Хезмәт

Гөлгенә Кәлимуллина 8 миллионлык туган көндә булган

Танылган автор-башкаручы, юмор остасы, тамада Гөлгенә Кәлимуллина күптән түгел үзенчәлекле мәҗлеснең шаһиты булган. Мәскәүдәге иң кыйммәтле рестораннарның берсендә әрмән милләтеннән булган бер бай кеше 2 яшьлек кызының туган көнен уздырган. Биредә Николай Басков кебек "йолдыз"лар гына үз бәйрәмнәрен үткәрә, ди. Кыскасы, мәҗлеснең барлык нечкәлекләрен Гөлгенәнең үзеннән сораштырдык.

- Гөлгенә, мәҗлес хуҗасы сине каян белә, ни өчен сине чакырырга булган?

- Узган ел әрмәннәрнең "Этләр сугышы" чарасында катнашкан идем. Шунда ошатып калганнар булса кирәк, элемтәгә чыгып, Мәскәүгә чакырдылар. Мәҗлестә бердәнбер татар кешесе мин идем.

- Бездә балаларның туган көннәрен алай зурлап билгеләп үтү гадәте юк. Ул кыз баланың әтисе кем булып эшли?

- Әтисе - бай кеше, аның Мәскәүдә зур ипи заводы бар. Анда мин дә булып кайттым. Заводтагы эшчеләрнең күбесе әрмән, рус милләтеннән бер-ике генә кеше бардыр. Шунысы ошады: хуҗа кеше берсен дә калдырмыйча заводтагы бөтен эшчеләрен мәҗлескә чакырган. Кайбер байлар кебек кыланмый, акыллы, төпле, ачык күңелле кеше. Кызы, балалары өчен сөенеп бәйрәм итте.

- Мәҗлес Мәскәүнең танылган ресторанында узган. Гади кеше анда бәйрәм үткәрә аламы, чыгымнарын күтәрә аламы?

- Ул ресторан билгеле кешеләр өчен генә бирелә, теләсә кем барып керә алмый анда. Залның арендасы гына да 2 миллион сум тора. Бер урын - 8 мең сум. 25тән артык түгәрәк өстәл бар иде. Туган көнгә 350 кеше килде, әле бу әрмәннәр өчен бик аз сан икән, гадәттә алар бик күпләп була, ди. Кыскасы, бу мәҗлес хуҗага 8 миллион сумга төшкән.

- Туган көн нинди телдә барды? Гомумән, әрмәннәр бәйрәмне ничек үткәрә?

- Банкет башында нәни кыз әти-әнисе һәм ике абыйсы белән сәхнәгә чыкты. Аннан котлаулар ява башлады һәм бүләкләр бирелде. Зур шарлар белән бер-бер артлы ике зур торт чыкты. Тартма белән зур бүләк алып чыктылар, нәрсә икәнен күрә алмадым, шулкадәр зур булгандыр инде (көлә). Төрле шәһәрләрдән музыкантлар килде, мәҗлес буе бары тик тере музыка гына яңгырады. Банкет исә әрмән һәм рус телләрендә барды. Мин җырладым, рус телендә юмор сөйләдем. Ике әрмән егете алып барды. Әрмән халкының зур бию ансамбле, танылган җырчылары катнашты. Кунаклар башта безнең концертны карап ашап утырды, аннары торып бии башлады. Барысы да кызганнан-кызып бии, туктатам димә! Биюләре үзе бер милли гореф-гадәт.

- Бу мәҗлестә сине гаҗәпләндергәне нәрсә булды?

Реклама

- Бездә - татарларда, гадәттә, банкет беткәч, табында калган бөтен ризыкны пакетка җыялар бит, ә әрмәннәр алай итми икән. Бу банкеттагы бөтен ризык ничек бар, шулай өстәлдә калды. Шушы хәл турында белгәч, җыештырган официант егет белән сөйләшеп киттек тә, мин: "Тәмле ризыкларны өегезгә алып кайтырсыз, рәхәтләнеп ашарсыз", - дигән идем, "Юк, алай түгел", - диде. Бу ресторанда бер ризыкны да алып кайтырга ярамый икән. "Без бер әйбер дә алмыйбыз. Сез шулай дип уйлыйсыздыр. Монда барлык калган ризыкны ташлыйлар", - диде. Мин бик аптырадым, нәрсә әйтергә дә белмәдем. Бер яктан, дөрес, ул ресторандагы эшчеләр түләгән ризык түгел бит, ә икенче яктан, ризык ташлау гөнаһ түгелме соң? Шуңа күрә, минемчә, татарлар калган ризыкны җыеп, дөрес эшли. Аннан соң Мәскәүдә әрмәннәр бер-берсе өчен "үлеп тора". Мин аларны алай күптер дип уйламаган идем, ярты Мәскәү алар кулында дисәм дә, ялгыш булмас. Ә иң кызыгы: әрмәннәр бәйрәмендә башка кеше дә кереп, рәхәтләнеп бәйрәм итеп, хәтта үз туен үткәреп чыгып китә ала - беркем дә белми дә, сизми дә...

http://intertat.ru/

Фото: intertat.ru

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: