Хезмәт

ИҖАТСЫЗ ЯШӘП БУЛМЫЙ

Салавыч Сәрдегәне авылында гаиләдә икенче бала булып дөньяга аваз салган Флера Габдуллина кечкенәдән китаплар укырга бик яраткан. «Ашарга утырганчы икешәр юл булса да укып калырга тырыша идем», дип бүлеште ул балачак хатирәләре белән. Бүгенге көндә шигырь язучы ханым Балтач бистәсендә яши, эшли, иҗат итә. Тормыш иптәше Фидаил абый белән өч...

Реклама


Юк бернигә хакларың
Ташлап китеп мине тугач,
Еллар үткәч кайткансың.
Язмыш кочагына мине,
Бер кызганмый аткансың.

Чөеп-чөеп уйнатмадың,
Беләкләрең дә көчле.
Үз башыннан кичкән аңлый,
Ятимлек дигән хисне.

Ач-ялангач үсмәсәм дә,
Әтисез үтте гомер.
«Кайчан кайта әтием?», дип,
Сызланды сабый күңел.

Татымадым ата назын,
Сеңеп синең куенга.
Ятим үсә улым диеп,
Кердемме бер уеңа?

Ташлап китеп мине тугач,
Көтсәм дә син кайтмадың.
«Газиз улым, сабыем», дип,
Бер тапкыр да әйтмәдең.
Юк бернигә хакларың!



Кайтмас кире
Яшь гомерләр килми ике,
Дип җырлана җырларда.
Калды еракта яшь чаклар,
Күңел сыкрап сызлана.
Яшь чакларның кадерләрен,
Бетермибез шул белеп.
Аңлагач инде соң була,
Моң тула җанны телеп.
Еллар үткән саен ешрак,
Искә төшә яшь чаклар.
Яшь чакны кабат татырга,
Эх, булса иде хаклар!
Кире кайтмас үткән гомер,
Сулар да акмас үргә.
Күңел яшьлекне сагына,
Утыра картлык түрдә!



Кыр казлары
Кыр казлары турыбыздан,
Әй, кычкырып үттеләр.
«Китмәгез», дип әйтүемне,
Әллә минем көттеләр.
Китмәгез, монда калыгыз,
Очар юллар бик ерак.
Язын әйләнеп кайтыгыз,
Сезгә миннән ак теләк.
Кыр казлары сезнең белән
Иярер идем мин дә!
Эх, булса иде канатлар,
Канатлар юк шул иңдә.
Кайтыгыз, очар кошларым,
Сагынып көтәм сезне!
Сездән аерганга күрә
Яратмыйм никтер көзне.



Үкенү
(газиз ирләрен югалтканнарга)
Ак кар өсләрендә кара кабер,
Калкып чыкты бер төн эчендә.
Хушлашмый да, кара кием киеп,
Чыгып киткән идең төшемдә.
Очрашуга юраган идем бит,
Төшкә керә диеп киресе!
Юраганнар юш килә дисә дә,
Туры килмәде шул күбесе.
Ачы сагыш, үкенүләр җанда,
Әйтелмәде әйтер сүзләрем.
Эшкә киткән чакта сөеп-назлап,
Ник үпмәдем газиз йөзләрең?
Ник әйтмәдем сине сөюемне,
Мең дә бер кат янә кабатлап?
Ачы үкенүдән җан айкалгач,
Алабыз шул бик соң сабаклар!
Тәмләп йоклап калдың, уятырга
Базмадым шул сине кызганып.
«Ник үпмәдем соңгы кабат?»диеп,
Үтәр инде гомер сызланып!



Сабыем
«Әти!» диеп, ике кулын сузып,
Нәни кызым сиңа талпынды.
Күз дә салмый яннан үтеп киттең,
Рәнҗеш, әрнү җанга саркыды.
Сабыемның нәүмиз күзләреннән,
Тамчы-тамчы яшьләр актылар.
Нәни күзләр инде сөеп түгел,
Моңнар саркып, рәнҗеп бактылар!
«Әти түгел, чит абый ул, кызым,
Китсен, балам, тукта, елама!».
Җаным әрнеп эчтән уйлап куйдым:
«Кайда әти?» дип син сорама,
Очрашулар зинһар юрама!



Бераз кызган син!
Якты дөньяларны бүләк итеп,
Әнкәм, мәңге күзең йомгансың.
Тумас борын, язмыш, ятим итмә,
Сабыйларны бераз кызган син!
Мәхрүм иттең ана назларыннан,
Күкрәк сөтен миннән кызгандың.
Сабый чакта булмады шул татып,
Балачакның шаулап узганын.
Тал бишекнең төпләренә ятып,
Бишек җырын тыңлап үсмәдем.
Түгелергә торды авыр сүздән,
Моңнар белән тулган хисләрем.
Рәнҗетмәгез ятимнәрне юкка,
Әрнетмәгез китек күңелне.
Таратулар авыр каплап алса,
Кара болыт күңел күгеңне.
Ятимнәрне, язмыш, ник кагасың,
Үги итеп нигә багасың?
Якты дөньяларга тумас борын,
Әче хәсрәт җанга саласың!



Туган абыем
«Әти!» - диеп туган абыйны мин,
Атап йөрттем әткәм булмагач.
«Кайда әти?» диеп елый идем,
Яшьти-дуслар үртәп хурлагач.
Рәнҗеш белән тулган иде җаным,
Әткәй дигән чит-ят абыйга.
Тумас борын нигә ятим итеп,
Шундый язмыш яздың сабыйга?
Әти, диеп иркәләнер өчен,
Сарылдым мин туган абыйга.
Кызганмыйча җан җылыңнан абый,
Өлеш чыгардың мин сабыйга.
Җитте назың тугыз балаңа да,
Шуның берсе, әйе, мин идем.
Бик зур рәхмәт киң күңелең өчен,
Ата назын мин бит синдә сиздем.



Үпкәләмә
Мин синең бәхетсезлегең,
Мин - яшьлек газапларың.
Ихтыярсыз гашыйк итеп,
Сине күп газапладым.
Мин синең җавапсыз сөю,
Тәүге беренче хисләр.
Очрашулар өмет итеп,
Заяга үткән кичләр.
Еллар аша дәшәм сиңа,
Зинһар ачу саклама!
Чиста саф сөю хисләрен,
Рәнҗеш белән таптама.
Үткәннәр калсын үткәндә,
Юк кайтулар үткәнгә.
Үпкәләмә гашыйк итеп,
Уйнап кына үпкәнгә.




Гармун моңы
Эх, кузгатып җанда яраларны,
Гармун моңы агыла тын гына.
Авыл урамнарын иңләп-буйлап,
Урап уза сихри моң гына.
Йокы кача күздән, ирексездән,
Хатирәләр урый күңелне.
Сагышларга салып төне буе,
Айкый моңнар күңел түремне.
Гармун тынар уйнар көе беткәч,
Кайчан тынычланыр бәгырьләр?
Йөзне юып кайнар яшьләр белән
Бәгырькәйләр озак әрнерләр.
Рәхмәт сиңа, гармун, ярый син бар,
Хискә урап моңлы күңелне.
Сафландырып җанны яшьләр белән,
Син бизисең күңел күгемне.




Бураннар
Тагын кышларга керәбез,
Кар күмәр урамнарны.
Юл саптырып, адаштырып,
Җәяүле бураннары.
Әй, бураннар, юлларымны
Карга күмеп куймагыз!
Язмышлар белән уйныйсыз,
Бераз шуны уйлагыз!
Якыннар көтә өйләрдә,
Юлдан күзен алмыйча.
Йөрегез юлдаш булып,
Борчуларга салмыйча!
Каршы искән салкын җилләр,
Бураннар туздырмагыз.
Адаштырып, юл саптырып,
Бер юкка тузынмагыз.
Бик алай узынмагыз!



Насыйп яр
Таһир-Зөһрә, Ләйлә-Мәҗнүн
Мәхәббәте бармы икән?
Белсәң иде бу егетнең,
Кайсы насыйп яр икән?
Йөз-мең егет арасыннан,
Насыйп яр эзләп табыйм.
Очратып миңа дигәнен,
Бер гашыйк булып карыйм.
Бер гашыйк булып карыйм да,
Сөю утында яныйм.
Яшьлекнең гүзәл мизгелен,
Мин дә бер татып калыйм.
Бәхетле булып карыйм.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: