиз кавыша» дигән юллары гына хәтердә калган. Безнең татар җырчыларының бар белгәне әни, мәхәббәт, туган як турында җырлау дигән булалар тагын. Менә бит тапканнар яңа тема! Тигәнәк, тигәнәк мәхәббәте турында (моны һич кенә дә простой мәхәббәт белән бутарга ярамый), иманым камил, моңарчы җыр язучы булмагандыр әле.
Туган як турында күп җырлыйлар дип тә күпсенергә ярамыйдыр. Туган як бит инде ул. Җырласыннар. Аны әле кырыкмаса-кырык төрлегә төрләндереп җырлап була. Мәсәлән, менә бу тасмадагыча…
«Әй, (әллә эһ) туган, туган, туган як» - бу шигъри( шулай әйтергә яраса) юлның ничә мәртәбә кабатланганын тәки санап бетерә, очына чыга алмадым. Әй, үлгән, үлгән, үлгән як дип җырласаң да начар буласы түгел, татарча тагын бер җыр артыр. Бәлки, әй, тумаган, тумаган, тумаган як дип тә җырларгадыр? Без тумаган яклар да бар бит, дип әйтүем.
Җырлар алышына, мин исә тагын яңа ачышлар ачам. Менә тагын берсе: «Кәккүк, кәккүк, сайра кошым»,- дип җырлый башлады. Тукта, минәйтәм, кәккүк кайчаннан бирле сайрый башлады соң әле ул? Без үскәндә кәккүк кычкыра дип өйрәткәннәр иде бит. Шагыйрьләр дә шулай дип язды.
Җырны дөньяга чыгаручылар үзләре дә замана күкеләренең сайравына ышанган, ахрысы, «Кәккүк, кәккүк, сайра кошым» дигәннән соң күке чыннан да «сайрап» күрсәтә: күк-кү!күк-кү!күк-кү! Әллә күке белән кәккүк икесе ике кошмы икән? Алай дисәң, «күк-кү»е бик таныш…
Без акрынлап урта яшькә тәгәрәгәндә тагын бер үзгәреш пәйда булган икән… Менә бу җырны тыңлап карасагыз, сез дә ышанырсыз. «Яшьлек кайтты кабат әйләнеп». Һе, гомер буе шагыйрьләр кабатланмас, кире кайтмас яшьлекне сагынып иҗат иткәннәр иде.
«Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем,
Кире кайта торган юл булса», - дип ничә еллар буе тиккә җырладык микәнни? Ни булса да, яшьлек кабат әйләнеп кайтканга, сөенергә генә кала. Шәп бит, яшисең-яшисең дә, картлыктан туйгач, бер көн торып яшьлеккә кайтып китәсең. Әй, алай түгел бит әле, бер көн торып яшьлек үзе әйләнеп кайтачак. Соң, көтик.
Тора-бара шунысына да игътибар иттем: җыр сүзләре тоташ кабатлаулардан гына тора икән бездә. Мисалга китергән җырларга күз салыгыз әле: тигәнәк-тигәнәк, туган-туган-туган як, кәккүк-кәккүк... Һи, җәмәгать, болай булса, җыр язуның бер нәрсәсе дә юк булып чыга бит! Бер сүзне иренмичә кабатла да утыр шунда.
Тагын, тагын дисезме? Менә: «Сулыйм әле, сулыйм, күкрәк киереп саф һавасын авылымның». Дөрес, мин бу юлны берничек тә шигъри тезмәгә әйләндерә алмадым. Әллә ак, әллә сары шигырь шунда - төсен чамалый алмадым. Кайберәүләр минем бу «ваклануларым» белән килешмәс тә, чөнки җыр текстларын үз гомерендә бер мәртәбә шигырь-җыр язып карамаган кеше тикшермәсен дип бик каты торучылар бар. Анысы, шәт, миңа кагылмыйдыр. Ник дисәгез, бер булса да җыр сүзләре язып караган кеше мин. Дөрес, әлегә көе юк. Кайсы композиторга бирергә генә белмим. Юкса, бу дүртьюллыкны дүрт тапкыр кабатлаганда, чынлап әйтәм, заман хиты чыгачак.
Булыр идем күбәләк
Дөнья булса түгәрәк.
Дөнья түгел түгәрәк
Булмыйм инде күбәләк.
Бу сүзләрне кайдадыр ишеткән кебек булсагыз да, аптырамагыз, шулай тоела гына ул. Чөнки күбәләк турында җыр артык күп. Кара, әй, күп дигәннән, нигә әле бөтен кешегә дә күбәләк турында гына җыр язарга ди? Нигә, мәсәлән, сыер малкай турында җыр язмаска? Крокодил хәтле крокодил турында җыр бар, ә авылны-шәһәрне туендыручы сыер турында юк? Дөреслек түгел бу. Югыйсә, шигыре әзер:
«Сыер көтүдән кайта,
Җиленен көчкә сөйрәп.
Тизрәк, тизрәк, тизрәк, тизрәк,
Савып алырга кирәк».
- Һәр сүзе җырлап тора. Хет бүген көйгә сал. Уйлана торгач, гөмбәләр турында да җыр юклыкка игътибар иттем. Тагын сукыр тычкан, кызыл чөгендер, бет-борча, ата каз турында да җыр юк икән. Бәлки бардыр да, ишеткәнем генә юктыр. Татар җыры борчак кыры кебек бит, көн саен, сәгать саен яңадан-яңалары шытып-бүртеп кенә тора. Шулай булгач, аптырамыйбыз, булмаса - булыр, тумаса - туар, шагыйрь-композиторларга кытлык юк бит. Җырчыларга да. Колак кына чыдасын.
PS. Шунысы гына кызганыч, юлда тыңлаган тоташ «хит»лардан торган әлеге җыентыкның кемнең иҗат «җимеше» икәнен генә белешергә онытканмын. Бер- бер студия дөньяга «тудырган»мы үзен, әллә шофер егет үз «вкусы» буенча махсус туплаганмы?
Сайт мөхәрриреннән. Ә сез шундый "ертык" җырларны беләсезме? Әйдәгез, бергәләшеп җырлыйк - языгыз! Бәлки әле мондый җырлар күбәеп китсә, махсус конкурс та үткәреп алырбыз. Нигә, бик кызык булачак.
Фото: http://www.nodima.ru/travel/nashestvie2011/organization/

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: