Илһам – безнең тормыш ул!
Без үзебез дөньяны таный белгән чордан Илһам абый Шакировны тыңлап, аның барлык җырын яттан белеп, көйләп-җырлап үскән буын. Аның моңы, җырлары – балачагымнан, җырчының үзенә 25 яшь булган чагыннан күңел сандыгыма күчә килгән.
Өйгә радио яңа гына кертелгән вакыт, миңа 3-4 яшь тирәсе булгандыр. Шунда өлкәннәрнең: “Тыңлагыз әле, Илһам Шакиров җырлый”, – дигән сүзләре хәтердә. Әлеге концерт барганда күңелне әрнетеп истә калганы шул – әбием тыелгысыз күз яшьләре белән елап утыра... “Әнием, күз нурым, көт мине, кайтырмын...” – дип җырлый радиодан. Әбием тыңлый, әмма елаудан туктый алмый.Үкси-үкси: “Әй, кызым, ничек көтмим, кайтмас җирләргә киттең шу-уул...” – дип өзгәләнә. Дөрестән дә, әбиемнең бик яшьләй тол калып, ике бөртек кызлары – әниемне һәм аның апасы Хәдичә апаны ялгызлыкта үстереп, шул кызларның олысы, инде үзе гаиләле Хәдичә апаның олысына ике яшь, кечесенә бер яшь тә тулмаган кызларын ятим калдырып, юл фаҗигасендә һәлак булуына берничә ел гына үткән чак. Әбиемнең нык зур хәсрәтле вакыты була шул. Билгеле, бу фаҗиганең тарихын, тирәнлеген мин үсә төшкәч кенә аңлаганмындыр...
Әнә шулай, Илһам Шакировны беренче ишетүем 70е белән баручы әбиемне елатуы белән дә күнелдә калган.
Ерак Үзбәкстанда хәрби хезмәтемне үткәндә милләтем белән горурлану хисләре кичергәнКтагын бер вакыйга. 1972 елның яз айлары. Хәрби казармабызның Ленин бүлмәсендә ял итеп, телевизор карап утырабыз. Ташкенттан концерт бирәләр. Менә чираттагы җырга дәртле аккорд яңгырады. Таныш музыка. Көйгә егетләрнең тез өстенә “тезләндерелгән” аяклары сәгать теле сыман тилпенә башлады. Экранда Илһам Шакиров пәйда булды һәм җырлый башлады: “Җәйләүләрдә көтү куды Гөлмәрьям...” “Егетләр, бу бит безнең җыр, татар җыры! Бу безнең иң атаклы җырчыбыз! Авыл кызы Гөлмәрьямгә багышлап язган бу җырның көен дә ул үзе иҗат итте!” – дип кычкырганымны сизми дә калдым. Урыс малайлары минем сүзләремә әллә ни шаккатмасалар да, татар дигән милләтне, аның да матур итеп яши белүен күрделәр. Ә үзем ул минутларда милләтем белән чын мәгънәсендә зур горурлыкКхисләре кичердем. Алай гынамы, авыл кызы – сыер савучы кызнын исеме Гөлмәрьямнең исеме дә авылда калган, үзе белән даими сагыну-мәхәббәт хатлары алышкан сөйгәнемнең исеменә охшаш – Гөлҗиһан!КӨстәвенә, ул да сыер савучы...
Ялгыз калган чакларда жырның тексты авторы Гамил Афзал сүзләрен үзгәртеп, “көйләп тә” җибәрәм:
Җәйләүләрдән эштән кайта Гөлҗиһан,
Йөздә шатлык һәм ямьләнә бар җиһан,
Сылу үскән авыл кызы, ил кызы,
Сандугачлы таңнарның син йолдызы
Шундый күркәм минем иркәм Гөлҗиһан!
Әнә шулай безнең буын гомер буе Илһам җырларын тыңлап үсте, мәҗлесләрдә, бәйрәмнәрдә, концертларда аның жырларын суздык. Аның җырлары гомер-гомергә милләттәшләребез өчен
илһам чыганагы, яшәргә көч-дәрт бирүче күңел маягы булды. Аның үлеме – милләтебез өчен зур югалту.
80нәрне узып үлеп китүчеләр хакында сөйләгәндә: “Яшьләр китә әле монда, болар инде ашасын ашаган, яшәсен яшәгән”, – дип әйтү гадәте бар кешедә. Әнием озын гомер кичереп, 96нчы яшендә безне калдырып китсә дә, үзем ул сүзне әйтү түгел, кешедән дә ишетәсем килми.
Рамазан ФӘРЗИЕВ.
Видео: tatar-inform.ru
Фото: видеодан скриншот.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев