Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гаилә подряды белән эшлиләр

Барысына да өлгерергә кирәк

Районыбызда мәдәният өлкәсендә дә гаилә подряды белән эшләүчеләр бар. Авылдагы  мәдәни объектларны үз йортларыдай гөлләр итеп яшәтәләр алар.

 

Мәдәният йортын тотар өчен генә дә күпме көч-куәт кирәк, биредә эшләгән хезмәткәргә сәхнәдә биеп-җырлап, спектакль генә куеп йөрисе түгел, авылның яше-картының кичләрен күңелле үткәрүдән тыш, әйләнә-тирәлектәге төзеклекне, чисталыкны, пөхтәлекне дә кайгыртып тору сорала.

 

Норма мәдәният йортында эшләүче мәдәният хезмәткәрләре Гүзәл белән Ирек Мифтаховлар кебек агартасы да, юасы да, буйыйсы да, кыскасы, барысына да өлгерергә кирәк. Ирек көлдертеп тә алды әле: «Биш ел гомер итеп, хатыным белән бергә төшкән фотобыз да юк икән», ди. 
Мәдәни-агарту эшендә кулга-кул тотынып эшләгән парларга ныклык, бөтенлек, бәхетле гомер телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев