иҗат — яшәү рухы
иҗат - яшәү рухы
Гашыйкмын
Вакытлыча гына очрашулар
Бәйләделәр күңел җепләрен.
Кемгә әйтим, кемгә сөйләп бирим,
Йөрәктәге сөю хисләрен.
Урамнарга чыгам сине эзләп,
Карашымны төбим зур юлга.
Тик син югын белгәч,
Күңелем тула,
Сагышлардан җаным сулыга.
Мәхәббәтем синсез сулыга,
Сусыймын мин синең карашка.
Кайдан эзлим сине, кайдан табыйм икән,
Карашымны ташлыйм кай якка?
Лилия ГАРИФУЛЛИНА
Яңгул авылы
Сагынам...
Әй бабаем, юксынамын сине,
Җитмисең бит минем җаныма.
Рәхмәт сиңа! Кадерләдең безне,
Рәхмәтләрнең зуры тик сиңа.
Якты дөньялардан китсәң дә син,
Күңел түрләрендә син калдың.
Әйткән һәрбер сүзең, һәр гамәлең
Йөрәк түрләрендә саклармын.
Сагынамын сине, бик сагынам,
Кочаклыйсым килә, үбәсем.
Тагын бер кат кайнар тәмле чәйләр эчеп,
Рәхмәтемне килә әйтәсем.
Тик булмый шул, бик теләсәм дә мин
Бабаемны булмый кайтарып.
Үткәннәргә булмый шул борылып,
Тик булмый шул, булмый кайтарып.
Илзия ФӘЙЗЕРАХМАНОВА
Шода авылы
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 июль 2022 - 14:11Васыйл Вәлиев: "Контракт буенча хезмәткә иң яхшылар гына сайлап алына" Батальоннар туплангач, башта алар бер ай дәвамында хәрби әзерлек үтәчәк. Бу исемле батальоннарның үз командирлары булачак. Аларны хәрби бурычлар куелган зоналарга, шул исәптән Украинага җибәрергә мөмкиннәр.400
-
7 июль 2022 - 13:41С заботой об экологии Стоит отметить, что в 2005 году Ковалинское озеро, ныне окруженное охраняемыми смешанными лесами и сосновыми рощами Матюшинского лесничества, было признано памятником природы регионального значения.2800
-
7 июль 2022 - 13:21Район башлагы кайсы хуҗалыкларда терлек азыгы хәзерләү барышы белән танышты? (+фото) Күмәк хуҗалыкларда хезмәтнең киеренке чагы, быелгы җәйнең бәрәкәтле яшеллегеннән кышкы чорга терлек азыгы хәзерләү планлы рәвештә дәвам итә.3500
-
7 июль 2022 - 08:36Балтачта палаткалы лагерь эшли башлады
-
4 июль 2022 - 13:51Түбән Кенә авылында гомер итүче Флера Мотыйгулла кызы Ибраһимова күркәм юбилеен каршы алды.
-
4 июль 2022 - 13:50“Хезмәт” укып, чебиле булган Камил Әхмәтханов.
-
1 июль 2022 - 08:15Газетаның 25нче санында (1 июль, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар46400
-
29 июнь 2022 - 09:30Корбанга яхшы токымлы тәкәләр, сарыклар сатыла. Чалып бирү мөмкинчелеге дә бар. Т.: 8-9173-92-48-16.60900
-
6 июль 2022 - 13:56«Идел Online» YouTube каналында яңа видео «Тайм-аут»ның яңа чыгарылышы каратэ турында.125400
-
5 июль 2022 - 20:11Аллам сакласын: үзенә кабер казуны таләп иткәннәр Коточкыч хәлне тикшерү тәмамланды.77601
-
5 июль 2022 - 16:11Хастаханә командасы спортта да сынатмый! (+фото) Районыбызның үзәк хастаханә хезмәткәрләре «Сәламәтлек 2021-2022” республика спартакиадасында катнашып, авыл командалары арасында уңышларга ирешеп кайттылар.47401
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика