Хезмәт

"Гомер буе сине көтәм" мелодрамасына билетлар отучы билгеле булды

7 декабрь көнне, район мәдәният үзәгендә, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры "Гомер буе сине көтәм" мелодрамасына билетлар уйнаттык.

Бу юлы бәйгенең барлык шартларын үтәп,  билерларны отучы Вконтакте челтәрендә Илюска Ахмадуллина исеме астында теркәлгән сайт укучыбыз табылды. Мәгаен Илүсә Әхмадуллинадыр инде ул... Без Илүсәне ихластан билетлар отуы белән котлыйбыз һәм билетларны редакциядән килеп алуын сорыйбыз.

Райондашларыбызны "Гомер буе сине көтәм" мелодрамасын карап ял итеп кайтырга мәдәният үзәгенә чакырып калабыз.

Бездән аерылмагыз, әле алда билетлар уйнату тагын дәвам итәчәк.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: