Хезмәт

Эзләр югалмаган

Ленура Сәфинәның «Югалган эзләр буйлап» дип аталган китабын тәкъдир итү кичәсендә булгач шундый фикергә килдем. Чөнки тарихны барлап торганда эзләр һич кенә дә югала алмый.

Шушы кичә булырга бер-ике көн кала Ленура ханым белән очрашырга туры килде.
- Ленура апа, карточкалар әзер булдымы? - дип шалтыраттылар китапханәдән кичәне әзерләүче кызлар. Шул арада сеңлесе киңәш сорарга дип элемтәгә чыга. Кәрәзле телефоннан күршесе яңа пешкән өчпочмак белән чәй эчәргә дәшә. Менә шундый ыгы-зыгылы тормышта яшәүче, һич кенә дә тик тора белмәүче Ленура Сафинаның китап тәкъдир итү кичәсе дә шау итеп үтеп китте. Матур фикерләр, изге теләкләр белән бергә чеметтерүләр дә күп булды. Тик ничек кенә булмасын эшләмәгән кеше генә гаепсез була. Ә тарих язу үтә дә авыр, зур тырышлык таләп итә торган хезмәт. Бик күп кешеләргә, оешмаларга мөрәҗәгать итү, архивларда мең төрле документ арасында кайнау, җыелган мәгълүматларны бер эзлеклелеккә салу, аларны чагыштыру, йокысыз төннәр, тынгысыз көннәр хисабына языла тарих. Шуңа күрә дә гаепләр урынсыз дип әйтәсем килә. Бик зур хезмәт башкарган, районда хатын-кызлар арасында беренчеләрдән булып тарих язган Ленура ханым кулына китапны алгач нинди хисләр кичергән соң?

- Шатланмадым да, еламадым да. Фәкать китапка багышланган 13 елдан соң тынычлап калдым. Куелган максатларга ирешүемә канәгатьлек хисләре кичердем. Үземә йөкләнгән эшне намус белән башкарып чыкканыма сөендем, - ди Ленура Сафина җиңел сулап. Заманында комсомолның үзәгендә кайнаган, данлыклы укытучы булган кеше өчен башкача була да алмыйдыр. Ул чор кешеләре үзенә йөкләнгән эшне ахырына кадәр эшләп бетерергә өйрәнгән шул.

Реклама

- Әлеге эшне үзем генә булсам, башкарып та чыга алмаган булыр идем. Кемгә генә мөрәҗәгать итсәм дә, ярдәм иттеләр, рәхмәт. Төннәрен шалтыратырга да туры килгән чаклар күп булды. Һәрбарчасына зур рәхмәтемне белдерәм, - диде автор чын күңелдән.
Ә менә тарихи мәгълүматларның төгәллеге буенча үзе дә «Тирән тамырлы Түнтәрем» китабы авторы Рәфхәт Зарипов нык ярдәм иткән.
- Апасы кебек якын күреп ярдәм кулы сузганы өчен аеруча күңелем булды, - ди Ленура апа Рәфхәт Шәкүрович хакында.

Китапны тәкъдир итү кичәсендә Ленура ханымның иҗатташ дуслары, китап сөючеләр, аның укучылары катнашты. Заманында мәдәният бүлеген җитәкләгән Нурия Галләметдинованың сүзләре аеруча күңелгә кереп калды:
- Китапны кулга алу белән бер рәхәтлек кичерәсең. Әби-бабайлар эзен саклаган Балтач урамнары буйлап йөрисең, замандашларыңны күреп сөенәсең, үткәннәрдән бүгенгегә салынган күпер аша таныш йөзләрне эзлисең. Табасың, укыйсың һәм тарих онытылмаганын аңлап куанасың. Шуның өчен дә рәхмәт Сезгә, Ленура ханым! Нөнәгәрдән килеп Балтач тарихын язып безне куандырганыгыз өчен.

Ленура ханымның олы хезмәтен бәяләп мәдәният бүлегенең Рәхмәт хаты тапшырылды, чәчәк бәйләмнәре бүләк ителде. Ихластан башкарылган җырлар, шигырьләр дә Ленура ханымга багышланды.
Рәсемдә: китап сөючеләр авторның сөенечен ихластан уртаклашты.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: