Хезмәт

Фәридә Шакированың шигъри тәлгәшләре

Һәр көне бүләк Иң бәхетле көнең кайчан диеп, Сорамагыз әле, сорама. Тиле яшьлек эзләреннән йөрсәм Кереп китәм авыр уйларга.

Реклама


Бик ымсынып көткән идем, юкса,
Каен яфрак ярган язларны.
Йөрәгемнең утлы ялкыныннан
Ташуларда бозга таяндым.

Иң әүвәле кеше хакын хаклап
Гаделсезлекләрдән интектем.
Минем бәхет кая качты микән,
Матур җәйдән нигә тиз киттем?

Балачакта михнәт-мохтаҗлыкны
Хәзер инде сагынып искә алам.
Гамьсез чакта рәхәт булган икән,
Тормыш кысты, соңрак, аркадан.

Иң бәхетле чорың кайчан диеп
Сорасагыз, җавап таптым мин,
Матур хатирәләр иңде күңелемә,
Начар уйны утка яктым мин.

Гомернең һәр көне бүләк диеп,
Кадерен белеп, әгәр, яшәсәк,
Сынауларга әгәр бирешмәсәк,
Тансык бәхет булыр янәшә.



* * *
Ут көшеле, көчле тегермәндәй
Тиз әйләнеп, якты моң тарта.
Гамьсез чаклар, рәхәт балачаклар,
Посып калды ерак бер чатта.

Яшәешнең давыл-бураннары
Җанга бәреп китә үч итеп.
Ап-ак чиста, саф күңелләрне
Кайчак таптап уза күнитек.

Әгәр барысын бизмәннәргә салып
Гаделлекне эзли башласаң,
Табам димә, тыныч кына яшә,
Байлык диеп, әгәр шашмасаң.

Вак тоелган гади шатлыкларның
Чын кыйммәтен соңлап аңлыйбыз.
Әздән генә күңел кителергә торган,
Акыл җитлекмәгән сабый без.

Тормышның бит матур мизгелләрен
Һәркайсыбыз үзе тудыра.
Ялгышларны күпертергә торган
Хөкемдары җанда утыра.

Бердәнбер һәм кабатланмас гомер
Ходайның бит иң зур бүләге.
Куәт биргән һәрбер якты таңга,
Шөкерана кылып үткәрик.


Үгет
Ник йөрисең, көн туды исә,
Сагышлы мескен күзләп.
Төзек түгел бу дөньяның
Китек якларын эзләп.

Кара күккә, бүген аяз,
Иртәгә болыт басар.
Гел «болытлап» йөрсәң әгәр,
Йөзеңнең нуры качар.

Җиргә кара, яшел уҗым
Инде карга төренгән.
Кыш чыкканда туңмас өчен
Аңа җегәр бирелгән.

Фәлсәфә эзли башласаң
Күзәт син агачларны.
Берсе биек, берсе кәрлә,
Бар да бизи җиһанны.

Табигатьтә бар да камил,
Кимлек һәм артыклык юк.
Сай инештә балык йөзә,
Диңгездә ерткыч тулык.

Бар да яшәргә җайлаша,
Урынын, әмәлен табып.
Синең «көяләп» йөрүең
Үзеңә дә мантавык.

Төзәтергә тырышма син
Кәкерене, бозыкны.
Гаделлек дип бәгырь кыйнап
Үтмә «кызыл» сызыкны.

Ипле назга сусаганга
Шифалы караш өләш.
Яманнардан ерак торып,
Үз рухың өчен көрәш!


Фәлсәфә
Бүген тагын уйларымны балалаттым!
Яшьлегемә ничә китеп, ничә кайттым.
Офыкларга төбәлдем дә, ялан тәпи
Бәхетемне каршыларга дөртләп чаптым.

Чапкан чакта сөртендем дә, кисәк кенә,
Барып төштем дымлы җиргә, йөзтүбән.
Әллә кемнәр сытып узды бәгырькәйне,
Ирен чәйнәп иңрәдем мин әрнүдән.

Кычкырмадым җиһаннарны яңгыратып,
Явызларның этлекләрен җилгә сатып.
Бер бәндә дә хаталардан хали түгел,
Нәфрәт белән түккән хисләр булыр артык.

Җанның рухи көчен ала кара уйлар,
Җәрәхәтне гел актару кирәк түгел.
Акылың җиңеп, яшәү яме табыйм дисәң,
Кояш нуры белән тутыр бәгырь түрен.

Берәүгә дә үч саклама, кара төен
Үрчемәсен күңелеңдә юшкын булып.
Мәкерле һәм явыз булсаң жәлләмәсләр,
Су сипмәсләр, гөлләр кебек калсаң сулып.

Яңабаштан уйларымны балалаттым.
Яшьлегемнән күпме матур мизгел таптым.
Язмыш биргән сынауларны җиңә-җиңә,
Исән-имин яшәр өчен мадәт таптым.



Әгәр сөйсәң якты гомерне
«Вакыт - акча!» диеп әйтмәгез лә,
Вакытның юк һичбер бәясе.
Акча өчен кайчак гомер җитми,
Комсыз булса адәм баласы.

Вакыт иркен, язлар алда чакта
Киләчәктән бәхет көтәбез.
Гел ашкынып куып бу дөньяны
Әҗәл капкасына җитәбез.

Гел мал колы булып адашканда
Яме тар шул матур дөньяның.
Вак шатлыктан эскерт өеп яшә,
Таңда былбылларны тыңла әле.

Һәр көнеңнән шатлык табалырсың,
Бер саваплы гамәл кылалсаң.
Вөҗданыңны сатмый чиста калып,
Сынауларга каршы торалсаң.

«Акча - уттыр». Аңа корылмасын,
Тормышыңның иң төп мәгънәсе.
Әҗәл каршысында тигезләнә, әнә,
Фәкыйре һәм бик бай түрәсе.

Кисәтә Аллаһ, хәтәр гыйбрәт белән,
Зилзиләләр җирдә кубарып.
Фәрештәләр канат кагып узар,
Керле аңны пакька сугарып.

Вакытларның үз үлчәве бардыр,
Һәр бәндәгә төгәл бирелгән.
Иман белән безнең байлык арткан,
Гөнаһ белән, бәлки, кимегән?..

Һәркөн иртән таң атканын тою
Иң илаһи шатлык түгелме?
Азан моңы җанны сафландырыр
Әгәр сөйсәң якты гомерне!


Кагылмагыз
Йөзем белән барып төштем җиргә,
Ничә тапкыр төштем капланып.
Күтәрелә алмам, дигән уйдан
Боз йөгерде, тәнгә, чирканып.

Кояшлы күк, баш түбәсен сыйпап,
Җылытты да, миңа хәл кертте.
Нигә болай «ләш» ятасың диеп
Җир сулышы җанны селкетте.

Йөрәгемнең бөтен көчен туплап,
Күтәрелеп, инде, тезләндем.
Адәмнәргә түгел, бер Аллаһка
Ялварулы иде сүзләрем.

Сынау бирсәң, җегәр дә бир диеп
Сабырлыкка өндәп, күңелне,
Иңри-иңри дога укыганда
Күз яшьләрем читкә сибелде.

Мин тырмашып тагын күтәрелдем,
Аягурә басып йөрергә.
Курыксагыз ачы рәнҗешләрдән,
Кагылмагыз, берүк, күңелгә.

Кагылмагыз сизгер йөрәгемә,
Аның да бит тибәр хакы бар!
Бурычларны бик күп түләдем мин,
Әҗәт җыяр вакыт инде тар...


Кыска шигырьләр
Ат күк эшләп кеше егылып үлмидер ул,
Янда ялкау «имсә» рәхәт күрмидер ул,
Эшләгәнне үзләштергән - «шәп» күренә,
Аң йокласа, күзгә төтен кермидер ул.

Хәләл хезмәт җимешенең кадерләрен
Үзе бер дә тир түкмәгән белмидер ул.
Эшләп-эшләп, мантымасаң, хафаланма,
Рухын саклап кала алган бөлмидер ул.
* * *
Укыганнар һәммәсе дә гыйлем булмас,
Тамыры корган агачларда җимеш тормас.
Асылташлар төптә ята, ялтырамый,
Таныйм дисәң бу хикмәтне, күзеңне ач.
* * *
Уздырмадың беркемне дә, көчле чакта,
Сынатмадың, сер бирмәдең җиде ятка.
Тауга менү кызык икән, төшү авыр,
Киеренке еллар йөге басты артка.
* * *
Сәләтлеләр фәкать эшкә хирыс була,
Хәйләкәрләр мәкер белән күзне буа.
Җиңел уңышлар казанган «җете кызыл»,
Кашка тәкәседәй тамга белән туа.
* * *
Боек йөзен ник яшерә бу апаең,
Кем суырып ята аның йөрәк маен?
Күңелемдә нәфрәт-ачу уянадыр,
Аның канын эчкәннәрне күргән саен.

Ә битараф ваемсызга кеше гаме
Искән җилдән ягылмый да, кагылмый да.
Кеше өчен җанын фида кылучылар,
Бик санаулы, хәтта сирәк тарихында.

Кайчан ачып йөрәк серен «дус» булганга,
Чыдый алмый җаның баскан борчуларга,
Яңа бәла таба күрмә үз башыңа,
Ялварып бак агып яткан саф суларга.

Сулар белән агып китәр хәсрәт-моңың,
Агачларның кәүсәсенә сарылып ела.
Табигать ул адәмнәрдән шәфкатьлерәк,
Кодрәт-могҗизасын, әгәр алсаң чынга.
* * *
«Ир какканны мир кага» дип халык әйтә,
Тормыш чынбарлыгы аны тирәнәйтә.
Ир кадере күргән хатын күркәм була,
Шома йөздә бәхет-шатлык нуры йөртә.
* * *
«Химия»гә яшел урам ачтык күптән,
Әйтерсең лә, әмер биргән шайтан күктән,
Ялтыравык тышлык белән кызыктырып,
Кәнфит ясап яталар, ди, хәтта чүптән.

Ник кәрәчин тәме килә бу сулардан?
Мазутларны алып китми ташулар да.
Тончыгырга кала бугай, корым сулап
Эчкә кергән, чыкмый торган агулардан.

Краннардан шаулап сулар агып тора,
Чәйнекләргә бармак «илле» тоз утыра.
Исраф итеп табигатьнең хәзинәсен
Комсыз адәм киләчәккә капкын кора.

Хуш исле бер сынык икмәк җан саклады,
Фәкыйрьлекләр баштан ашкан хәтәр чорда.
Нәфес колы булуыбыз җирне бозды,
Кадерсез шул үзебез дә, ризыклар да.
* * *
Берәү эшлекле санала әмер биреп,
Кемдер «ялкау» гомер буе көтү көтеп.
Сәләтлеләр маңгай белән таш яра ала -
Аңлый алмадым бит шуны зиһен җитеп.
* * *
Парча белән ефәк күлмәкләр кимәдем,
Буем җитмәс асыл ярларны сөймәдем.
Сезнең өчен бик «әлләкем» булмасам да,
Эчтә янган уттан чыгып, хак сөйләдем.




Укучыма
Матур сүзне, тансык сүзне
Җанга сеңәрлек итеп,
Сайлый белсәм, табар идем
Зиһен капчыгын селкеп.

Орлык кебек чәчәр идем
Күңел буразнасына.
Җанда гөл тишелер иде
Назымның тылсымына.

Сагыштан саргайган чакта
Яшь койганда тилмереп,
Сүзем дәва булсын иде,
Бер якты өмет кебек.

Гаделсезлеккә үртәлгән
Сүрән һәм боек чакта,
Киңәш йөзеннән фикерем
Ялкын булсын учакта.

Сүз җегәре куәтле ул,
Битараф калдырмасын.
Уйландырсын, гамьгә тартсын,
Хәсрәтне юып алсын.

Бәлки әле сагынырсыз
Ихлас җылы сүзләрне.
Гомер буе үрсәләнгән
Үз йөрәгем түзәрме?

Фәкать сезгә багышлаган
Рухи байлыгым исән.
Халкымның язмышын уйлап
Тирән дәрьялар кичәм.

Бик кадерле үз ишләрем
Милли моңны җуймаган,
Тормышның сез төп күчәре -
Нык булыгыз, туганнар!

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: