Хезмәт

“И, туган як кичләре” бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде (фото)

Авыл җирлекләре арасында "И, туган як кичләре"дип исемләнгән бәйге район мәдәният үзәгендә 2 көн дәвамында барган гала-концерт белән тәмамланды.

Оештыручылар, бер генә концерт булса, авыллардагы талантлы күп үзешчәннәребез сәхнәгә чыга алмыйча калалар, дип ике көнлек тамаша ясадылар һәм бу дөрес тә булып чыкты. Тамашачы тарафыннан һәр чыгыш хуплап каршы алынды, рәхәтләнеп, озаклап кул чаптылар. Концертны йомгаклап, Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин барча артистларга рәхмәтен җиткерде, аларны сәхнәгә чыгарга булышкан остазларга, матди ярдәм күрсәткән күмәк хужалык җитәкчеләренә, авыл җирлеге башлыкларына бу эшне башкарган һәркемнең хезмәте мактауга лаек, дип билгеләп үтте.

Чепья авыл җирлеге беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булып 25 мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде.Смәел һәм Нөнәгәр авыл җирлекләре - икенче(20 мең сум), Куныр һәм Яңгул авыл җирлекләре өченче дәрәҗә лауреат (15 мең сум) булып танылдылар.

Беренче дәрәҗә дипломант исемен Салавыч авыл җирлеге яулады һәм 20 мең сум күләмендә акчалата премиягә ия булды. Икенче дәрәҗә дипломант булып Субаш һәм Шубан авыл җирлекләре (15 мең сум) танылды. Карадуган һәм Норма авыл җирлекләре исә өченче дәрәжә дипломант (10 мең сум) булдылар.

«Иң отышлы сценарий» номинациясендә җиңүче булып Пыжмара авыл җирлеге танылды һәм өч мең сум премия белән бүләкләнде. "Мәдәнияткә зур өлеш керткән игелекле иганәче" («Самый благородный спонсор культуры») исеменә "Сорнай" җәмгыяте җитәкчесе Тәүфыйк Гыйләҗев лаек булды.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: