Хезмәт

Гомәр бабабызның соңгы рәсеме

Өебездә кадерләп саклана торган зурайтылган бер фоторәсем бар. Аны күргәч һәркем бер үк сорауны бирә: әбиегез белән улымы? Юк, ире, дибез.

Сораучылар хаклы, чөнки сурәттә бабаебыз япь-яшь, әбиебез олы. Араларында 40 яшь. Гәрчә, чынбарлыкта аермалары бер генә яшь булса да. Сугышка китеп югалган Гомәр бабабызның соңгы фоторәсеме янәшәсенә Галия әбиебезнең дә соңгы рәсемен куеп зурайтканда, аңа шушы кадәр мәгънә салыныр дип уйламаган идек. Ә бит сугышка китеп югалганнар, һәлак булганнар якыннары хәтерендә нәкъ әнә шулай япь-яшь булып сакланды, алар мәңге яшь калды. Алар кайтканны өметләнеп көтүчеләр исә, киресенчә, иртәрәк картайды. Югалту ачысы, толлык михнәте алар язмышына сизелерлек авырлык өстәде.
Фин һәм Ватан сугышы бу гаиләдән дүрт бертуганны - өрлектәй көрәшче Гайнетдин, Исмәгыйль, Нәҗип абыйларны һәм бабамны харап иткән. Сугышка киткән бишенче туганнары (шулай ук көрәшче) Зәйнетдин абый гына яраланып исән кайткан. Шулай да араларында иң фаҗигале язмыш бабам өлешенә туры килә.
Чорына күрә укымышлы, дини тәрбия алып үскән бабам амбар мөдире, авыл советы рәисе булып эшли. Шул ук вакытта яшерен генә авылның мулласы вазифасын да башкара. Кача-поса яшьләргә никах укый, исем куша, гает хөтбәсе укый, соңгы юлга озату йолалары башкара… Барысы да авылдашлары өчен булса да, арада аның өстеннән дә шикаять язучы табыла. «Фәлән кешене күмгәндә гүр сәдакасе өчен сарык алган» бабам кулга алына. Әлеге «фәлән кеше»нең үлмәвен, исән икәнлеген (!) исбатлау өчен дә биш ай кирәк була. Бер гаепсезгә әнә шуның кадәр кулда була бабам. Акланып кайткач та тыныч яшәргә насыйп булмый үзенә. Сугыш башлана. Билгеле, типсә тимер өзәрдәй гайрәтле Бәдертдиннекеләрне бер-бер артлы яуга кузгаталар. Сугыш чыгуга, гаиләсен Ташкент каласыннан туган авылына кайтарып өлгергән Нәҗип абыебыз туган нигезендә нибары бер кич йоклап кала…
Сугышка киткән бабабызга иң элек Суслонгер дигән «сират күпере»н кичәргә туры килә. «Сугышка киткәннәр бәхетле»,- дип өзгәләнә ул биредә ачлыктан тилмергәндә. Тик, нигәдер, бу бәхет дигәнең бабабызга бик көттереп кенә килә. Инде түзәр хәлем калмады дигәндә генә котыла ул бу тәмугтан. Тик, язмыштан качып буламыни, Суслонгер газапларыннан соң бабамны икенче бер «үлем сазлыгы» - Волхов фронты «көтеп» тора. Беренче сугышта ук командиры белән икесе генә исән калган бабам: «Балалар бәхетенә исән калдым»,- дип яза.
Хатлар… Бабам хатлары… Алар күп түгел. Тик һәрберсе җаның тетрәтерлек шигырьләр белән язылган. Юкса, сугышка кадәр каләм тибрәтеп, нәрсәдер иҗат иткән кеше дә булмый. Үлем белән көн саен, сәгать саен очрашу шулай нечкәрткәнме пәһлеван йөрәген, якыннарын сагыну ачысымы - нахакка гаепләнеп кулга алынганда да чыраен сытмаган бабам хатларында хисләренә тулы ирек бирә… Һәр баласына атап шигырь яза ул. Сугышка киткәндә йоклап калган кечерәк балаларын уятмаганга, куенында аларны бик аз иркәләвенә үкенә, шул ук вакытта өлкәнрәкләрен юата да. Тик өмет дигәнең генә сизелми аларда, кайтып күрешүләр насыйп буласына шикләнә ул. Күңеле дөрес сизенә:1942 елны авылга «Гомәр Бәдертдинов хәбәрсез югалды» дигән кара кәгазь килә. «Хәтер китабы»нда исә ул үлгәннәр исемлегендә. Безнең өчен «яу кырында шәһит киткән бабай». Инде кайберләребез өчен карт бабай. Фоторәсемендә генә һаман яшь ул. Соңгы рәсемендә.
Фото авторныкы.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: