Хезмәт

Гасырга тиӊ юбилей – «Халыклар дуслыгы» музеена 50 яшь.

Чепья авылы 15нче майда республикабыз, күрше чит төбәкләрдән кунаклар кабул итте. Кунакларныӊ җыелу сәбәбе дә саллы - даны бөтен Русиягә билгеле «Халыклар дуслыгы» музеена 50 яшь.

Беренче экспонатларыннан башлап, аларны бөртекләп җыеп, музейны булдырган, югары дәрәҗәдәге кунаклар алдында йөз тотып, көндәлек кабул итәрлек хәлгә китерүче һәм тотучы Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстан Республикасыныӊ атказанган мәдәният хезмәткәре, Чепья мәктәбендә гади укытучыдан башлап, аныӊ директоры югарылыгында хезмәт куйган Гарифҗан Галиевны кемнәр генә белми икән…
1965 елда Коммунистлар партиясе тарафыннан Советлар Союзында Бөек Җиӊүнеӊ 20 еллыгын каршылау уӊаеннан, урыннарда патриотик тәрбияне тамырдан яхшырту һәм бу эштә музейлар булдыру, алар аша халыкны киӊ тәрбия чараларына тарту кебек әһәмиятле бурычлары куела. Нәкъ шул елныӊ 9 маенда Чепья урта мәктәбе җирлегендә музей ачыла. 2 этажлы, 10 күргәзмә залы, 22 меӊнән артык экспонат тупланып, бүгенге данлыклы музей булыр өчен ярты гасыр гомер кирәк булган.
Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: