Хезмәт

Гайбәтнең әйбәте буламы?

Замана белән без генә түгел, теге яки бу күренешкә карата мөнәсәбәтләр дә үзгәрә. Мәсәлән, элегрәк үзе турында гайбәт таратуны кеше махсус пиар өчен эшли дигән булсалар, ышанмас идек, ә хәзер бу гадәти күренешкә әйләнде.

Әле күптән түгел генә интернетны, телевидение һәм күп кенә электрон басмаларда сөйләнелгән, сүгелгән шул ук вакытта кайберәүләр тарафыннан хупланган Лилия Муллагалиева белән Айгөл Бариева белән бәйле вакыйганы белми калучылар сирәктер. Моны күп­ләр пиар, диде, кырыкка җиткән ханымнарны эт итеп сүкте, әлеге гайбәт шаукымыннан җырчылар әле үзләре дә айнып бетә алмыйлар булса кирәк. Кайберәүләр моны концерт алдыннан чираттагы пиар адым дип фаразлады. Әбиләр әйтмешли, халыкка чәйнәргә ризык булды.

«Җимешле агачны гына селкетәләр»

Әлбәттә, гайбәттән беркем дә азат түгел. Экстрасенс, парапсихолог Омар Шакур гайбәт һәм кемгә дә булса негатив мөнәсәбәтләр турында кыска гына берничә сүз белән әйтеп бирде.

– Җимешле агачны гына селкетәләр. Кешене сөйлиләр икән, димәк, аның сөйләрлеге, телдә йөрерлеге бар, моңа куанырга гына кирәк, – ди ул.
Үзеңнән алда һәм синең артыңда гайбәтең йөри икән, бу бик үк күңелле хәл түгел. Әлбәттә, аны бар дип тә белми яшәүчеләр бар. Синең эч сереңне бушаттырып, аны икенче берәүгә илтеп тапшырып тәм та­бучылар, кешенең шәхси чиген үтеп кереп, үзләренең бик үк изге булмаган максатларында кулланучылардан сакланып буламы соң?

Гайбәтне үзләреннән канәгать булмаган түбән үзбәяле кешеләр авыр кичерә. Юкка гына, кеше сүзе кеше үтерә, димәгән инде халык. Болай да үзеннән канәгать булмаган кеше, үзендә тагын да ныграк казынып, негатив хисләргә бирелеп китеп, күңел төшенкелегенә бирелеп, сәламәтлеген какшатыр дәрәҗәгә җитеп, үзен бетерергә дә мөмкин бит.

Психологлар әйтүенчә, гайбәт сату әллә ничә гасыр элек тә булган, хәзер дә бар һәм булачак та. Әлбәттә, үзеңдә кирәгеннән артык казынып төшенкелеккә бирелмәгәндә, гайбәт нинди дә булса уңышларга һәм үсешкә стимул да булырга мөмкин. Гадәттә, хатын-кызларны гайбәтчелектә гаеплиләр, имеш, ирләр андый түгел. Тик чынлыкта сүз йөртү, гайбәт тарату буенча кайбер нәфис затларны уздыручы ир-атлар да бар икән. Психологиядә гайбәтне өйрәнә торган махсус бүлек – руморология бар! Гайбәтләрне өйрәнеп, галимнәр аның кимендә ике мөһим функция башкаруын ачыклаганнар. Беренчесе – бер-беренә каршы булганнарны кемгә дә каршы булу өчен берләштерә, икенчесе – саклану «инстинкты» булдыра икән. Күпләргә башкаларның кимчелекләре һәм проблемалары турында сөйләү үзбәясен күтәреп, сөйләнә торган кешедән өстен итеп тоярга ярдәм итә.

Гайбәтнең тагын бер үзенчәлеге – ул эмоциональ «ачлыкны» басарга булыша. Көндәлек тормышта әллә нинди зур үзгәрешләр булмаганда, кешегә күңелсез була башлый. Ә менә эштә күрше бүлмәдә утыручы Галимә белән Сәлимәнең тормышындагы гыйбрәтле хәлләр җитәрлек икән, ничек монда бака ботын кыстырмый кала алсын инде?! Җитмәсә, чибәр, уңышлы, башкалардан аерылып та торсалар, нигә чәйнәмәскә? Әлбәттә, мескен, уңышсыз кеше белән авыз чайкап интекмиләр.

Гайбәт буш урында гына тумый. Аның нигезендә көнләшү ята. Көнләшү турында психолог, коуч Зөлфия Максутова: «Көнчелек кешене эчтән кимерә. Катырак көнләшкән саен, йөрәктә «кара тишекләр» күбәя һәм бик күп энергияне югалтуга китерә», – ди. Көнләшеп гайбәт сатып йөрүченең бөтен энергиясе сөйләнә торган кешесенә китеп бара икән. Димәк, энергияңне кешегә биреп, гөнаһка батканчы, бәлки телне тыярга өйрәнергә кирәктер?!

Зыян китерми торганы да була

Гайбәтнең зыян китерми торганы да булырга мөмкин. Мәсәлән, кемнеңдер шәхси тормышын, прическасын, киенү стилен һәм башка ошамаган җирләрен тикшереп, «уртага салып сөйләшү»дән гайбәте сатылган кеше әллә ни зыян күрмәс. Ә менә кешене конкурент буларак юлларыннан алып ату өчен махсус оештырылган гайбәт кешенең тормышын бозып, күңелсез хәлләргә сәбәпче булырга да мөмкин. Мондый корбан булудан Алла сакласын! Әлбәттә, һәркемгә алай түгел, болай ул, дип, нәрсәдер исбатлап йөрү, гаепсез килеш аклану берни бирмәячәк, чөнки көлкегә калып, мыскыллы карашлар объектына әверелүең бар. Әгәр үзеңне яклап тавыш чыгарсаң, «гаугачы» дигән ярлык тагылып, эшне катлауландыруың да бар.

Гайбәт үзеңә кагылган очракта, аны йөрәккә кабул итмәскә тырышырга кирәк. Әгәр булдыра алсаң, сарказмнарсыз гына шаяртып, әлеге гайбәтне «әйе, чыннан да, шулай шул» дип уздыра белсәң, бик яхшы. Ни дисәң дә, алтынга пычрак ябышмый дигән сүзләрне истә тотып, үз дәрәҗәңне белеп, башкалар алдында башыңны горур тотып вакланып тормау бәяңне арттырачак. Шулай ук гайбәтнең кемнән чыгып, кемгә ирешеп, «сарафан радиосы» ярдәмендә таралу юлларын гаугалы юл белән ачыклау да кирәк түгел. Мөмкин булса, иң беренче сүз чыккан кешенең үзе белән күзгә-күз тыныч кына һәм дәлилләрсез генә сөйләшеп карау комачау итмәс. Синең гамәлең бәлки аңа киләчәктә уйлап сөйләшү өчен сабак булыр?

Ничек гайбәт корбаны булмаска?

Әлбәттә, гомерендә бер тапкыр да гайбәте сатылмаган кеше юктыр. Бөтен нәрсәдән котылу чарасы булган төсле, аннан котылу чаралары бармы соң? Әлбәттә, монда һәркемнең синең турында ни уйлавын белү өчен, эчен ачып карап булмый. Шулай да аннан котылуның кайбер кагыйдәләрен истә тот.

1. Син гайбәте сатылган беренче һәм соңгы кеше түгел, һәркем турында да сөйлиләр. Моңа юмор белән карарга өйрән.

2. Шәхси тормышыңның нечкәлекләре турында эштәгеләр һәм танышларың белән ачылып китеп сөйләшмә. Синең артыңда сөйләүләрен теләмисең икән, сүзеңне үлчәбрәк сөйләргә өйрән.

3. Тормышлары төссез һәм күңелсез генә аккан кешеләрне аңларга тырыш: синең тормышыңны тикшерми кемне тикшерсеннәр соң инде?!

Реклама

4. Әгәр гайбәт дигәнең сине махсус юк итү, нәрсәдән дә булса читләштерү максатыннан оештырылган икән, каршы торырга әзер бул, җавап бирә бел. Сине уңайсыз хәлдә калдыручыларга таптап үтәргә мөмкинлек калдырма.

5. Сиңа каршы сүз таратучының кем икәнлеген белергә тырыш, сине дошман күрүченең кем булуын белеп тору кирәк. Чөнки бу рольдә кай­чак син якын күреп йөргән кешеләр дә булырга мөмкин.

6. Гайбәт сиңа зыян китерер дип кайгырма. Андый ваклыкларга бирешми, өстен булып кала бел. Сине сөйлиләр икән, димәк, сөйләрлегең бар! Синнән көнләшәләр, кызыгалар һәм кемгәдер син кызыклы икән, борчылып, булган энергияңне юкка әрәм-шәрәм итмә. Алга атла һәм дөньяның рәхәтләрен күреп калырга тырыш.

Гайбәт сату – туганыңның итен ашауга тиң?!

Гайбәт сөйләү дини яктан караганда зур гөнаһ. Кече гөнаһлар ике намаз арасында гафу ителсә дә, гайбәт кичерелми, кичерелсен өчен тәүбә итәргә кирәк. Гайбәт турында Равил хәзрәт Бикбаев:

– Коръәндә һәм хәдисләрдә гайбәт турында бик куркыныч итеп әйтелгән. «Хүҗүрәт» сүрәсенең 12нче аятендә Аллаһы Тәгалә: «Бер-берегезнең гайбәтен сөйләмәгез. Телисезме берегез кардәшегезнең итен ашауны? Юк, теләмәссез. Сез аннан җирәнерсез, чирканырсыз. Ә кешенең гайбәт сөйләве – иманы зәгыйфь булганнан ул. Күргән һәрбер әйберне әйтми калса, кайберәүләрнең тамагы туймый. Күңелендә чир булгач, телне тыя алмый. Ә телне тыеп калу өчен тәкъвалык кирәк. Әйтми калу, гайбәткә керми калу – бик зур әйбер ул, – ди.

Ни дисәң дә, гайбәт әйбәт була алмый, кайчак шаярып әйткән сүзләр дә кеше гомере торырга мөмкин. Шуңа күрә сүзне үлчәп сөйләп, телне тыеп, юк-барга колагыңны торгызмау хәерлерәктер.

Кызык әйткәннәр

Гайбәт – ялган акча төсле, тәртип­ле кешеләр аны үзләре ясамый, ә башкаларга тапшыра гына.
Клэр Люс.

Гайбәт иске мәзәк төсле:  аны беркайчан да ишетмәүче барыбер  табылачак.
Бертран Рассел.

Гайбәт ул – кунакчыллык өчен түләү.
Дон Аминадо.

Үзең ишетмәгәнне беркайчан да кабатлама.
Жюль Ренар.

Минем үлемем турындагы сүзләр нык күпертелгән.
Марк Твен.

Синең белән гайбәт сатучы синең дә гайбәтеңне сатар.
Испан әйтеме.

Гайбәттән гайбәт сатучы турында күп нәрсә белергә була.

Намуссыз хатыннар – оялмыйча,  намуслылар оялып гайбәт сата.
Лешек Кумор.

Сөйләнгән тарихны без үзебез ишеткәннән арттырып башкаларга ирештерергә сәләтле.
Хамфри Уорд.

Соңгы гайбәт соңгы хәбәргә караганда кызыклырак.
Владимир Малёшин.

Шәһри Казан

Фото: instagram.com

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: