Хезмәт

«Фикердәш»ләр җыелды

Норма мәдәният йортында «Фикердәш» клубының чираттагы утырышы булып узды. Биредә узган елгы эшчәнлеккә анализ ясалып, киләчәккә планнар хакында сөйләштеләр.

Наил Фәсыйхов, Мәдинә Фатыйховаларның гармунда уйнап җырлаулары, Ләйсән Хәйруллинаның күңелләргә үтеп керерлек җырлар башкаруы, Миңзифа Кәримова, Любовь Кушаева, Надежда Садыйковаларның дәртле биюләре беркемне дә битараф калдырмады. Чара кунакларына игелекле эшмәкәр Гөлфия Нәсыйхова бүләкләр әзерләгән иде. Кыскасы, бәйрәм күңелле үтте. Чарада катнашучылар канәгать булып өйләренә таралышты.

Реклама

Фото интернет челтәреннән алынды.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: